Халкыбыз моңнарының һәм гореф – гадәтләренең Европа һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә ничек кабул ителүе бүгенге милли тормышта зур кызыксыну уята. Галиәсгәр Камал исемендәге академия театрының яңа спектакле глобализация шаукымының гади татарларның күңелендә ничек чагылганын күрсәтә. Флорид Бүләков әсәре буенча куелган спектакль «GO!Баламишкин» дип атала.Яңалыкка сусаган тамашачы бу премьерагада зал тутырып килде. Җомга кичендә хаттә республика президенты да камаллыларның яңа иҗат җимешен күрергә килгән иде. Кемдер гаиләдәге һәм җәмгыяттәге киеренкелеклеләрдән арып, икенчеләр сәясәттән туеп, театрга бара һәм рәхәтләнеп ял итә. Минтимер Шәймиевны “Ак Барс” чираттагы тапкыр җиңелгән хоккей ярышында күргәннән соң театрда очраткан тамашачылар ил башының театрга кәеф күтәрү өчен килүен чамаладылар.
Чыннан да бу комедия нәкъ бүгенге көннәрдән елмаеп, кызыклы итеп, яңа заман кешеләрен тасвирлый. Колхозның нәсел үгезен кулга төшереп баеган Хәмзә үзенең Алсу исемле кызын дөнья күләм конкурста, җыр бәйгесендә катнаштырыга тели. Кайчандыр әнисе моңланып башкарган “Сибелә чәчем” җырын Европага ишеттерер өчен ул кулындагы бар малын сатып җибәрә. Менә шундый хыяллыйдан көлсәң дә уңайсыз, көлмәсәңдә килешми.
Сәхнәдә барган хәлләр нәкъ шоу-бизнес эстрада кәсепчелегенең бер күренеше. Хәмзә агайның заказы буенча җыр әзерләү, аранжировка аның шактый килбәтсез кызын сәхнәдә йөрергә өйрәтү, аннан чын Алсу ясау мәҗәрасы кешеләрне көлдерергә сәләтле. Кызын Европага чыгарырга теләгән Хәмзәгә ярдәм итәргә БАЛАМИШКИН исемле күрше авыл музыкантлар төркеме алына. Ничек инде Идрис Мәсхуди башкарган шушы мәзәкләрне, Ләйсән Рәхимова, Рузия Мотыйгуллина, Радик Бариев һәм башкалар тудырган образларны рәхәтләнеп тамаша кылмыйсың? Ни өчен татар халык җырының Европа форматына туры килмәве белән зур дәүләт эшлеклесе кызыксынып утырмаска тиеш? Замананың агышы нәкъ менә шушы тирәдәге тау-ташларга сугыла бит.
Җыр ясап яңгыратып танылу вак күренеш булып күренсә дә, милләтнең рухы, мәдәни йөзе хәзерге заманның каты бәгырьле тәртипләренә бәрелү уен эш түгел. Әле җитмәсә, хәзергә яшләрнең теленнән төшмәгән смс, ммс, блютуз кебек кесә телефоны һәм компьютер төшенчәләре җыр калыбына салынган бит! Ни булса булды, иң ахырда бөтен авылның яше-карты соңгы тиеннәрен шул җырны яңгырату хыялына багышлагач, ниһаять, татар җыры Евровидениегә үтә. Чит илнең сәхнәсендә Хәмзәнең “килбәтсез” кызы эстрада фәрештәсенә әйләнеп, татарча җырны әллә кемнәргә- бөтен дөньяга ишеттерә. Тамашаның ахырында Евровидение тамашачылары белән Камал театры тамашачылары кушылып җырны алкышлый, менә шундый бер катлы хыял һәм шоу-бизнес касебенең кагыйдәләрен күрсәтү әллә чын, әллә уен икәнлеге турында баш ватып торасы юк. Милли тормыш сыер савычылыр авыл кәҗәләре һәм үгезләре көтүчеләре бүгенге эстрада тирәсендә кайнаганлыгы күренә. Хәзерге замана каһарманнары, авыл олигархы, продюсер, аранжировка остасы һәм әти – әнисен сагынган, милләтенең киләчәге турында хыялланучы гади кешеләр күз аллана бу тамашада.
Замана кешесе көлке хәлдә каламы? Калса, Хәмзәнең һәм аның авылдашларының хыялыйлыгы чыннын да көлкеме? Әллә кешенең изге хыялыннан файдаланучы егетләрдән көлергәме? Яисә мондый тамашаны оештырган сәнгәткәрләр үзләре дә заманның авырткан җиренә басып, бүгенге дөньяны фаш итәләрме? Боларны театр белгечләре тәнкыйтьчеләр бәлки аңлатып бирер. Әмма Уфада Башкорт яшьләр театрында куелып та уңыш казана алмаган Флорид Бүләков әсәре Казанда алкышлар белән каршыланды.
Евровидение сәхнәсендә татар җырын Ләйсән Рәхимова башкаруын, гомумән, “Go!Баламишкин” әсәренең мәгьнәсен тыңлаучыларның һәркайсы үзенчә аңлый. Сәнгәтьтә шулай була ул! Бигрәк тә милли сәнгать 21 нче гасыр арбасында дөбердәгән вакытта.
Римзил Вәли