Беларус төрмәләреннән Азатлык Радиосының Беларус хезмәте журналисты Андрей Кузнечик, күп балалы ана Елена Мавшук һәм АКШның бер ватандашы (исеме әйтелми) азат ителде.
Өч елдан артык төрмәдә утырган 47 яшьлек Андрей Кузнечик 12 февральдә Вильнюска килде. Анда аны хатыны һәм ике баласы каршы алды.
Литвага Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус та килгән иде. Ул Кузнечикның иреккә чыгуын шатлыклы вакыйга дип бәяләде.
"Өч елдан артык аерылышудан соң АКШ президенты [Доналд] Трамп ярдәме белән бу гаилә янә бергә кушылды. Без шулай ук дәүләт секретаре [Марко] Рубио һәм аның такымына һәм шулай ук Литва хөкүмәтенә рәхмәтле", диде Капус.
Ул Азатлык Радиосының Беларус хезмәтендә эшләгән тагын бер журналист – Игорь Лосикның да тизрәк азат ителүенә өмет белдерде.
Кузнечик төрмәдә 2021 елдан бирле утырды. Башта ул вак хулиганлыкта гаепләнеп тоткарланган иде. Аннары аңа карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. 2022 елның 8 июнендә Могилев өлкә мәхкәмәсе журналистны экстремистик оешма төзүдә гаепле дип таныды һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Эш ябык тәртиптә каралды, аның нечкәлекләре билгеле түгел.
Кузнечик озак вакыт Новополоцки төзәтү колониясендә утырды. Соңгы берничә айда Минскида КГБ тикшерү изоляторында тотылды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум