Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән, 500дән артыгы рәшәткә артында


Русиянең тикшерү изоляторында үлгән Виктория Рощина
Русиянең тикшерү изоляторында үлгән Виктория Рощина

31 журналистны хәрби хәрәкәтләр барган урында үтергәннәр, шуларның 16сы Газзә сызыгында үлгән.

2024 елда һөнәри эшчәнлекләрен тормышка ашырганда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән. Бөтен дөньяда хәзерге вакытта кимендә 550 журналист тоткынлыкта, бу исә 2023 ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Әлеге саннар "Чикләрне танымаучы репортёрлар" оешмасының бүген, 12 декабрьдә чыгарган хисабында китерелә.

Матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, мондый хисаплар төзелә башлаганнан бирле 54 журналистның үтерелүе беренче мәртәбә күзәтелә, бу иң зур сан.

31 журналистны хәрби хәрәкәтләр барган урында үтергәннәр, шуларның 16сы Газзә сызыгында (биредә Израилнең АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС оешмасына каршы операциясе үтә) һәлак булган.

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" журналистларның Израил хәрбиләре гамәлләре аркасында үлүен әйтә. Израил исә күп очракта журналистларны үлеме алдан ниятләнгән түгел иде, дип белдерә. Шул ук вакытта ЦАХАЛ Газзәдә эшләүче кайбер журналистларны террорчы төркемнәр белән бәйле булуда гаепләде. "Чикләрне танымаучы репортёрлар" бу белдерүне тәнкыйтьләп чыкты, дәлилләр җитәрсез диде.

Ирактагы, Судандагы, Мьянма һәм украинадагы хәрби хәрәкәтләрне яктырткан чакта да үлүче журналистлар бар. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле һөнәри бурычларын үтәгәндә кимендә 13 журналистның үлүе билгеле.

Оешма белешмәләренчә, 2024 елда Русиядә бер журналист- украин Виктория Рощина үлгән, ул Русия тикшерү изоляторында әлегә билгесез булган сәбәпләр аркасында җан биргән.

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" Русиядә тоткынлыкта утыручы һәм эзәрлекләнүче журналистларның нык артуын искәртә. 2024 елда аларның саны сигез кешегә арткан.

Дүртесен — Антонина Фаворская, Сергей Карелин, Константин Габов һәм Артем Кригерны оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның мәхкәмә утырышларын яктырткан өчен кулга алганнар, диелә хисапта.

Израилдә кулга алынган журналистларның саны 17 кешегә арткан, бу ил аларның саны ягыннан өченче урында тора. Беренче урында — Кытай, дүртенчедә — Беларус.

Хисапта 2024 елда тоткынлыктан азат ителгән журналистлар турында да телгә алына. Алар арасында тоткыннар белән алмаш вакытында иреккә чыккан Алсу Кормашева һәм Эван Гершкович та бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG