Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрель аена планлаштырылган Дөнья татар яшьләре форумы янә үткәрелмәячәк


Татар яшьләре форумы, 2019 ел
Татар яшьләре форумы, 2019 ел

Яшьләр җыенын чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

Азатлык Радиосына билгеле булганча, быелның апрель аенда узарга тиешле Дөнья татар яшьләре җыены чираттагы тапкыр күчерелгән. Форумның үткәрелмәячәген "Бизнес Online" басмасы да язып чыкты. Татар яшьләре өчен җыенны төрле сәбәпләр белән кимендә берничә тапкыр күчергәннәр.

2004 елдан бирле эшләгән Дөнья татар яшьләре форумы низамнамәсенә (уставына) күрә, җыен ике елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Соңгы тапкыр мондый зур җыен 2019 елда оештырылган.

2024 елда Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены август аенда узарга тиеш булган, әмма ул "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгән. Казанга ул чакта Русиядән һәм кайбер чит илләрдән 600ләп делегат киләргә тиеш булган.

Шуннан соң Татар конгрессы яшьләр җыенын 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрүне планлаштырган. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелгән иде.

Хәзер чараны август аенда үткәрү планлаштырыла. Катнашучылар саны 300гә кыскартылды. Яшьләр җыены "Милли җыен" белән бергә узачак дип көтелә, анда "Милли шура" башлыгы сайланырга тиеш булачак.

"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә, җыенны чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" курку белән аңлата. Моңарчы Татар яшьләре форумы, мисал өчен, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны туктатуга кискен каршы чыккан иде.

  • Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.
  • Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады. Соңрак хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәйде. Бу Русиядәге сәяси вәзгыятькә дә бәйле.
  • Соңгы тапкыр форум 2019 елда үткәрелде. 2020 елда Татар яшьләре форумының зур җыены булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында аны 2021 елга күчерделәр. Ул елны да форум узмады, аның урынына форум шурасының утырышы үткәрелде.
  • 2023 елның декабрендә форум рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG