27 мартта Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае узачак. Анда берлеккә яңа рәис сайлаячаклар. Корылтай алдыннан "түгәрәк өстәлләр" оештырылды, бәхәсләр дә булды. Бүгенге рәис Ркаил Зәйдулланы ачыктан-ачык гаепләп чыгучылар да бар.
Ркаил Зәйдулла: "Мине дә сайламасалар инде!"
Әлегә күренеп торган намзәт бер генә: бүгенге рәис, язучы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла. Ул соңгы вакытта активлашты, матбугат чараларына интервьюлар бирә, төрле урыннарда чыгышлар ясый. Мәсәлән, "Ватаным Татарстан" басмасында Язучылар берлеген Зәйдулла җитәкләгән чорда ирешкән уңышлары санап кителә. Беренче тапкыр рәис булып сайланганда тәкъдим ителгән "эш планының 80-90 проценты тормышка ашкан икән", ди ул.
"Нәшрият төзү, әдәби тәрҗемә бүлеге булдыру һәм башка вәгъдәләремне үтәдем. Тәрҗемә җәһәтеннән, соңгы елларда төрки әдәбият белән безнең әдәбият арасындагы күпер тагын да ныгыды. Төрки илләрдә безне беләләр – мин моңа күпсанлы эш сәфәрләрем вакытында инандым", ди Зәйдулла.
Киләчәктә ул башлаган эшләрен дәвам итәргә җыена, яңа ниятләре дә бар:
"Дөньядагы вазгыять үзгәрер дигән өметтә без. Ул чагында инде Америка һәм Европа мәйданына чыгарга тырышырбыз. Шул тарафка адымнар ясау башланды. Минем тагын бер хыялым – яңа татар әсәрләрен интернет аша тарату. Һаман кул җитми. Корылтайда яңа урынбасарлар сайлангач, ул эшне аларга йөкләячәкмен. Без бит әле "Каһарманнар дәвере" проектын башлап җибәрдек. XVIII гасырдан алып бүгенгәчә татар каһарманнарын барлыйбыз. Язучылар заказга әсәрләр иҗат итә, соңыннан аларга дәүләт субсидиясе түләнәчәк. 10 бәян, 2 пьеса булачак. Аның инде күбесе язылды, май-июнь айларында "Казан утлары"нда чыга башлаячак. Әдәбиятны яңа әсәрләр белән баету максатыннан һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукай йолдызлыгы" бәйгесен дә башлап җибәрдек", дип сөйләде язучы.
Ракил Зәйдулланың рәис буларак керткән бер тәкъдиме әлегәчә тәнкыйть утына тотыла. Ул Корылтайда сайланган идарә әгъзалары үзара гына рәисне билгеләп куярга тәкъдим итә.
2022 елның 8 апрелендә бу уңайдан чираттан тыш Корылтай үткәрергә дә җыендылар. Шулай да бер атна кала, техник сәбәпләргә сылтап, җыенны билгесез вакытка кичектерделәр.
Мәртәбәле язучыларның күбесе бу үзгәрешкә каршы чыкты.
Язучы Фәүзия Бәйрәмова элегрәк Азатлыкка сөйләгәнчә, рәисне сайлау тәртибен үзгәртү берлектә авторитар режим урнаштыруга, элекке демократиянең бөтенләй юкка чыгуына китерәчәк.
Язучы Фоат Галимуллин бу гамәлләрне демократиядән тайпылу, кирегә чигенү дип атады.
Татарстан Язучылар берелегенең соңгы Корылтае 2021 елда узды. Ул чакта, тавыш-гауга аша булса да, берлеккә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Зәйдулланы яклаучылар аның Дәүләт шурасы депутаты булуын, хакимият белән элемтәләрне урнаштыра алуын, дәүләт премияләрен алып бетерү сәбәпле, зур премияләргә дәгъва итмәячәген һәм башка сәбәпләрне атаган иде.
Аңа каршы чыгучылар исә, Язучылар берлегенең хакимияттән ерак торучы, демократик, бәйсез оешма булырга тиешлеге турында сөйләде.
Рәмис Аймәт: "Аек бул, дәрәҗәңә лаек бул!"
Корылтай алдыннан шагыйрь Рәмис Аймәт үзенең Вконтакте сәхифәсендә бүгенге рәисне тәнкыйтьләп ике кисәктән торган күләмле язма чыгарды.
Ул 2021 елда, пандемия чорында уздырылган Корылтай "беренче мәртәбә югары хакимият тарафыннан язучылар демократиясен юкка чыгарып, кемнәрнедер төрле ысуллар белән таптап, изеп узган корылтай буларак тарихка кереп калды", дип саный. Аймәт анда Чаллы һәм Әлмәт бүлекләренә караган язучыларны Казанга алып килми, онлайн тавыш бирдертүне дөрес булмады дигән фикердә. Чөнки онлайн тавыш бирүчеләр турында мандат комиссиясенең хисабы чыкмады ди.
Ркаил Зәйдулланың башкарган эшләрен дә яңалык түгел, элекке рәисләр башлаган эшләрне дәвам итү дип атый Аймәт.
Тәрҗемә үзәге булмаганда да, берлек тәрҗемә эше белән шактый шөгыльләнде ди ул һәм рәис булып Рафис Корбан, Данил Салихов торган чорларда башкарылган тәрҗемә эшләрен санап китә.
Берлекнең "Язучы" дип аталган яңа нәшрият ачуына да үз сүзе бар Аймәтнең. Ул нәшриятны гамәлгә куючылар арасында Язучылар берелегенең булмавы, бары тик Язучылар оешмасында әдәби киңәшче булып эшләүче Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат булуына гаҗәпсенә. "Кыскасы, "Язучы" Газинур Моратның шәхси нәшрияты булып чыга", диде ул.
Rusprofile контрагентлар базасында "Язучы" нәшриятын гамәлгә куючы һәм аның баш мөдире дип Газинур Моратов аталган.
Болардан тыш, Рәмис Аймәт язучыларның гонорарларын күтәрергә тырышмауны, яңа проектлар булмавын, ревизия комиссиясенең сайланмавын, Язучылар берлеге бинасының гөрләп тормавын, соңгы дүрт елда "бик күп мөхтәрәм язучыларның юбилей кичәләре үткәрелми калуын тәнкыйтләп чыккан. Язучыларның китапларының әз тиражлар белән чыгуга да игътибар иткән.
"Бүген татар китабының тиражы 1000 данәгә калды. Хәтта аннан да түбән. Уйлап карасаң, бүгенге көндә республикада барлыгы 1800 авыл, 3500 мәктәп китапханәсе бар. Әле тагын республикадан читтә күпме китапханәләр. Һәр китапханәдә берәр генә данә китап булсын дисәк тә, татар китабы, ким дигәндә, 6 000 тираж белән басылырга тиеш. Әле тагын беразын сатуга да чыгарасы бар. Икътисади яктан алга киткән Татарстан һәм аның җитәкчелеге өчен бу гафу ителмәслек хәл. Татарның мәркәзе булган Казан шәһәренең ГУМ бинасында урнашкан татар китабы кибетенең ябылуы да Татарстан язучылар берлеге идарәсен әллә ни борчымады кебек", ди Аймәт.
Шагыйрь берлек идарәсендә торучылар яшьрәк булырга тиеш дигән теләк тә белдерә.
Рәмис Аймәт берлек низамнәмәсенә үзгәртүләр кертеп, рәисне дүрт елга түгел, ә бер генә тапкыр биш елга сайларга тәкъдим итә. Ә рәисне идарә әгъзалары гына сайлап куюга үтә дә каршы.
"Берлек рәисе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Татарстан Язучыларының XVIII корылтаенда чыгыш ясаган әдәбиятыбыз аксакалы Рабит Батулла: "Рәис яхшы оештыручы һәм акча таба белүче булу белән бергә, иң элек АЕК булырга тиеш" дигән иде. Кыскасы, аек бул – дәрәҗәңә лаек бул", дип яза Рәмис Аймәт.
Аймәткә каршы язучылар да бар. Башкортстаннан шагыйрә, журналист-публицист Римма Галимова Ркаил Зәйдулла эшләгән эшләрне күрмәгән кешеләр дә булыр икән ди.
"Читтән караганда Татарстан язучылар берлеге эшмәкәрлеген буклау кебек кабул ителә. Низамнамәдәге тагы 4 елга сайлану мөмкинлеген юкка чыгарырга омтылу - үзе үк Низамнамәне бозу була. Бездә Рауил Бикбаев 16 ел утырды. Минемчә, эшләмичә тик утырган кешенең генә хатасы булмый. Миңа калса (бу бер минем генә фикер түгел), Ркаил әфәнде йөк аты кебек жигелеп эшләде. Шул эшләрне дә күрмәгән кеше булыр икән! Бу очракта акыл алдан йөрергә тиеш...", диде ул.
Миләүшә Хабетдинова: "Ләбиб Леронның яшерен пиар-кампаниясе"
13 мартта "Интертат"та "Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш?" дигән темага дискуссион матбугат очрашуы узды. Анда язучы Ләбиб Лерон: "Тагын намзәтләр булачак!", диде.
Әдәбият галимәсе Миләүшә Хәбетдинова бу очрашуны Леронның яшерен пиар-кампаниясе булырга мөмкин дип фаразлады.
"Бердәнбер намзәтне алга сөрү кампаниясе ниһаять, яңа төсләргә буялды. Бик креатив адым. Безнең алда яңа намзәтне - Ләбиб Леронны тәкъдим итү, ул берлек аксакалы статусына шактый нигезле дәгъва итә. Бик тәэсирле сөйләм. Саллы аргументлар. Хәзерге заман үткәннең көзгесендә. Дидактизмга матур итеп төрелгән тәнкыйть. Сабый авызыннан дөреслек. Эшләпәмне салам! Шәп пиар-ход. Драматургия белән корылган дискуссия. Яшьләр белән ювелир эшләү буенча мастер-класс. Блогер блогердан аерыла. Штатлы журналист белән ялыктыргыч интервью түгел. Туй генералына каршы хезмәт кешесе. Кызыксынып күзәтәчәкбез. Кемдер, нервланып, читтә тәмәке тарта башлый", дип язды галимә.
Миләүшә Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы даими тәнкыйтьләп килә.
Ләбиб Лерон бу очрашуда берлек рәисен ничек күрүе турында сөйләде, драматург Туфан Миңнуллинның рәислек чорын искә төшерде.
"Мин күргән беренче рәис Гариф абый Ахунов иде. Ләкин миңа аннан соң килгән Туфан абый Миңнуллин белән иңгә-иң торып эшләргә насыйп булды. Һәм мин аны барлык рәисләр арасыннан аерып әйтер идем. Рабит Батулла әйткән сүзләргә килгәндә, мин алар белән килешәм. Ул совет чорында булган рәисләрнең таләпләренә туры килә. Таләпләр заман белән бергә үзгәрергә дә мөмкин, билгеле. Рәис кеше, акча юк, дип, кәеф төшереп утырырга тиеш түгел. Бер ишектән куып чыгаралар икән, икенчесенә керсен. Максатчан, тәвәккәл булсын. Һәм аның янында да шундый кешеләр булырга тиеш. Эленке-салынкы гына йөри торган, күз буяу белән шөгыльләнүче булдыксызлар түгел. Рәисләрнең кайберләре яннарына шундый кешеләр җыярга ярата иде. Безгә иң шәп рәис кирәк, аның янына иң шәп урынбасарлар, иң шәп коллектив кирәк. Шул очракта Берлек гөрләп торачак", диде.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда әйткәннәрдән: "Татарстан Язучылар берлеге рәисе җиде таләпкә карап сайланырга тиеш. Ул, беренчедән, аек булырга, икенчедән, акча таба белергә тиеш. Өченчедән, рәис Берлек штатына үз туганнарын алырга тиеш түгел. Дүртенчедән, ул намуслы, бишенчедән, яхшы оештыручы булырга тиеш. Алтынчыдан, язучыларның тормышы һәм көнкүреше өчен шартлар тудырырга, җиденчедән, ахыргача татарларның хокукларын якларга тиеш".
Яшьләр сүзе
Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин бу очрашуда рәис беренче чиратта зыялы булырга тиеш дип әйтте.
"Язучылар берлеге рәисенә генә түгел, мәдәни өлкәдә җитәкче булган, татар мәдәниятен, башкалар белән аралашкан кеше ул, әлбәттә, зыялы булырга тиеш. Эчке зыялылыгы булырга тиеш аның. Әдәпкә өйрәтә торган әдәбиятыбызның гәүдәләнеше бит инде ул! Татар язучысы – татар теленең, әдәбиятының, үзгә бер культурасының чагылышы. Оешкан вакытта Язучылар берлегенең төп функциясе профсоюз булу, язучыларны ил белән якты киләчәккә алып бару булган. Бер яктан караганда, без соңгы 30 елда аның төп функциясен аңлап бетермибез дә кебек. Әмма Татарстан бу модельне саклады, быелдан ул федерация күләмендә кайтырга тора. Ил президенты ярдәмчесе Русия язучылар берлекләренең иң абруйлысы рәисе итеп сайланды. Димәк, бу модельгә без кайтачакбыз. Федерация күләмендә язучыларга өстәмә дәүләт програмнары рәвешендә буламы ул, дәүләт заказымы – алар кайтачак", диде.
"Казан утлары" журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин рәис оста язучы һәм сүзе үтә торган дәрәҗәле кеше булырга тиеш дип уйлый. " Безнең җәмгыятьтә җитәкчесе яшерен сайлау юлы белән билгеләнә торган оешмалар күп түгел. Шуларның берсе – Язучылар берлеге. Берлек рәисе үзенең кая барганын белә торган, әзерлекле, үз артыннан ияртә алучы юлбашчы булырга тиеш. Аннан соң, әдәбияттан читтә булган кешеләр бик аңлап бетермидер дә, әмма бездә иерархия үзгә. Язучылар арасында беренче урында акча да, дәрәҗә дә, медальләр һәм башкасы да түгел, язучының таланты, иҗаты тора. Шуңа күрә Берлек рәисенең оста язучы булуы да шарт дип саныйм. Әмма шул ук вакытта ул сүзе үтә торган, дәрәҗәле кеше булырга тиеш. Чөнки әлеге дә баягы финанс якны кайгырту кирәк", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум