Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов: "Иректә тормыш нинди булганын оныттым"


Азат Мифтахов. "Собеседник" фотосы
Азат Мифтахов. "Собеседник" фотосы

2019 елның башында 25 яшендә тоткарланган галим, математик Азат Мифтахов алтынчы ел инде төрмәдән чыга алмый. Төрмәдән чыгуга тагын бер җинаять эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул төрмәдән әңгәмә биргән.

Быел галим Азат Мифтаховка 31 яшь тулды. Ул аны иректә каршы алырга тиеш иде. Бу хакта ул үзе дә хыялланды, әнисе дә шуны гына дога итте. Әмма ул туган көнен янә рәшәткә артында каршы алды. 31 яше тулу белән бер атна узуга аны яңа җинаять эшендә гаепле дип табып, тагын 4 елга утырттылар. 25 яшендә кулга алынган татар егете гомеренең алты елын ирексезлектә, төрмәдә уздырырга мәҗбүр.

Әле ул Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге 4нче тикшерү изоляторында утыра. Кая, кайсы төрмәгә җибәреләчәк ул — билгесез. Шушы көннәрдә аның "Собеседник" медиасында әңгәмәсе басылып чыкты. Без анда яңгыраган мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

Азат Мифтахов журналист сорауларына язма рәвештә җавап биргән. Сораулар да, җаваплар да, билгеле, цензура аша уза. Төрмәгә язылган, төрмәдән җибәрелгән һәрбер хат җентекле укыла. Төрмә җитәкчелегенең фатихасы булса гына сәламнәр белән алышып була. Шуңа бу әңгәмә дә иләк аша узганын исәпкә алырга кирәк.

"Дустымның хыянәте аяктан екты"

Азат Мифтаховны янәдән төрмәгә утырту өчен яңа җинаять эше ике шаһит сүзләренә нигезләнеп ачылган иде. Азат Мифтахов өстеннән әләкне аның белән бергә утырган тоткыннар язган булып чыкты, берсен ул дус буларак якын күргән. Ул дустының бу хыянәтен авыр күтәргәнен сөйләгән.

— Мин инде иректә тормыш нинди булганын оныттым. Ә менә бәдрәфне чистарткан вакытта робаның (төрмә киеме - ред.) өске өлешен салган өчен ШИЗОга утырту яки баш, арканың авыртуына түзә алмыйча сәкегә ятып тору, күзгә ут бәрмәсен өчен кәгазь кисәге белән күзләрне каплаганым өчен 15 тәүлеккә штраф бүлмәсендә тыгуларын оныту авыр... Хәзер исә 2023 елның августустында, имеш, мин Омутнискиның 17нче колониясендә телевизорда барган яңалыкларны бөтен бүлмәгә кычкырып шәрехләгәнмен, анда 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкийны аклап утыруда гаепле дип таптылар. Архангельскийның ФСБ бинасында шартлау оештырып башкаларны да яралаган һәм үзе дә һәлак булган кешенең гамәлләрен аклау өчен миңа яңа төрмә маддәсен чәпәделәр.

Аның хыянәте башыма сыймый

Мин бит төрмәдә беренче ел утырмыйм һәм нинди сүзләр өчен нинди җәза булганын бик яхшы беләм. Мәрхүм Жлобицкий гамәле турында бернинди дә фикер әйтмәдем, аның исем-фамилиясен дә телгә алмадым. Ул кичне мин чынында Русиянең Бахмутны яулап алуы турында фикеремне әйттем. Минем ул сүзләрне Евгений исемле зэктан башка берсе дә ишетмәде. Ул төрмәдән иртәрәк чыгасың дигән сүзгә ышанып минем өстемнән әләк язган. Иң үкенечлесе һәм күңелне кыручы күренеш шул иде. Мин бит Евгенийны дус дип санап йөрдем. Аның хыянәте башыма сыймый. Төрмәгә яңадан утыртуга караганда шушы хәл, шушы хыянәт аяктан екты,— дигән Азат Мифтахов.

Галимгә анархистларга кушылу нигә кирәк?

"Собеседник" журналисты аның галим башы белән ни рәвешле анархист булып китүе һәм аңа иҗтимагый-сәяси тормыш белән кызыксыну нәрсәгә кирәк булды дип сорашкан. Ул бүген фәнгә караганда азатлык өчен көрәш күпкә мөһимрәк дип җавап биргән.

— 2014 елда мин анархистларга кушылдым. Социаль гаделлек, үзара ярдәмләшү, шәхси иреклек. Менә болар — анархизмның нигезләре. Бу ни коммунизм, ни либерализмда юк. Социал-демократлардан аермалы бездә карарларны кешеләр үзләре чыгара, кешеләр кемгәдер җаваплылыкны аудармый, үзләре мәсьәләне хәл итә. Шуңа күрә анархизмда кешеләр активрак, алар иҗтимагый-сәяси тормышта кайный. Минем карашларым фән, математика белән шөгыльләнүгә комачауламады. Мин фәнне дә, иҗтимагый эшне дә бертигез алып бардым. Миңа дөньяны уңай юкка үзгәртү дә мөһим. Ирек өчен көрәш тә кадерле. Әлеге вакытта бу мөһимрәк тә.

Белгечләрне иректә калдыру дәүләткә кирәкми

Репрессияләр хөкем сөргәндә, хәрби низаглар, социаль гаделсезлек аркасында күпме талантлар ачылмый да калырга мөмкин бит. Безнең режим режимга каршы булучыларны юк итүне кулай күрә. Белгечләрне иректә калдыру дәүләткә кирәкми. Әгәр дә мин сәяси һәм башка төрле акцияләрдә катнашмасам, төрмәгә утырмасам, математика өлкәсендә уңышка ирешер идемме, миннән файда күбрәк булыр идеме? Белмим, әйтә алмыйм.

Төрмәдә төрле чаклар була иде. Үземне бәхетле итеп хис иткән вакытлар булды. Ә менә азат булуны тоймадым. Бер мизгелгә дә бу хисне кичермәдем. Төрмәгә утыру тәҗрибәсе шуны күрсәтте: кешеләр үз мәнфәгатьләре өчен көрәштә үзара берләшә алмый. Бик азлары гына максатына кадәр көрәшергә әзер. Күпчелек күңелләренә хуш килмәгәнне шыпырт кына үзара сөйләшә. Аптырыйсы да түгел, төрмәдәге күренешләр — гомум җәмәгатьчелекнең бер көзгесе. Дәүләт беркайчан да көч куллану, кеше үтерү кебек җинаятьләрдән чирканмады. Аның өчен каршылык күрсәтүчеләрне, урамга чыгучыларны да атып үтерү берни тормый. Әмма кешеләрнең ирекле булуга хокукы бар, — дип аңлата ул.

Төрмәдәге шартлар һәм мыскыллау турында

Азат Мифтахов Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторына эләккәч, аның турында төрле имеш-мимешләр тарала. Ул ЛГБТ тарафдары дигән сүз тарала. Төрмәдә үзгә дөнья, башка шартлар, андый ирләрне "обиженный"лар дип атыйлар һәм Азатка да бу кушамат, "статус" тагыла.

ФСБ провокациясе булды ул

– Әйе, мин шундыйлар рәтенә кертелдем. Моны халык алдында әйтү миңа авыр бирелде. Әмма төрмәләрдә еллар буена сакланган мондый гадәтләргә каршы көрәшергә кирәклеген төгәл беләм. Бу проблемны сөйләмичә калу — хата. ФСБ провокациясе булды ул. "Бутырка" төрмәсендә утырганда миңа камерада утырган барлык ирләр каршында ниндидер ир исеменнән "мәхәббәт" хатын тоттырдылар. ФСБ үзе уйлап тапкан, үзе язган хат ул. Моннан тыш башка камераларда утыручыларга да минем турында ул "үзенчәлекле" кеше дигән кебек язулар ыргытып йөргәннәр. Нәтиҗәдә төрмәдә мин ЛГБТ вәкиле дигән сүзләр таралды. Мине иң гаҗәпләндергәне — ФСБ вәкилләренең минем шәхси тормышым турында ярсып сөйләүләре, тырышып имеш-мимешләр таратуы. Колониядә һәр кеше белән аралашу дәвам итә ул, әмма төрле статустагы кешеләрнең хәле төрлечә, мәсәлән, савыт-саба, ризык "обиженный"лар өчен аерым, бер табында утыру да тыелган.

Отрядта, мәсәлән, 200 тоткын, ике дистәгә якын кеше шул рәвешле "аерылып" чыгарыла. Кемдә нинди "статус" барысы да белә. Бөтен пычрак эшне шул "статус"лы кешеләр башкара, мәсәлән, канализация чистарта. Башка кагыйдәләр дә бар, аңа кеше буйсынырга тиеш.

Ашханә, кибет, санчасть, бәдрәфкә чират бармы — чиратның азагына барып бас

Мәсәлән, чират бар икән, "обиженный"лар чиратның иң азагында тора. Ашханә, кибет, санчасть, бәдрәфкә чиратмы ул — чиратның азагына барып бас. Без мин телгә алган Евгений белән иң арткы урыннарда утыра идек, мәсәлән, телевизор карау бүлмәсендә. Шуңа күрә арткы рәттә утырган килеш минем аңа әйткән сүзләрне берсе дә ишетә алмый иде.

Көндез башкалар черем иткәндә безгә йокларга ярамый, чөнки без "шухер"да торабыз, гәрчә башка тоткыннарга йокларга ярамый. Шахмат, шашка, нард кебек уеннар безгә тыелган, гитара да ярамый, чөнки аларны барысы да куллана. Мәсәлән, яныбыздан төрмә хезмәткәре уза икән, "Здравствуйте" сүзен без әйтә башларга тиеш, башкалар сүзнең "…ствуйте" дигән койрыгын гына әйтә. "Обиженный"лар ялгыш кына да башкаларга кул белән тиеп китәргә дә тиеш түгел. Бу хәлләр барысы да минем хатыным бар икәнен белсәләр дә дәвам итте, — дип сөйли төрмәдә кичергән хәлләрне Мифтахов.

Гаилә һәм ярдәм турында

Галим кулга алыну белән тикшерү изоляторлары, мәхкәмәләр, төрмәләр бусагасын аның әнисе Гөлнур Хөсәенова һәм аның хатыны Елена Горбань таптады. Елена Азат белән күрешү мөмкинлеге булсын өчен аңа кияүгә чыкты. Хөкем ителгәч тә ире артыннан Мәскәүдән Киров өлкәсенә китте. Шунда эшкә урнашты, иренә төрмәгә ризыклар ташыды, очрашуларга йөрде.

– Елена ярдәм кулын сузмаса, мин күптән юкка чыгар идем. Без беренче тапкыр 2017 елда Дмитрий Бученков мәхкәмәсендә очраштык. Икебез дә аңа теләктәшлек белдерергә килдек. Аңа 2012 елдагы Сазлык эше буенча гаеп тагалар иде. Лена белән бер-беребезне ошаттык, тормышка карашлар якынайты, ләкин 2018 елда аны тоткарладылар, безнең элемтәләр өзелде. Без янә 2019 елда очраштык, мине тоткарлауга ике көн кала. Шул вакытта бер-беребез белән ачылып сөйләштек, ул да мине ошатып йөргәнен аңлатты, мин дә аны үз итүемне әйттем. Чынында сөйләшмичә күпме вакыт әрәм итеп йөргәнбез!

Безнең бергә төшкән бер генә фото да юк бит. Быел Екатеринбурда мине хөкем иткәндә, ниһаять, икебез фотога төшә алдык. Бусы да булмас иде, әмма Лена минем яклаучы булгач, аның мин утырган "аквариум" янына якын килергә хокукы булды. Моңа кадәр ни өйләнешкән вакытта, ни төрмәдәге очрашулар вакытында фотога төшү мөмкинлеге булмады. Рөхсәт ителмәде.

Лена мине утыртканның беренче көннәрендә үк ярдәм итә башлады. Туганнар бит еракта, ярый абыем Гадел Фәхриев ул вакытта Мәскәүдә яши иде, әмма аның күп вакыты гаиләсен ашатырга китте. Аннары туганнарым ул чакта нинди бәлага таруымны аңлап бетермәделәр. Мине җибәрерләр, гаделлек өстен чыгар дип ышандылар.

Күптән түгел төрмәгә мине күрергә дип әбием Фәһимә килде

Алар минем анархист карашларымны якламаса да, тоткарлауга кадәр мине аңламасалар да, бөтенесе дә миңа теләктәшлек белдерде, ташламады, миннән баш тартмады. Күптән түгел әбием Фәһимә, мәрхүм әтиемнең әнисе мине күрергә дип Екатеринбурга кадәр үк килде. Юл ерак, ул Менделеевскида тора, үзенә 75 яшь, авырый, әмма мине күрәм дип очрашуга килде.

Әниемә аерым рәхмәтленмен, сеңлем Зөлфиягә дә. Алар бердәм булып мине яклыйлар, ярдәм итәләр. Кем миңа хатлар яза, хатлар чынында Русиядән дә, чит илләрдән дә килә — шулай ук рәхмәт! 31 яшем тулган көнне, мин 1001 хат алдым. Төрмәдә утыруыма алтынчы ел китте бит, күп кеше матди ярдәм итә. "Собеседник"ны укыйм, сәяси тоткыннар аны укый, тормышка бер тәрәзә ул, — дип сөйләгән ул.


Фән урынына тегү станогы

Азат Мифтахов талантлы математик булып санала. Ул төрмәдә утырганда да дөньяның төрле почмакларыннан галимнәрдән хатлар ала. Күптән түгел, мисал өчен, Франциядән "Кеше хокуклары лигасы" җитәкчесе Патрик Бодуэннан Азат теләсә, Һарвард яки Сакле университетларына укырга керә ала дигән хат алган. Ул төрмәдә математика белән шөгыльләнергә мөмкинлек чикле дип сөйләгән.

Төрмәдә "отбой"га кадәр телевизорларны акыртып куялар

— Тикшерү изоляторына эләккәч тә математика белән шөгыльләнергә тырыштым. Конспектларымны, дәреслекләрне җибәрүне сорадым, мәктәп програмына караган биремнәр китапчыклары булса да миңа "посылка" итеп салуларын үтендем. Әмма бу җиңел түгел, "Бутырка" төрмәсендәге цензорлар математика китапларындагы саннарны яшерен код, формулыларны серле шифр буларак кабул итәләр иде. Моннан тыш иртән уяну белән төрмәдә, изоляторда "отбой"га кадәр телевизорны акыртып куялар, тавыш булганда игътибар җуела. Саф һава юк, тәүлеккә бер сәгатькә чыгаралар да бетте.

Шулай булуга карамастан мин тырыштым. Нидер эшли дә алдым. Мәсәлән, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Сергей Березин белән берлектә ике фәнни эш яза алдым. Төрмәгә эләгер алдыннан мин математиканы өйрәндем, ә төрмәдә пилорама белән тегү цехында эшләдем. Бу авыр эшләр, әмма иң авыры — ул фәнни дөньядан аерылу.

Фән кешесенә галимнәр мохитендә булу бик мөһим. Фәнни семинарлар, конференцияләрдә катнашудан, галимнәр белән аралашудан мәхрүм ителсәм дә мин әле бер, әле икенче изолятор яки төрмәдән күчеп йөргәндә бик кызыклы һәм хөрмәтле кешеләр белән таныштым, күрештем. Алар арасында сәяси тоткыннар, антифашистлар да бар, — ди ул.

"5 минутлык иректә якыннарымны коча алдым"

Сәяси тоткын Азат Мифтахов узган елның 4 сентябрендә Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда кабат тоткарланды. Азатны колониядән каршы алырга килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова, Азатның хатыны Елена Горбань бар иде. Аларга күрешергә 5 минут вакыт бирелде. Шуннан Азатны янә тикшерү изоляторына алып киттеләр. Бу мизгелне Азатның әнисе бик авыр дип сөйләгән иде. Азат та моны үзәк өзгеч хәл булды дип тасвирлаган.

Ирекле тормыш машина тизлеге белән минем янымнан узды да узды

— Омутнински төрмәсеннән чыкканда туганнарым белән очрашырга 5 минут бирелде. Бу гомеремнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булгандыр. Без өчәүләшеп — мин, әни, хатыным кочаклашып утырдык. Мине калтыратты. Бу 5 минутны да бирми алалар иде. Мине бит чыгуга ук капка төбендә тоткарладылар. Үзем өчен түгел, якыннарым өчен өзгәләндем. Тагын бу сынауны ничек кичерерләр дип уйладым, янә төрмә дигәнне ничек күтәрерләр дип борчылдым. Ничек тынычландырырга дип бәргәләндем. Күрештермәсәләр, сөйләшергә мөмкинлек булмас дип аларга хат та язган идем.

Аннары аерылышкач, "оперативник"ларның машинасында барганда күзләремне тәрәзәдән алмыйча табигатькә карап бардым да бардым. Үлеп арыган идем, әмма күзләремне йомсам, агачларны, аларның ботакларын, яфракларын күрми калырмын дип курыктым. Карадым, иреккә карадым, ә азатлык, ирекле тормыш машина тизлеге белән минем янымнан узды да узды. Агачларны күзәтеп барганда, кара әле, минем әле шундый яшь тормышым нинди борылыш алды бит дип уйлап бардым, — дип хисләре белән уртаклашкан Мифтахов.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG