2022 елның 24 февраль иртәсе. Киев вакыты белән иртәнге сәгать 5 тирәсендә Русия гаскәре күршедәге бәйсез илгә — Украинага — ракет һөҗүме башлый, берничә тарафтан гаскәр белән аның җирләренә басып керә. Русия башлыгы Владимир Путин шушы ачыктан-ачык агрессияне аклап ашыгыч мөрәҗәгать белән чыга, әмма анда сугышны сугыш дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип атый, аның төп максатлары итеп Украинаны "демилитаризацияләү" (коралсызландыру) һәм "денацификацияләү"не белдерә.
Бу вакыйгага инде төгәл 3 ел узуга карамастан, ул иртәдә башланган сугыш әле һаман да дәвам итә. Путин карары белән башланган канлы низаг йөзләрчә миллион кеше тормышына тәэсир итә һәм әле дә итеп тора. 2022 елда 40 миллионлы дип исәпләнгән Украина халкының шактый өлеше сугыштан качып китәргә мәҗбүр була, калганы исә өч ел дәвамында көн саен диярлек шартлау һәм һава һөҗүме кисәтүләренә уяна. Низагның ике ягыннан да йөзләрчә мең кеше һәлак була, яралана. Сугыш белән риза булмаган һәм туп ите булырга теләмәгән йөзләрчә мең кеше Русиянең үзеннән дә башка илләргә күчеп китә. Сугышка каршы чыгыш ясаган һәм Путинга ризасызлык белдергән дистәләрчә мең кешегә каршы җинаять эшләре ачыла, алар төрмәләргә утыртыла.
Сугышның иң аянычлы нәтиҗәсе, әлбәттә — һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр, ятим калган балалар, ракет яки дрон һөҗүмендә бер мизгелдә иң якын кешеләрен югалткан гаиләләр. Әмма тулаем нәтиҗә моның белән генә чикләнми: 3 ел эчендә Украина һәм Русиянең демографиясе, икътисады, экологиясе, инфраструктурасы, социаль өлкәсе һәм башка бихисап тармаклары коточкыч зур зыян күрә. Азатлык Радиосы боларның барысын да даими аңлатып бара.
Бүген исә Азатлык Радиосы Мәскәүнең шушы сугышны башлау өчен кулланган "дәлилләрен" искә төшерә һәм бүгенге көнгә билгеле булган югалту саннарын барлый.
СУГЫШ БАШЛАУ ӨЧЕН НИНДИ АКЛАНУЛАР КУЛЛАНЫЛДЫ?
Киевтагы беренче "Мәйдан"нан бирле (2004 ел), ә инде 2014 елда Кырымны басып алганнан соң бигрәк тә, Русия пропагандасы күрше Украина турында күпсанлы уйдырмалар һәм чынбарлыкка каршы килгән ялганнарны туктаусыз таратып торды. Пропаганданың классик кагыйдәләренә туры китереп, ул чынбарлыкта урын алган кайбер вакыйгаларны күпертеп, бер чын факт янына дистәләрчә ялганы бирелеп, ә икенчеләрен исә бөтенләй күрми генә алып барды.
Путинның сугышны башлап җибәргән чыгышында да шундый уйдырмалар киң кулланылды, һәм ул аларны 3 ел дәвамында кабатлап та килә. Төп "гаепләү"ләрнең берсе — НАТО Русия чигенә якынлаша, Русиягә куркыныч яный. Әмма НАТО Русиягә каршы хәрби чаралар күрү нияте турында беркайчан да белдермәде, киресенчә, заманында Русия белән хезмәттәшлек итәр өчен махсус шура булдырган иде. Соңрак Русия аннан үзе чыгарга булды.
Моңарчы хәрби нейтраль статус сакларга тырышкан Финляндия һәм Швеция НАТОга кушылды
Иң парадоксаль нәрсә: Украинага каршы сугыш башлап, Путин үзе НАТОның киңәюенә сәбәпче булды. Аның агрессиясеннән куркып, моңарчы хәрби яктан нейтраль статус сакларга тырышкан Финляндия һәм Швеция НАТОга кушылды. Әмма аларның хәрби берлеккә керүе Русия җитәкчелегендә никтер зур борчулар уятмады.
Русия пропагандасының икенче зур тезисы — Украинада нацистлар идарә итүе, анда урыс халкының кыерсытылуы. Әмма сугышка кадәр булган сораштыруларга караганда, 2020 елда Киевта урыс теле украин теленә караганда ешрак кулланылган. Элек урыс теленә Украинада берни янамаган, урыс теле анда нык тамыр җәйгән булган.
Тагын бер парадокс: Путин башлаган сугыш күпсанлы украиннарны урыс теленнән баш тартырга, принципиаль рәвештә украинча сөйләшә башларга этәргән. Моңарчы урыс телле дип саналган Көнчыгыш Украина өлкәләре сугыштан иң зур зыян күрде, һәм урыс теленә карата тискәре мөнәсәбәт нәкъ менә шунда формалаша бара. Шулай итеп, Путинның "хәрби операциясе" ул белдергән максатларның кире нәтиҗәләренә китерә.
Татарстан һәм Башкортстан мисалында да кызыклы парадокс килеп чыга. Украинадагы урыс теле Русиянең үзендәге татар йә башкорт теленә караганда күпкә көчлерәк иде, аңа берни янамады. Тик Путинның татар телен кысуны, аны әкренләп бетерүне нигәдер тәнкыйтьләп чыкканы юк, киресенчә, татар теленә һөҗүмне ул үзе башлап җибәрде.
Украинадагы урыслар үз телендә интернеттан теләгән мәгълүматны укый, карый алса, татарларның бу мөмкинлеге торган саен чикләнә бара: Русия хакимияте татар теленең тулы үсешенә төрлечә комачаулый, аны җәмәгать сферасыннан кысрыклап чыгара. Мисал — 2017/2018 елларда татар телен мәктәп програмнарыннан алып ташлау, бу Путин күрсәтмәсе һәм Мәскәүдән килгән боерыклар нигезендә эшләнде.
Чынлыкта Русиядә ксенофобия чәчәк ата һәм неонацистлар эш итә, ә безне "Украинаны денацификацияләргә" өндиләр
Бу каршылыкка Азатлык Радиосы белән элекке бер сөйләшүендә бурят активисты Мария Вьюшкова да игътибар иткән иде. "Чынлыкта Русиянең үзендә ксенофобия чәчәк ата һәм неонацистлар эш итә, ә безне "Украинаны денацификацияләргә" өндиләр", дип сөйләде ул һәм конкрет мисаллар китерде.
Сугышны башлауга сәбәп булып башка сүзләр дә китерелде. Өч ел элек без бу уйдырмаларга багышланган махсус язма әзерләгән идек. Ул бүген дә актуаль булып кала.
АСАБА ХАЛЫКЛАР ЗУР ЗЫЯН КҮРӘ
Путин сугышы максатларының берсе булып "урыс дөньясын яклау" торса да, Русия ягыннан үлгән гаскәриләр арасында милли азчылыклар, асаба халыклар саны чамасыз күп булуы күренә. Бу хакта да Азатлык Радиосына бу теманы күзәткән Вьюшкова сөйләгән иде.
— Сугышта үлүче этник казакълар саны күпкә югарырак. Аеруча Әстерхан казакълары арасында үлүчеләр күп. Карагыз: соңгы җанисәп саннарына күрә, Әстерхан өлкәсендә казакълар күләме 17.6% дип аталды. Бу өлкәдә исә алар сугышта үлүчеләрнең яртысын тәшкил итә! Безнең статистикада үлүчеләр арасында казакълар — 3.1–4.0% тирәсендә, ә Русия халкы арасында алар — нибары 0.47% кына(2020 елгы җанисәпкә күрә Русиядә казакълар саны 0.4% — ред), — дип сөйләгән иде ул.
Бу тенденция сугыш дәвамында сакланып килә. Казакълар, бурятлар һәм тывалар кебек Русиядәге этник азчылыкларның, аларның илдәге бар күләме белән чагыштырганда, Украина сугышында берничә тапкыр күбрәк үлүе төгәл күренә, ди Вьюшкова.
Ул бигрәк тә Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар очрагында моның бер фаҗига булуын әйтә.
— Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди активист.
БАШКОРТСТАН БЕЛӘН ТАТАРСТАН — ИҢ КҮП КЕШЕ ЮГАЛТУЧЫЛАР
Асаба халыкларның күләм ягыннан чамасыз күп үлүе тенденциясен Башкортстан белән Татарстан мисаллары да көчәйтә. Эш шунда ки, шушы ике милли республика сугышта үлүчеләр саны белән бар Русия буйлап беренче ике урында тора.
Русия хакимияте сугышта үлүчеләр санын халыктан яшерә, бу хакта рәсми белдерүләр юк (Русия саклану министрлыгы рәсми саннарны 3 ел эчендә ике тапкыр гына яңгыратты, шуның соңгысы 2022 елның сентябрендә булды). Шуңа күрә бу эшне бәйсез медиа чаралары һәм журналистлар эшләргә мәҗбүр.
Журналистлар Русия күләмендә кимендә 95 мең хәрбинең үлемен раслый алган
Үлүчеләр санын барлауны Азатлык Радиосыннан тыш бар Русия күләмендә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары җыя, аларга волонтерлар такымы ярдәм итә. 2025 елның 21 февраленә алар сугышта кимендә 95 мең Русия гаскәриенең үлүен раслый алган.
Журналистлар бу һәлак булган хәрбиләрнең яртысыннан артыгы моңарчы профессиональ хәрби дә, Росгвардия белән бәйле дә булмаган, алар сугыш башлангач кына Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән, ди. Ихтыярилар арасында югалтулар 2023 елның октябрендә арта башлавы күзәтелә.
Төбәкләп караганда, иң күп үлүчеләр — Башкортстаннан. Аннан Медиазона журналистлары кимендә 4156 кеше үлеме турында хәбәрне раслаган. Икенче урында Татарстан бара. Монда кимендә 3991 хәрби үлеме билгеле. Бу саннар белән ике милли республика алда гына түгел, бик алда — аларның өченче урын белән аермасы шактый зур булуын әйтергә кирәк. Өченче урында барган Свердлау өлкәсеннән 3250 үлем турында билгеле.
АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ХИСАБЫ: КИМЕНДӘ 8761 ҮЛЕМ
Җирле хакимиятләр үлем саннарын яшерү сәбәпле, Азатлык Радиосы да үз хисабын алып бара. Хисапта сугыш башыннан бирле Татарстан һәм Башкортстаннан һәлак булган хәрбиләр исемлеге җыела. Бу эш ачык чыганаклар нигезендә башкарыла, шуңа да чынлыкта үлемнәр саны күпкә зуррак дияргә була.
24 февральгә Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 4186 үлем, Башкортстаннан кимендә 4666 үлем турында мәгълүмат тапты.
Шул да бик мөһим — соңгы айларда үлемнәр саны кискен артты. Атна саен Азатлык Радиосы журналистлары ике республикадан уртача 150-200 хәрби үлеме турында хәбәр таба. Журналистлар таба алмаган һәм, гомумән, ачык мәгълүмати кырга чыкмаган үлемнәр дә күп.
Татарстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Казан — кимендә 641 кеше.
- Чаллы — кимендә 445 кеше.
- Түбән Кама районы — кимендә 241 кеше.
- Әлмәт районы — кимендә 184 кеше.
- Яшел Үзән районы — кимендә 151 кеше.
- Бөгелмә районы — кимендә 148 кеше.
Исемлектән күренгәнчә, иң күп үлүчеләр — урта яшьтә, 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1378 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 932 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 944 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 274 кеше.
Башкортстанда иң күп кеше үлгән шәһәр-районнар:
- Уфа — кимендә 447 кеше.
- Белорет районы — кимендә 210 кеше.
- Стәрлетамак — кимендә 200 кеше.
- Учалы районы — кимендә 160 кеше.
- Баймак районы — кимендә 129 кеше.
- Туймазы районы — кимендә 123 кеше.
- Мәләвез районы — кимендә 122 кеше.
Башкортстаннан да иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1099 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 835 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 816 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 315 кеше.
СОЛЫХ ТӨЗЕЛЕРМЕ?
Сугышның 3-еллыгына бөтен дөньяда булган төп сорау — ул кайчан тукталыр? Тынычлык килешүе төзелерме?
20 гыйнварда үз вазифасына керешкән АКШ президенты Доналд Трамп сугышны бик тиз генә туктатырга вәгъдә иткән иде. Февраль аенда аның идарәсе Русия белән тулысынча диярлек өзелгән элемтәләрне торгызды, Согуд Гарәбстанында соңгы өч елда беренче тапкыр югары дәрәҗәдә АКШ вәкилләре белән Русия вәкилләре очрашуы узды.
Әмма күзәтүчеләр ихтимал килешүнең бары тик Русия яклы була алуына, Трампның Украина һәм аның президенты Зеленскийны көчле тәнкыйтьләвенә борчылу белдерә. АКШ күзләве дә "Путин солыхка әзер түгел, ул алга таба да сугышырга әзер", дип саный.
Шуңа солых мәсьәләсе әлегә кадәр ачык булып кала.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум