Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак вакыйгалырына бер ел. "Халык куркытылды, әмма сындырылмады"


Баймак. 2024 ел, 17 гыйнвар
Баймак. 2024 ел, 17 гыйнвар

Баймак хәлләренә бер ел. Русиянең яңа тарихында иң зур сәяси эш. Башкортстаннан тыш башка бер җирдә дә кешеләрне күпләп бер-бер артлы төрмәгә утырту булмады. Репрессив машинага сиксәнләп кеше эләкте. Нинди сабак укытырга тели хакимият, әлеге хәлләр башкортларга нинди тәэсир ясады? Бу хакта белгечләр нинди фикердә?

Бер ел элек, 15 гыйнварда, Башкортстанның Баймак шәһәрендә район мәхкәмәсе каршына меңләгән кеше килеп басты. Салкын, караңгы, эш көне, әмма кешеләр килүе туктамады. Алар активист Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп җыелды. Күпчелеге – шушы җирлек кешеләре, кемдер күрше районнардан да килде. Бу Фаилнең үзенә дә көтелмәгән хәл булды. Аны кешеләр алкышлар белән мәхкәмә бинасына озатты, "Фаил гаепле түгел!", "Без – кара халык" дип кычкырып торды. Кешеләрнең болай күпләп килүе хөкемдарлар өчен дә, көч структурлары өчен дә көтелмәгән хәл булды. Урамда меңләгән кеше "Фаил" дип кычкырганда карар чыгарырга курыктылар булса кирәк. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның әләге белән ачылган җинаять эшенә бәйле хөкем карарын чыгару 17 гыйнвар көненә күчерелде. Халык таралыр, күпләп килмәс дип уйладылар бугай.

Фаил Алсынов — башкорт активисты, "Башкорт" оешмасының элекке рәисе. 2023 елның 18 августында Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "кара халык" дигән сүз әйткән. Тикшерүчеләр лингвистлар фикеренә нигезләнеп, аны "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан дип саный.

Әмма, ни гаҗәп ул көнне дә кешеләр мәхкәмә каршына килеп басты. Тик бу көнгә инде куәт оешмасы вәкилләре дә әзерлек белән килде. Берничә автозак, ОМОН тулы берничә машина торды. Бина да, кешеләр дә камап диярлек алынды. Кешеләр моннан курыкмады. Янә Алсыновны дәррәү кубып мәхкәмә бинасына озатты.

Алсыновны аямыйлар, сүз өчен мәхкәмә аңа 4 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара. Бу хәбәрне Алсыновның адвокаты чыгып әйтә. Халык моны кабул итми. Полиция кешеләрне кысрыклый, этә башлый. Халык китми, таралмый, алар риза түгел. Газ кулланыла, эшкә тукмаклар керешә. Кешеләр каршылык күрсәтеп кар ыргыта. Берникадәр вакыттан соң халык куып таратыла.

Шуннан чарага катнашы булган, Фаилне яклап килгән халыкка каршы кара көннәр башлана. Мәхкәмә каршына чыккан кешеләрен чүпли башлыйлар, кемне өенә килеп тоткарлыйлар, кемне уку йортыннан алып китәләр. Берничә көннән соң Уфада, Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләр протест белдерергә дип чыга, әмма аларны да ОМОН богаулап алып китә.

Беренче айларда "Баймак эше" нигезендә күпме кеше тикшерү изоляторында утыра, нинди эшләр ачылганын белү өчен Азатлык Радиосы, хокук яклаучылар берәмтекләр мәгълүмат туплады. Бу эш корбаннары сиксәнгә якын булып санала.

Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше.

Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.

Тугыз кешегә инде хөкем карары чыгарылды. Кемгәдер 4,5 ел төрмә, кемдер 8,5 елга ук хөкем ителде. Азатлык Радиосы алар турында җентеклеязып бара. Дистәләгән кешеләр үз җәзаларын тикшерү изоляторларында көтә. Алар арасында 21 яшьлекләр дә, хатын-кызлар да, өлкән кешеләр дә бар. Күбесе күп балалы гаиләләрнең башлыклары. Фаил Алсынов та төрмәдә утыруын дәвам итә.

Баймак вакыйгаларыннан соң нинди нәтиҗәләр ясап була?

  • Башкортстанда репрессив машина вәхшиләрчә эш итте.
  • Кешеләр куркытылды, бастырылды.
  • Башкорт милли хәрәкәте Татарстан сценарие нигезендә юкка чыгарылды.
  • Башкорт халкының бер өлеше хакимиятне хуплый, кемдер "Баймак эше" корбаннары яклы.


Дөресме бу? Нинди сабак алды кешеләр? Башкорстан, башкорт тормышын белүче экспертларның фикере төрле.

"Милли зыялылар хакимият ягына басты"

Америкада яшәүче активист, читтәге башкортлар комитеты әгъзасы Айгөл Лайон Баймак кешеләрен кимендә милли зыялылар яклап чыгарга тиеш иде, әмма интеллигенция черегән булып чыкты дип сөйләде Азатлыкка. Башкорт милләте ягына басарга тиешле кешеләр милләтне бүлде, дигән фикердә ул.

Айгөл Лайон
Айгөл Лайон

— Баймакка кадәр Куштау вакыйгалары булды, аннары Кырмыскалыда кешеләрне богауладылар. Тик иң коточкычы безне алда көткән булып чыкты. Фаил Алсыновны яклап салкында урамга чыгып баскан кешеләрдән хакимият вәхшиләрчә үч алды, — ди ул. —Башкорт милли зыялыларына өметем зур булды, берәр ни калса, бәйсезлек өчен көрәштәме яки үз халкын яклаудамы 100 процент теләктәшлек күрсәтәчәк дип уйладым. Баймак хәлләре барысының да йөзләрен ачты. Бу хәлләрдән соң язучы, шагыйрь, җырчы, биюче, галимнәрнең, бер бөртек сәнгатькәр һәм галим-голамәне санамаганда, халыкка каршы басканнары мине аяктан екты дисәң була. Җаным әрнеде.

Мәскәү алдында баш ияләр

Кем өчен яза алар? Кем аларны укыячак? Шушы авыл кешеләрен якламасак, телебезне сакламасак, башкорт телендә иҗат ителгән әдәби әсәрләрне, матбугатны, җырларны кем генә укыр соң да, кем генә карар да тыңлар икән соң? Башкорт интеллигенциясе шуның турында уйламый булып чыкты. Бүген алар хөкүмәт тарагына якын торырга тырыша, аларның кулларыннан мәми ашап яшәргә тели, Мәскәү алдында баш ия. Үзләре утырган ботакны чабалар. Мин озак читтә яшәгәч, әллә онытылган, әллә гомумән кешеләрне белмәгәнмен, чынбарлык куркыныч булып чыкты.

Айгөл Лайон фикеренчә, Башкорстанда бу вакыйгалардан соң милли хәрәкәт тар-мар ителде, кешеләрнең авызларын яптырдылар. Башкортстанда да кайчандыр Татарстандагы сценарий нигезендә эш ителде ди ул.

— Башкорт милли хәрәкәтен туздырдылар, бүлделәр, өркеттеләр. Хәзер республикада башкорт милли хәрәкәте юк. Вакытында Татарстанда да бу сценарий белән эш иттеләр, Кавказда да, Бурятиядә дә шул ук хәл. Кем аз гына милләт турында сүз ката икән, экстремист, дошман мөһере тагыла һәм төрмәгә тыгыла, репрессив машина көчәйде, — ди ул.

"Башкорт милли хәрәкәте көчәйде генә"

Журналист Руслан Вәлиев исә башкорт милли хәрәкәте юкка чыкмады дип саный. Хәрәкәт чит илдә, киренсенчә, көчәйде, дигән фикердә.

Руслан Вәлиев
Руслан Вәлиев

— Башкорт милли хәрәкәте тар-мар ителде дигән сүз белән килешмим. Киресенчә, бу хәрәкәтнең башка тармаклары өстәмә импульс белән эшли башлады, хәтта алар танылды да. Мәсәлән, читтәге башкорт милли комитеты үз позицияләрен ныгытты гына. Баймактагы булган хәлләр алар сөйләгән деколонизация дәлилләрен арттырды гына. Аларның позицияләре өстен чыгармы — әйтә алмыйм, әмма бүген аларга теләктәшлек белдерүчеләр артты гына, минемчә, — ди ул.

Вәлиев кешеләр куркытылды, бастырылды дип саный, әмма халык тынып калса да, бу аларның хакимиятнең сәясәтен хуплый дигәнне аңлатмый, диде ул Азатлыкка.

Кешеләр нидер көтә, мөмкинлек булса, чәчрәп чыгарга әзерләр

— Социологик тикшеренү үткәрмәдем, хакимияткә лояль булган, дәшмәүче кешеләр белән аралашкан булды, алар да хакимиятнең, куәт структуруларының гап-гади кешеләргә каршы явызларча эш итүе, басым ясавы артык дип саный. Күпләрнең күңелләрендә үпкә саклана. Башкортстанда калучылар белән аралашканда да шул сизелә: кешеләр нидер көтә, мөмкинлек булса, чәчрәп чыгарга әзерләр дигән хис кала, — дип дәвам итә ул. — Дөрес, кешеләр күбрәк курка башлады. Баймак хәлләреннән соң бер ел дәвамында берни булмады. Монда Баймак кына тәэсир итмәгәндер, пропаганда да көчле эшли бит, бу хәлләр читтән, көнбатыштан болгатынды дип алдадылар, каршылык күрсәтергә ярамый дигәнне кешеләргә сеңдерделәр. Кешеләр төрмәләргә утыртылды, кемдер качты, кемдер үзенә бикләнде.

Ни өчен репрессияләр көчле булды? Сәяси хакимиятләр күләгәдә калды, куәт структуралары өстенлек алды, барысы да аңа буйсынды. Нормаль вакытларда алар куәт структураларына: "Егетләр, туктагыз, болай эшләргә ярамый" дип әйтә ала иде. Менә 2019 елда протестлар булды, әмма вәгъдә итсәләр дә, куркытсалар да, кешеләрне күпләп төрмәләргә тыкмадылар. Хәзер исә көч структуралары үзләренчә эш итә, алар — хуҗа.

Әйе, һәрбер хөкем карары ул бер кешенең генә түгел, тулы гаилә, нәсел язмышы. Кем ничек кичерер моны, җиңеп чыгармы — белмим. Әмма куәт оешмасы кешеләре погоннар өчен тырышып үзләре үк режимны какшата. Алар үзләре үк кешеләрдә канәгатьсезлек хисен арттыра.

Вәлиев "Баймак эше" Русиянең яңа тарихында иң зур сәяси вакыйга дип саный. Башкортстандагы кебек куәт стуруктуралары каты эш итүе башка бер җирдә дә булмады ди ул. Әмма Русия хакимиятенә каршы торучы оппозицион хәрәкәттә Башкортстан кейсын тирәнтен өйрәнү, анализ булмады дип саный.

Төпкә төшеп анализ ясалмады

— Баймактагы вакыйгаларны күрсәттеләр, яздылар, әмма төпкә төшеп анализ ясалмады. "О, менә бит Путинга каршы баш күтәрү башланды" дип кабул ителде. Әмма ул андый протест булмаса да, гәрчә шундыйга үсә алса да...

Сөйләделәр һәм оныттылар. Мин ике дөнья чигендә торам кебек, бер якта — Башкортстан, Татарстан, аларның бәйсезлек өчен көрәшүче хәрәкәтләре, икенче якта — Русия оппозициясе. Аларга күбрәк мәгълүмат җиткерү, аңлату кирәк. Нидер үзгәрә калса, Русиянең асаба халыкларының яшәешен аңлап эш итәргә кирәк булачак, — дип җөпли ул фикерләрен.

"Яшьләр радикальләшә"

Активист Руслан Габбасовка бу Баймак хәлләрендә төп болгатучы дигән әләк яктылар, Путин режимы кешеләрне төрмәләргә бер-бератлы утыртканда хакимият кешеләрне аңа каршы котырту эшен туктамады. Габбасов Азатлыкка әйтүенчә, аңа кешеләр үпкәләп хатлар язганы булган, әмма бер ел узу белән хәлләрне аңлый башлаганнар.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Ак паштага дип —Путинга да, Бастрыкинга да, кемгә генә мөрәҗәгать итмәде кешеләр, сораулары, үтенүләре чүп чиләкләренә китеп барды, кешеләрне кызгану юк, зинданнарга тыгу дәвам итә. Ак патшага самими өметләр белән яшәү бар иде, әмма халыкта бу хис юкка чыга бара.

Хакимият кешеләре кулга алынган кешеләрнең туганнарына күп йөрде, гаепне танысыннар, гафу үтенсеннәр дип сорады. Әмма алар барыбер алдадылар, егетләрне дә, ханымнарны да карап тормыйлар бик озакка утырталар. Шуңа кешеләрдә үпкә саклана. Иртәме-соңмы халык моны хакимияткә искә төшерәчәк.

Курку кайчан да булса онытыла ул

Минемчә, кешеләрнең тынып калуы вакытлыча. Яшьләр радикальләшә. Курку кайчан да булса онытыла ул. Тормыш алып бару ничек авыр булды, шулай кала бирә, берни үзгәрмәде, начарая гына бара. Сугыш та бара, кешеләр күпләп үлә, халык арыды, — ди Габбасов.

Активист фикеренчә, Баймактагы протесттан соң кешеләргә репрессияләр кулланса да, кешеләр бастырылса да, милли хәрәкәт кешеләренең берсе дә хакимият ягына басмады дип әйтә. Алар барысы да тынып калды, барысы да куркыныч шартларда исән калырга тырыша, әмма шул ук вакытта хакимияткә баш имәде, аларның җырын җырламады дип билгели.

— Милли хәрәкәтне үтереп булмый. Ул бит бер кешегә генә бәйле түгел. Бер өлеше китте, алар читтә хәрәкәт итә башлады. Калган кешеләр хакимият ягына күчмәде, халыкка каршы сөйләп йөрми, — ди ул. — Путин хакимияте дә, Хәбиров та курка, шуңа бернигә дә карап тормыйча хөкем карарларын чыгаралар. Алар бит ничек уйлады, әһә, Русиядә бөтен халыкны бастырдык, кем буйсынырга теләмәде — чыгып китте, алардан да арындык диделәр һәм көтмәгәндә шалт итеп Башкортстанның кечкенә шәһәрендә берничә мең кеше урамга чыкты! Әле җитмәсә сугыша, каршылык күрсәтә.

Режим үзе дә алып барылган сәясәтнең начар икәнен белә, асаба халыкларга карата шовинизм көчле булуын да аңлый. Башка төбәкләргә дә бу протестлар күчмәсен өчен вәхшиләрчә эш итәләр.

"Баймак эше"

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG