2024 елда Татарстан халкы үзендә депрессия билгеләрен гадәттәгедән ешрак ачыклаган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" басмасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Министрлык депрессиягә зарланулары санын төгәл ачыкламаган. Әмма матбугат хезмәте соңгы вакытта пациентларда күбрәк катнаш, ягъни хафалану-депрессия симптомнары еш күзәтелүен билгеләп үткән.
Шул ук вакытта министрлыкта мөрәҗәгатьләр саны соңгы биш елдагы уртача күрсәткечләрдән артмаган дигәннәр.
Мөрәҗәгать саны артуына Украинадагы сугыш тәэсир иткән, дип саный белгечләр.
— Әлбәттә, махсус хәрби операция (Русиядә сугышны шулай атыйлар) белән бәйле борчылулар бар. Күп кешегә эш урыннарын алыштырырга туры килде, чит ил ширкәтләре Русия базарыннан китте. Болар барысы да борчылуны арттырды, — дип аңлата медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Марина Кирюхина.
Моннан тыш депрессив халәт аркасында мөрәҗәгатьләр артуда парлар арасындагы мөнәсәбәтләр, ата-аналар һәм балалар арасындагы низаглар да роль уйный диелә.
Элегрәк Азатлык Радиосы 60 яшьтән өлкән русияләрнең яртысыннан артыгы депрессиядә булганын язган иде. Русия думасының гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина бу Украинадагы сугыш аркасында дип фаразлый.
- 2025 елның ике аенда русияләр 3 миллиард сумлык антидепрессантлар сатып алган, бу соңгы биш елда рекордлы күрсәткеч. Ел башыннан Русия халкы 3,2 млн антидепрессант сатып алган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк.
- Русияләрнең ким дигәндә өчтән бере – 35 проценты Украинада сугыш барган дәвердә тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюен сизгән.
- Русиядә 15 миллионлап кеше тирән депрессия хәлендә. Бу бөтен халыкның 15% дип яза РИА Новости.
- Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) тарафыннан 2024 елның апрель-май айларында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә җәмгыятьтә борчылу һәм стресс дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтә: сораштыруда катнашучыларның 47% соңгы бер елда нерв системасы бозылуы, депрессия яки начар эмоциональ халәт кичерүләрен белдергән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум