Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Казан хакимияте кагыйдә бозучыларга ике тапкырга күбрәк штраф салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма штрафларның чиреген шәһәр халкы әлегә түләмәгән.

Казан хакимияте 2024 елда кагыйдә бозучыларны 740 млн сум штрафка тарткан. Бу 2023 елдан ике тапкырга күбрәк. Ул вакытта штрафлар күләме 354 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Казан шәһәренең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Наил Биктаһиров мэрия киңәшмәсендә хәбәр итте.

Аныңча, салынган штрафларның чиреген әлегә түләмгәннәр. Барлыгы Казан бюджеты 546 млн сум керем алган. 2023 елда — 300 млн сум булган.

Штрафларның төп өлешен түләүле парковка өчен түләмәүчеләр тәшкил иткән. Узган ел мондый 225 меңнән артык очрак ачыкланган. 2023 елда парковка өчен түләмәүчеләр — 120 мең кеше булган.

Биктаһиров әйтүенчә, штраф түләмәүчеләргә карата чикләүләрне яңа ысул белән сала башлаганнар: иң элек махсус аша програм аша машинаның хәзерге вакытта кайда урнашуын ачыклыйлар, шуннан соң бу хакта мәхкәмә тәфтишләренә (пристав) хәбәр ителә. Тәфтишләр үз чиратында транспорт чарасына йә блок куя, йә аны эвакуацияли. Машинага чикләүләр штрафлар түләнгәч кенә бетерелә

Шул ук вакытта урамда сәүдә итү кагыйдәләрен бозучылар ике тапкырга кимегән диде ул.

Былтыр Казанда муниципаль түләүле парковкалар саны 10 меңнән артып китте.

Аның бәясе елдан-ел артып бара. Аеруча, 2023 елда парковкаларның хакы 40-66 процентка үсте.

Казанда түләүле парковкалар 2015 елда оештырылды. 2016 елда татар юристлары Казандагы машина кую урыннары тәртибе хакында татар һәм урыс телендәге мәгълүматның бер-берсеннән аерыла дип белдергән иде. Транспорт комитеты ясаган хата казаннарны штраф түләргә һәм мәхкәмә юлын таптарга мәҗбүр итәргә мөмкин диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG