Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Русия хөкүмәте әзерләгән 2030 елга кадәр авыл агломерацияләрен үстерү планын тәнкыйтьләде. Аныңча, бу Татарстан мәнфәгатен исәпкә алмый.
— Татарстанда 32 таяну пункты билгеләнгән. Аларның барысы да район үзәкләре һәм барысы да төзекләндерелгән җирлекләр. Русия авыл хуҗалыгы төбәкләрнең башка ысулын кабул итмиме? Авыл хуҗалыгын саклау өчен район үзәкләрен түгел, башка урыннарны сайларга кирәк. Мисал өчен, районда 4-5 зур авылны сайларга була. Ни өчен сез Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының фикере белән килештегез? — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтовка.
Мәхмүтов сүзләренчә, бу таләпләрне Русия хөкүмәте билгеләгән. Шуңа да Татарстан башкача эш итә алмаган.
Әхмәтов сүзләренчә, бу авылларны үстерергә ярдәм итмәячәк. Акча район үзәкләре һәм шәһәрләргә китәчәк. Бу юл белән авылларга кадрлар җәлеп итеп булмаячак ди.
— Анда (Мәскәүдә, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгында) безне ишетерләрме — белмим. Минем биография шунда узды, күп йөрдек. Анда сине сирәк ишетәләр, — диде ул.
Ахырдан Марат Әхмәтов авыл җирлекләрен үстерү програмы вәкаләтләре төбәкләр бирергә кирәк диде.
Быел Татарстанда авыл җирләрен үстерү програмын финанслауны миллиард сумнан артыкка киметтеләр. Бу якынча 22,6%-ны тәшкил итә.
Узган ел әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче 118 гаиләнең торак шартларын яхшырткан булганнар.
Былтыр Татарстан әлеге дәүләт програмында иң күп акча алган төбәк булган иде.
Форум