Азатлык Радиосы Русиядәге сәяси тоткыннар турында даими язып бара. Бүген чыгышы белән Татарстаннан булган инде икенче тапкыр Русия төрмәсендә утыручы 31 яшьлек математик Азат Мифтаховка тукталабыз.
Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык билгеле булды. Мәләкәс төрмәсендә аның янына психик тайпылышлары булган тоткынны утырталар. Шизофреник булуы ихтимал әлеге күршесе Азатка башында тавышлар ишетүе турында сөйли, әлеге тавышларны ул ФСБ технологияләре дип атый, янәсе, ФСБ аның белән шулай элемтәгә керә һәм аралаша. Соңгы тапкыр бу тавышлар иргә "сатлык карашлары өчен" Мифтаховны үтерергә куша.
Туганнарына язган хатында Мифтахов үзен яки күршесен башка камерага күчерүгә ирешә алмагач, ниндидер эчке тәртипне бозган өчен үзен җиде көнгә ШИЗОга утыртуларын хәбәр итә.
Бер атна штраф изоляторында утырганнан соң Мифтаховны кире камерага кайтардылар.
Хәзер ул камерада ялгызы гына утыра, дип хәбәр итә Telegram-да Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтүче FreeAzat төркеме.
30 ноябрь Азатның әти-әнисе аның янына кыска очрашуга керә алган. Мондый күрешүләр елына нибары ике тапкыр гына рөхсәт ителә. Гөлнур Хөсәенова улы белән күрешүе турында Азатка теләктәшлек телеграм каналында язды.
"Теләсә нинди сылтау табып, очрашу бирмәсләр дип курыктык. Пропуск биргәннәрен 1,5 сәгать көттек. Алты ай элек күрешкәннән бирле Азат бик ябыккан, күзләре белән кашлары гына утырып калган, олыгайган, барлык бу хәлләрдән арыганлыгы сизелә, әмма безне күрүгә бик шат иде", диде ана.
Күрешү дүрт сәгать дәвам иткән. Галимнең әнисе передачалар тапшыра алмавына уфтана, чөнки аларны саны елга бер тапкыр гына биреп була. Элек колониядә утырганда Гөлнур Хөсәенова улына тәмле өй ризыклары пешереп баруы турында сөенеп сөйли иде.
FreeAzat төркеме язуынча, Мифтаховның Мәләкәс төрмәсенә килүенә бер ай тулуга, ниһаять, Азат китапханәдән берничә китап ала алган. Моннан тыш, аның хәзер китап кибетләреннән заказ бирү мөмкинлеге дә бар.
Якыннары шулай ук галимне аның элекке колониядән калган шикаятьләре нигезендә диагноз кую өчен Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хастаханәсенә чыгару мөмкинлеге дә бар, дип саный.
Азат Мифтахов рәшәткә артына ничек килеп эләкте соң? Яшь кенә булуына карамастан икенче тапкыр төрмәдә утыру сәбәбе нәрсәдә. Азатлык әлеге тарихны искә төшерә.
Азат Мифтахов 1993 елда Түбән Кама шәһәрендә туа. Ул – күренекле татар язучысы, сатирик Фәнзаман Баттал оныгы. Бишенче сыйныфтан математика белән мавыга башлый, олимпиадаларда катнаша. Татар-төрек лицеен тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына керә, соңыннан мехмат факультетына аспирантурага урнаша. Университет чорында төрле фәнни конференцияләрдә катнаша.
Мифтахов анархист идеялары яклы булуы белән билгеле. Ул үзен 2014 елдан анархист дип саный. 2017 елда танышлары Мәскәүдәге үзәк урамнарның берсендә видеокамераларны кырганнан соң, Мифтахов һәм аның иптәшләре полиция хезмәткәрләре белән бәрелешкә керә, соңыннан Мифтахов борычлы баллоннан полиция хезмәткәренең күзенә сиптергәнен таный һәм 45 мең сум штрафка тартыла.
2019 ел башында Мифтаховка куәт хезмәткәрләреннән янаулар килә башлый. Куәт оешмаларының оператив мәгълүмат чыгара торган телеграм-каналларның берсендә аның фотосы, паспорт мәгълүматлары һәм "без сине кисәттек" дигән пост пәйда була.
2019 елның 1 февралендә Мәскәүдә, "Народная самооборона" анархист оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 кеше тоткарлана. Алар арасында Азат Мифтахов та була. Анархистларның "Народная самооборона" берлеге үзенең "Вконтакте" битендә тоткарланган анархистларны газаплаулары турында яза. Сүз уңаеннан, Мифтахов үзенең "Народная самооборона" оешмасында торуын инкарь итә, ә оешма үзе әгъзалары турында мәгълүмат бирми.
Тоткарланучыларның берсе – Даниил Галкин әйтүенчә, аны, кыйнап, "активист Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләр бирергә", федераль телеканалга "анархистларны тәнкыйтьләүче комментар бирергә" күндерәләр. Һәм камерага куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәген әйттерәләр. Галкин сүзләренчә, Балашиха полиция бүлегендә ул ФСБ хезмәткәрләренең "инде кеше кыяфәте калмаган" Мифтаховка янауларын һәм кулларын каеруларын күргән һәм башка активистның акыруларын ишеткән. "Народная самооборона" язуынча, тоткарланучыларның берсе "газаплаулардан качу өчен кан тамырларын кискән һәм ниндидер дарулар эчкән". Соңрак Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина тоткарлау вакытында Мифтаховны газаплаулары һәм аңа көчләү белән янаулары, вә аның, кыйнаулардан куркып, кулындагы кан тамырларын кисүе турында хәбәр итте.
Мифтаховтан башка барысы да шул ук көнне азат ителә, ә сак астында калдырылган Азатка Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә шартлаткыч әзерләп, газүткәргеч шартлатырга җыенуда гаеп белдерелә. Ул гаебен танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә. Ә теркәлү беркетмәләре 2 февральдә генә төзелә. Бу вакытта, аның кайда икәнлеген белә алмыйча, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова, абыйсы Гадел Фәхриев, адвокаты Светлана Сидоркина, активистлар һәм хокук яклаучылар берничә көн төрле бүлекчәләрдән Азатны эзләп йөри.
Шартлаткыч әзерләве дәлилләнмәгәч, Мифтахов сак астыннан чыгарыла, әмма изолятордан чыгуга аны, кабат тоткарлап, Тикшерү комитетына алып китәләр – "террорчылык" маддәсе буенча гаебе расланмаган Мифтаховка "хулиганлык" маддәсе (Русия Җинаять кодексының 213нче маддәсенең икенче бүлеге) нигезендә яңа эш ачалар, хәзер инде ул Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисын яндырырга җыенуда гаепләнә. Азат үзе дә, әлеге эштә гаепләрен таныган башка фигурантлар да Мифтаховның бу эш вакытында анда булуын инкарь итә. Әмма, гаепләрен таныган, шул ук вакытта сак астына алынмаган башка фигурантлардан аермалы буларак, бер Мифтахов кына ирегеннән мәхрүм ителә, башкаларга шартлы хөкем бирелә яки алар илдән качып өлгерә.
Гаепләү "Бердәм Русия" офисы янында күреп, бер елдан соң Мифтаховны кашлары буенча таныган "яшерен шаһит" (2020 елда "Андрей Петров" тәхәллүсле әлеге шаһитнең йөрәк чиреннән үлүе билгеле була) сүзләренә таянып төзелә. Икенче шаһит тә яшерен, аның кушаматы "Караульный" икәне генә билгеле. Европадагы Кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе яшерен шаһитләрне куллануны гаепләнүче шәхеснең хокукларын бозу дип саный, әмма мондый "шаһит"ләр Мифтахов эшендә әле соңгысы булмый. Хакимият партиясе бүлекчәсенең офисына ут төртүдә гаепләүне Мифтахов эшендә җәмәгать игътибарын аеруча җәлеп иткән төп моментларның берсе, һәм аспирантка карата башланган сәяси эзәрлекләүнең катализаторы дип атарга була. Аны кулга алу һәм эзәрлекләү тарихы Путин Русиясендәге сәяси репрессияләрнең ачык үрнәге.
"Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнгән Азат Мифтахов 2021 елның 18 гыйнварында алты елга хөкем ителә. Ике ел ярым хөкем карарын көтеп Мәскәүдә изоляторда утырган Мифтахов башта Киров шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторына, аннан Киров өлкәсенең Омутнински шәһәрендәге 17нче төзәтү колониясенә җибәрелә. Мифтаховны азат итүне сорап язылган төрле халыкара мөрәҗәгатьләргә карамастан, мәхкәмә хөкем карарына каршы дәгъваларны кире кага. Кайсы колониягә күчереләсе билгеле булгач, Мифтаховның якыннары "кырыс һәм начар яманаты чыккан колониягә җибәрәләр, бу Азатның җәза мөддәтенең калган өлешен булдыра алган кадәр авыр итү теләге дә булырга мөмкин", дип борчылу белдерде.
Адвокаты Светлана Сидоркина сүзләренчә, әлеге колония "кызыл" дип санала. "Азатның сәяси карашларына карата кызыксыну югары булуы күренә, көн саен диярлек, хезмәткәрләр аның белән карантинда утыручы хөкем ителгәннәрдән Азат анархизм пропагандасы белән шөгыльләнәме, дип сораштыра", дип сөйләде Мифтахов белән колониядә беренче мәртәбә очрашканнан соң.
Омутнинскидагы колониядә ике җитештерүче тармак бар: агач эшкәртү һәм тегү сәнәгате. Мифтахов агач эшкәртү цехында авыр эшкә җәлеп ителә. Азат колониядә булганда никахлашкан хатыны Елена Горбань аша аның кулын җәрәхәтләнүе мәгълүм булды.
"Азатка зур бүрәнәләр белән эшләргә, аларны сул кулы белән тасмага тәгәрәтеп кертергә туры килә. Бу эшләр барысы да 25 дәрәҗә суыкта эшләнә. Бик куркыныч эш, кешеләр җәрәхәтләнә, әмма эштән баш тарта алмый, чөнки төрмә җитәкчелеге белән проблемнар булачак. Күнекмәгәнлектән Азат нәрсәнедер дөрес эшләмәгән", дип сөйләде ул вакытта математикның хатыны. Шушы ук колониядә галим балта остасы курсларын тәмамлый, агачтан җиһазлар ясый.
2022 елның 21 апрелендә кассация мәхкәмәсе Азат Мифтаховка карата хөкем карарын 3 айга йомшартты – ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш иде. Әмма бу ирек бик кыска була – нибары биш минут.
2023 елның сентябрендә азат ителер алдыннан галимгә карата яңа җинаять эше ачылу ихтималы билгеле була. Бу хакта Telegram каналда галимгә теләктәшлек төркеме хәбәр итә. 4 сентябрьдә галимне каршы алырга әнисе, үги әтисе, хатыны, Петербур, Мәскәү, Пермь, Кировтан активистлар килә. Туганнары белән очрашуга нибары биш минут бирелә, Мифтаховны колония ишегалдында ук кабат тоткарлап, тикшерү изоляторына алып китәләр. Бу юлы аңа колониядәге бүлмәдәшенең әләге белән "террорчылыкны аклау" эшендә гаеп белдерелә. Янәсе, башка тоткыннар белән телевизор караганда ул Архангельски ФСБ бинасында шартлау оештырган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкийны яклап фикер белдергән. 2024 елның 24 мартында ул кабат 4 ел колониягә хөкем ителә. Мифтахов бу юлы да гаебен танымый.
Галим кулга алыну белән изолятор, мәхкәмә, төрмә бусагаларын әнисе һәм хатыны Елена Горбань таптый. Мифтахов үзе белән бер эштә гаепләнүче активист Горбаньга 2021 елда өйләнде, яшь пар Мәскәүдәге "Бутырка" изоляторында язылышты. Журналистлар ул көнне Азат Мифтахов янына кертелмәсәләр дә, Азатлык ЗАГС бинасында һәм "Бутырка"да галимнең гаиләсе – никах таныклыгы тоткан яшь кәләш һәм Түбән Камадан махсус килгән әнисе һәм сеңлесе белән сөйләшә алды.
Азат хөкем ителгәч тә Горбань ире артыннан Киров өлкәсенә күченеп китте, шунда эшкә урнашты, төрмәгә иренә ризыклар ташыды, очрашуларга йөрде.
Азат Мифтаховка карата басым аның кулга алыну тарихының иң мөһим өлеше булып тора. Туганнарына да төрле яклап басым ясалуы билгеле. Галимнең мәхкәмәләрдәге сирәк чыгышларында да Русия сәясәтен тәнкыйтьләве, туганнары белән очрашу вакытында илдәге вакыйгаларга тәнкыйтьле карашы, сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерүе билгеле. Тикшерүчеләр тарафыннан төрле рәвештәге басымга карамастан, Азат үзенә карата белдерелгән гаепләрне танымый. Адвокат фикеренчә, Азатны ирекле фикер йөрткән өчен эзәрлеклиләр. Мифтахов шулай ук төрмә тормышындагы кеше хокукларын бозучы кайбер гайре хокукый гадәтләргә каршы чыга – мәсәлән, үзенең ФСБ "ярдәме" белән "җәберләнгәннәр" кастасына төшерелүен халыкка җиткерә, ул кастадагыларның башка "нормаль" тоткыннар белән бер өстәл янында ашарга яки бер төрле савыт-сабадан кулланырга хокукы булмавын, канализация чистартырга мәҗбүр ителүен һәм башка төрле хокуклары бозылуын фаш итә. 9 майда колониядә оештырыла торган тоткыннар маршында катнашудан баш тарта, моның аркасында төрмә җитәкчелегенә аны санитар блокка да урнаштырырга туры килә.
ФСБ тоткынына рәшәткә артында басым беркайчан да туктамый: Азат Мифтахов журналистлар белән бер әңгәмәсендә ФСБның аны төрмә иерархиясендәге махсус түбән катламга төшерүен, өйләнгән булуына карамастан, башка тоткыннар каршында ЛГБТ вәкиле дип күрсәтергә тырышуын сөйләде. Колониядә ул дүрт начар гадәттә шикләнелә: Балашихада кан тамырларын кисү омтылышы аркасында – суицидка, моңа өстәп, террорчылык эшчәнлегенә, наркотиклар куллануга һәм хезмәткәрләргә һөҗүм итүгә омтылышы булуда шикләнелеп, махсус исемлекләрдә тотыла.
Галимгә карата дәүләт тарафыннан аермачык басым ясалуы Русиядә генә түгел, чит илдә дә киң протест тудыра. Дөньяның төрле илләреннән математиклар гына түгел, башка галимнәр дә Мифтаховка теләктәшлек белдерә, аны азат итүне һәм сәяси репрессияләрне туктатуны таләп итә. Төрмәдә утыру чорында Азат дөньяның төрле университетларыннан чакырулар (Һарвард стипендиясе һәм Франция програмы) алды. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Азатка компенсация түләтү карары чыгарды, әмма Мифтаховның адвокаты бу компенсацияне алып булмаячак дип саный.
Азата Мифтаховка карата прессинг – аерым бер кешегә генә каршы көрәш түгел, ә Русиядәге сәяси активиситларны һәм галимнәрне басуның бер кисәге. Галимнең кулга алынуы, мәхкәмә тарафыннан эзәрлекләнүе, иректән мәхрүм ителүе актив сәяси позиция һәм хакимиятне тәнкыйтьләүнең нинди җитди нәтиҗәләргә китерә алуын күрсәтә.
Изолятор, колония, төрмә, карцердагы шартларга, әлеге шартларны тагын да яманландыручы каста мәсьәләсенә, колониядәге авыр кул хезмәтенә җәлеп ителүенә, иректән математикага бәйле китаплар алуның кыенлыгына карамастан, галим фәнни хезмәт белән шөгыльләнүнең төрле җайларын эзли. 2019 елның июнендә "Фәннәр академиясе докладлары" журналында Азат Мифтаховның Владимир Богачёв һәм Станислав Шапошников белән берлектә "Ярымтөркемнәрнең дифференциаль үзенчәлекләре һәм диффузияләрнең стационар бүленешләре арасындагы ераклыкны бәяләү" исемле фәнни мәкаләсе басыла. 2020 елның декабрендә Азат Мифтахов "Мартингаллар эзлеклегенең өзлексезлек модуле" дип аталган фәнни мәкаләсенең алгы басмасын чыгара.
Мифтаховның кулга алынуы һәм аңа каршы ачылган җинаять эше Русия хокук яклаучыларының гына түгел, халыкара оешмаларның да игътибарын җәлеп итә. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип таный. Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Азат Мифтаховны хөкем итүне гаделсез дип белдерде. Азатка теләктәшлек күрсәтеп, төрле ил галимнәре һәм иҗтимагый активистлар аны яклап чыгыш ясады, пикетлар уздырды, хатлар туплады, чыгымнары өчен акча җыйды, петиция язды, Русия катнашындагы халыкара фәнни чараларга байкот белдерергә чакырды. 16 июнь Азат Мифтахов көне дип игълан ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум