Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Абыемны өч ел кочаклый алмадым". Азат Мифтаховның сеңлесе колониядә абыйсы белән очрашты


Сулдан: Азат Мифтаховның әнисе, хатыны һәм сеңлесе
Сулдан: Азат Мифтаховның әнисе, хатыны һәм сеңлесе

Азат Мифтаховның сеңлесе Зөлфия абыйсы янына колониягә барып кайткан. Зөлфия Азатлыкка Азат белән күрешүе, аның белән нәрсәләр турында сөйләшкәне хакында сөйләде.

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнеп алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән яшь галим Азат Мифтахов хәзер Киров өлкәсендәге Омутнински шәһәренең 17нче төзәтү колониясендә җәза үтә. Күптән түгел Мәскәү мәхкәмәсе Азатка җәза вакытын өч айга кыскартты, ягъни ул 2023 елның сентябренә кадәр колония шартларында калачак.

Азатның сеңлесе Зөлфия Мифтахова шушы көннәрдә колониядә абыйсы белән очраша алган. Әлеге күрешү Зөлфия өчен зур вакыйга булган, бу турыда ул Азатлыкка сөйләде.

— Очрашу үзе гомумән өч көн иде. Ләкин мин бер тәүлек кенә булдым, хәтта азрак та, чөнки минем укуым бар, яшь гаиләне дә үзләрен генә калдырырга кирәк. Мин 25 апрельдә көндезге дүрттә кердем, ә икенче көнне төштән соң мине чыгарып җибәрделәр. Ә Лена(Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань - ред.) өч көнгә калды.

Моңа кадәр соңгы тапкыр кайчан күрешкән идегез?

— Соңгы тапкыр без Азат белән бу елның гыйнварындагы мәхкәмә утырышында күрештек. Ул чакта без өч метр ераклыктан пыяла аша бер-беребезгә кул болгап, елмаеша гына алдык. Аңа кадәр Азат белән 2020 елда очрашкан идем.

Азат үзгәргәнме?

— Тыштан үзгәрмәгән диярлек, тик чәче кыскартылган. Холкына килгәндә, Азат бик назлы булды. Лена белән икебезне, җибәрмәскә теләгәндәй, гел кочаклап торды. Һәрвакыт янәшә булды. Азат очрашуга бик шат һәм канәгать иде. Очрашу ахырына кадәр йөзеннән елмаю китмәде. Куанычтан күзләре яна. Минем тарихларымны мавыгып тыңлады, янәдән янә сөйләвемне сорады. Гел янымда утырды, кулымны кочаклап, "сине күрүемә бик шатмын, сине бик сагындым", диде.

Ә беренче тапкыр күрешкәндә бер-беребез янына йөгереп килеп кочаклаштык һәм безне аерганчы биш минут чамасы сүзсез тордык. Онытылмаслык хисләр иде.

Очрашуга эләгү авыр булдымы? Былтыр Бутыркадагы очрашуга керә алмагач, бик борчылганың хәтердә.

— Очрашуга рөхсәт алу авыррак. Азатның сеңлесе булуымны дәлилләүче бик күп документлар алып килергә туры килде. Мондый күп кәгазьләр аркасында вак-төяк хаталар китә ала. Шуңа күрә мин узган юлы очрашуга эләгә алмадым. Азат белән озаклап күрешүгә өч айга бер тапкыр язылырга була. Киләсе тапкыр Азат янына әни белән Лена барыр дип уйлыйм.

Абый белән сеңел изоляторда ни турында сөйләшә? Уку турындамы? Сәясәтме? Киләчәк турындамы?

— Без Азат белән балачакны еш искә алдык. Күз яшьләренә кадәр диярлек көлештек, ә соңрак инде бераз моңсу була башлады, чөнки үткән заманны кире кайтарып булмаячагы билгеле.

Азатка гаилә хәлләрен тыңлау ошый. Бөтен гаиләнең сау-сәламәт булуына бик шатланды. Шул ук көнне – 25 апрельдә – туганнан туган энесе тууына сөенде.

Азат еш кына минем яхшы сыйфатларымны телгә алды. Һәрвакыт дәртләндереп, минем үзгәргәнемне әйтеп торды.

Мин Азатка үземнең укуым турында сөйләдем. Аңа минем һөнәрем (ветеринария) һәм практика турындагы сөйләгәннәрем бик ошады.

Азат үзе колониядә көннәре ничек узуын сөйләде. Тоткыннар ничек төркемнәргә бүленә. Нинди кызыклы хәлләр булган. Колониядә Барон кушаматлы мәче яшәвен белдем, Азат аңа кирәкле дарулар табарга тели, чөнки бу песи бераз авырый.

Дөресен генә әйткәндә, без көн саен сугыш вакыйгалары турында тыңлаудан арыган, шуңа күрә бу теманы гомумән күтәрмәскә тырыштык, гомумән, сәясәт темасын кузгатмаска тырыштык.

Азатка һәм сезгә карата колония хезмәткәрләренең карашы нинди булды?

— Колония хезмәткәрләре безгә шактый яхшы мөнәсәбәттә булды. Аларга дәгъвабыз юк. Бигрәк тә безне карап торучы, елмаеп, тыныч кына сөйләшүче кыз ошады.

Минем төнлә эчем бик авырта башлады. Лена коридордагы гомуми телефон аша ярдәм сорап хезмәткәрне чакыртты. 5 минуттан хезмәткәр төрле дарулар алып килде. Иртә белән безне әлеге очрашу вакытында озата барган кыз килеп, минем сәламәтлегем белән кызыксынды.

—​ Яңалыклар Азатка никадәр тиз барып ирешә?

— Сәяси яңалыкларны ул һәрвакыт телевизордан карап белә. Кайвакыт кешеләр аңа яңа хәлләр, яңалыклар турында хат яза. Хатлар аңа Русия почтасы аша 5-7 көн эчендә барып җитә. Әмма күптән түгел Азатка ФСИН аша язу мөмкинлеге туды.

Хатларга килгәндә, Азат аларны күп ала. ​Оксимирон (репэр – ред.) бервакыт ике открытка җибәрде, диде. Кызганычка каршы, Азатка барлык хатларга да җавап бирү мораль яктан кыен, өстәвенә ул эштә бик нык арый, ләкин аңа хатлар уку бик күңелле, алар аңа көч бирә.

—​ Сез абыегыз белән бик дус. Бу очрашулар синең өчен нәрсә ул?

— Очрашу алдыннан бик борчылдым. Өч елдан артык абыемны кочаклый алмадым, ә монда абый белән чын-чынлап очрашу мөмкинлеге бирелә. Хисләрне яшерә алмам һәм аның алдында елый башлармын дип курыктым.

Бу өч елда миңа аннан башка яшәү авыр булды. Мин аңа гел шалтыратып, киңәшләр алып тордым, Азат мине һәрвакыт олы тормышка әзерләде, һәм берзаман кинәт ялгыз калдым.

Авыр кичерешләр, күз яшьләре дә булды, бигрәк тә Казанга укырга күчкәндә. Уку елы башында ике ай буе мин контузиядәге кебек йөрдем. Тагын аз гына булса да әти-әнием янына кайтырмын, дип уйлый идем, ләкин Азатның хатлары ярдәмендә күңелемә җиңелрәк булып китте. Ул миңа үз-үземә ышаныч хисе өстәде, миңа һәм минем киләчәгемә ышанды. Азат минем өчен әти, абый һәм иң якын дустым кебек.

Күңелем белән мин әлеге очрашудан әле һаман тулысынча китеп бетә алмадым. Азат белән шулай аз вакыт уздыруым өчен һаман үкенәм.

—​ Түбән Камада гаиләгез белән интервьюда син ветеринарлыкка укырга керергә телим, дип сөйләгән идең.

— Мин КГАВМга (Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе - ред.) ветеринарлыкка укырга кердем. Беренче курста укыйм.

Уку бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Укуы авыр, дип әйтмәс идем, вакытны дөрес бүлә белергә генә кирәк. Өстәвенә, мин клиникада практика узам. Кайвакыт ял көннәрендә хайваннарны дәваларга өйрәнәм, төрле операцияләрне карыйм һәм кәгазьләр тутырам. Тиздән үзем дә операцияләр үткәрә башлаячакмын.

Һөнәрем миңа ошый, нәкъ менә шуны сайлавыма шатмын. Монда мин үземне үз тәлинкәмдә кебек хис итәм.

Тормышымны Казанда дәвам итәсем килә. Укудан соң ветеринария тармагында эшләргә җыенам, бәлки квалификацияне арттыру өчен төрле ветеринария курсларына да язылырмын.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG