Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч ел дәвам иткән сугыш: кешеләр арыды


Аскын районында хәрби комиссар сугышта улы вафат булган анага бүләк тапшыра
Аскын районында хәрби комиссар сугышта улы вафат булган анага бүләк тапшыра

Өч көндә басып алып буйсындырабыз дигән сугыш өч елга сузылды. Бу хакта Татарстан белән Башкортстанда яшәүче кешеләр ни уйлый?

Киевны өч көндә басып алып буйсындырабыз дигән сүзләр белән башланган сугыш өч елга сузылды. Бу вакыт арасында Татарстаннан кимендә 4186 үлем ачыкланды, ә Башкорстанга кимендә 4666 мәет кайтарылды. Бу — 24 февральгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан берәмтекләп туплаган сан һәм исемлек. Бу саннар төгәл түгел, алар тагын да күбрәк була ала, әмма хакимиятләр үлүчеләр санын да, яраланучыларны да әйтми, яшерә. Һәр көн саен ике республиканың исемлегенә кешеләр өстәлә генә бара.

Иң күп үлемнәр 2024 елга туры килгән дип ачыклады журналистлар. "Медиазона" белән "Медуза" медиалары өч ел эчендә Русия ягыннан үлүчеләр саны — 165 мең дип саный.

Татар һәм башкорт авыллары зиратларының һәрберсендә диярлек бу сугышта гомере өзелгән ирләр ята. Кешеләр өч ел элек бу сугыш ничек кинәт башланды, шулай кинәт туктар да дип өмет итте. Ә сугыш әлегәчә дәвам итә, әлегәчә татар-башкорт ир-егетләренең үле гәүдәләре кайта.

Русия үзе башлаган сугыш алдыннан куелган максатларына ирешмәсә дә, ул Украинадан гаскәрләрен чыгарырга тиеш дип уйлаучылар саны кимегән. Моны социологик тикшеренүләр күрсәтә: моңа кадәр максатларга ирешелмәсә дә, Русиянең сугышны туктатырга тиеш дип уйлаучылар 50% булса, хәзер 41%ка кадәр төшкән. Бу — "Хроники" проектының саннары. Әмма шул ук вакытта 54% кеше сугыш аларның тормышларына тискәре йогынты ясый дип җавап биргән.

Өч ел эчендә Русиядә яшәүчеләрнең сугышка карата мөнәсәбәтләре ничек үзгәргән соң?

Scuola Normale Superiore ачык социология лабораториясенең фәнни хезмәткәре Олег Журавлев "Дождь" телеканалына биргән аңлатмасында кешеләрнең фикерләвенә Русиянең сугышта җиңә баруы тәэсир итә, халык арыган булса да, башлаган сугыш уңай нәтиҗәләр бирә икән — ярар, шулай булсын дип саный дип сөйләде.

Хәтта бу сугышны, режимны да хуплаучылар Русиядәге репрессияләр, цензура белән канәгать түгел

— Русия гаскәрләре сугыш кырында әлеге вакытта өстенлеккә ия, шуңа русияләр сугышның Русия өчен нәтиҗәле тәмамланачагына ышана. Бу фикерне милитаристик рухлы кешеләр генә әйтми, ягъни Киевны өч көндә алабыз дип сөйләгән кешеләрнең генә фикере түгел. Бик гади караш: әгәр безнең такым уңышлы җиңә икән, шулай булсын, безгә кирәкле максатларга ирешелә икән — ярар дип уйлыйлар.

Соңгы елда тынычлык урнашуны теләгән кешеләрнең саны арта барганын күрдек. Аннары бу юнәлештә ниндидер үзгәрешләр була башлагач, хәрәкәт иткәч, ягъни тегендә теге яки бу лидер очрашкан, бу очкыч фәлән җиргә очкан дигән хәбәрләр бик күп тарала башлагач, кешеләрдә аппетит, теләк тагын да күбрәк үсә башлый.

Кешеләр алга таба тормышларын планлаштыра алмый иде. Кайчан бетә сугыш, ничек бетә, чикләүләр икътисади тормышка ни рәвешле тәэсир итәчәк — билгесез булды. Хәтта бу сугышны, режимны да хуплаучылар Русиядәге репрессияләр, цензура белән канәгать түгел, алар демократиянең юкка чыгуына зарлана. Әмма бу кешеләр сугыш бетүне либеральләшү белән бәйлиләрме — бу яхшы сорау. Аңа җавап юк, әлегә тикшерүләр ясалмады, — ди галим.

Өч ел узуга Татарстан белән Башкортстанда яшәүчеләр бу сугыш турында ни уйлый? Аларның бу сугышка карата фикерләре ничек үзгәрде? Безнең белән берничә кеше сөйләште, әмма ике кеше генә үз фикерләрен яздырырга ризалашты. Азатлык Радиосы аларның исемнәрен иминлек максатларында атамый. Аларның һәркайсысының йә ире, улы, туганы сугышта, йә инде алар аны җирләп тә куйган.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык Радиосы аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.

Башкортстан. Улы сугышта булган ана сөйли

Авылда мәетләр булды, авыл зур булса да, биш мәет тә күп инде ул

— Бернинди дә җиңү турында уйлаган юк, телевизор да туйдырды, кабынган инде ул, әмма андагы җиңү турында сөйләүдән ни файда. Балам атыш, үтереш җиреннән ерак булса ярар иде дип кенә теләп утырыш. Чынында бу сугыш бетсен дә, балам кайтсын дип дога кыла-кыла арып беттем, нәзер буларак ураза тотам еш кына. Укыйм да укыйм, арытылды. Гел бер уй белән уянасың, гел бер уй белән йокыга таласың. Йоклап китеп булса әле, аның йокысы йокы да түгел.

Авылда мәетләр булды, авыл зур булса да, биш мәет тә күп инде ул. Биш дип әйтү генә җиңел, алар бит — тере кеше, кемнеңдер газиз баласы, ире.

Тирә-ягымдагылар да минем кебек хәлдә. Минем, күршеләремнең уллары сугышта. Бер танышымның баласы һәлак булды. Бик озак мәетен кайтармадылар. Көттек. Бик озак кайтаруларын көттек. Инде җир куенына салу да зур мәшәкать булсын инде, йә?!

Кешеләр үзара берни сөйләшми. Бер теләк — тынычлык урнашсын да бетсен бу хәлләр. Артыкка китте, кешеләр арыды. Башта һуманитар ярдәм дип тә мәш киленде, мәчет, мәдәният йортында кешеләр җыела, әйбер туплыйлар иде. Хәзер — тынлык, кеше дә йөрми, оештырып йөрүчеләр дә күренми. Туйдылар бугай, арыды халык, — ди ана кеше.

Татарстан. Ире сугышта һәлак булган хатын

Зиратта урын барлап китте

— Ул мобилизациягә эләкте. Барма дип еладым, ялвардым — тыңламады. "Барысы да китеп беткәндә мин читтә торып калыйммы?" диде. Үз сүзеннән кайтмады. Үкенде дә бугай инде, әмма сиздермәде. Ике балабыз бар. Сугышка киткәннән бирле ике тапкыр ялга кайта алды. Мобилизациягә эләгүчеләрне алгы сызыкка җибәрмиләр дигән булалар, әмма аларны да утка тыгалар. Менә ирем дә кайтырга тиеш иде, ялына көттек, балалар, мин сагындым, ул да нык арыган һәм сагынган иде. Әмма ялына бер атна кала утка тыктылар. Аннан үле гәүдәсен чыгарып кайтардылар.

Ул ялга кайткан саен зиратны урап кайта иде. Зиратта урын барлап китте. Күбесе шулай. Исән чыга алмаганнарын сизгәндер минем ир дә. Башка авылдашлар да шулай. Зиратта урынны аерып куярга сорыйлар диде зиратны карап торучы кешебез.

Ничек армасыннар инде кешеләр?! Бик арыдылар. Үлемнән, билгесезлектән арыдылар. Бер яктан, мин өзгәләнәм, ике баланы аякка бастырырга кирәк. Икенче яктан, иремнең әниләре, алар картлык көнендә улларын җир куенына кертте. Мин аларны да карыйм. Менә аларга бу кирәк идеме? Минем балалар ятим үсәргә тиеш идеме? Бу сугыш аяз көндә яшен өйгә бәреп яндырган кебек безнең тормышны юкка чыгарды. Шуңа теләсә нишләсеннәр, әмма бу сугыш бетсен, инде башка теләк тә юк инде ул кешеләрнең, — ди хатын.

"Сугышны бететергә кирәк". Социаль челтәрләрдә халык фикерләре

Социаль челтәрләрдә дә сугыштан тую сизелә. Бигрәк тә үлүчеләр турында постлар астында "ирләр үлеп бетә инде, кайчан туктый бу сугыш" дигәнрәк фикерләр күп калдыралар.

Башкортстан районнары хакимиятләре, район гәзитләре төркемнәрендә мондый кәефләр көчле. "Башкортостан гәзите" дәүләт басмасының "ВКонтакте"дагы төркеме постлары астында кешеләр курыкмыйча башкорт-татар телләрендә комментарлар калдыра. Төркемдә 200 меңнән артык кеше бар.

Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә чакыру постлары исә кешеләрнең ачуын гына чыгара.

"Башкортостан гәзите" дәүләт басмасының "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә контрактка чакыру посты астында калдырылган фикерләр
"Башкортостан гәзите" дәүләт басмасының "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә контрактка чакыру посты астында калдырылган фикерләр

Медиазона ачыклаганча, Русиядә сугышта үлүчеләрнең һәр дүртенчесе — ихтыярилар. Татарстанда да, Башкортстанда да сугышка яллау кампаниясе көчле бара, ирләргә зур акчалар, төрле ташламалар вәгъдә итәләр. Хәтта "дустыңны китер һәм акча эшлә" кебегрәк проектлары да бар. Мәсәлән, танышларын Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә алып килүчеләргә Татарстан — 150 мең сум, Башкортстан 50 мең сум түли.

"Башкортостан гәзите" дәүләт басмасының "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә контрактка чакыру посты астында калдырылган фикерләр
"Башкортостан гәзите" дәүләт басмасының "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә контрактка чакыру посты астында калдырылган фикерләр

Социаль челтәрләрдә утыручылар бигрәк тә мобилизацияләнеп киткән һәм үлеп кайткан кешеләрне кызгана.

Әбҗәлил районында күптән түгел 29 яшьлек егетне җирләделәр. Илнур Вәлиев Гусев урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли иде. Мобилизациягә эләккәч, аны бөтен авыл, хәтта район белән алып калырга тырыштылар, ләкин барып чыкмады. Вәлиевны алып киткәннән соң, мәктәп бер ел физкультура укытучысы таба алмады.

Аның үлеменә кызганыч белдерүчеләр, сугышны туктатуны сораучылар күп булды.

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан физкультура укытучысы Илнур Вәлиевның үлеменә карата язылган фикерләр
Башкортстанның Әбҗәлил районыннан физкультура укытучысы Илнур Вәлиевның үлеменә карата язылган фикерләр

Башкортстан халкы дәүләт оешмалары, дәүләт басмалары пабликларында кыю фикерләр калдырырга курыкмаса, Татарстан кешеләре турында болай дип әйтеп булмый. Сугышта үлүчеләр турында "кызганыч", "урыны җәннәттә булсын", "туганнарына сабырлык бирсен" диюдән узмый.

2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300 меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG