Шушы 17 кеше Татарстанның төрле шәһәрләреннән - Азнакай, Чаллы, Кама Аланынан. Яшьләре дә төрле. Хәтта аларны кулга алганда кайберләренә 13-15 яшь кенә булган. Боларның барысы да Казанның 1000 еллыгы вакытында террактлар оештыру, шулай ук Чаллының “КамАЗ”, Казанның “Оргсинтез” һәм тагын шундый өре ширкәтьләрдә шартлау әзерләүдә гаепләнде.
2004 елның азагында 50 кеше кулга алына. Аларның яртысы җибәрелә, ә 23е зинданда кала. Һәм барысын да “Ислам җәмәгате”н оештыруда, террактлар әзерләүдә һәм Басаев белән Мәсһәдов оешмасы әгъзалары булуда гаеплиләр.
Имеш, алар 2007 һәм 2008 елларда террактлар оештыру өчен әзерләнә башлаган. 3 елдан соң Чечнядан шартлаткычлар алып килергә тиеш булганнар. Аннары бу фаразлар тагын да баетылды. Һәм шартлаулар инде 2005 елны ук, Казанның 1000 еллыгы вакытында, кешеләр күпләп җыелган урында башкарылырга дип әзерләнгән, диелде.
Тикшерүчеләр “Ислам җәмәгате” вәкилләре хәрби лагерь ясаган, шулай ук махсус акча казнасын булдырган, ди. Моннан тыш, кораллар һәм ризыклар саклар өчен баз казыган, дип белдерә. Әмма анда бер генә корал да табылмаган. Казнада да барлыгы 6 мең сум гына булган. Гаепләү кәгазендә, алар коралларны шул хәтле яхшы яшергәннәр, хәтта табып булмаслык, дип язылган.
Гаепләү ягының шундый шикле дәлилләр китерүе мөселман хокукларын яклаучы оешмаларда, бу эш Русиянең иминлек хезмәтләре тарафыннан махсус оештырылган дигән шик калдырды. Бу хакта Азатлык радиосына язучы Фәүзия Бәйрәмова да белдергән иде.
Чәршәмбе көнне мәхкәмә гаепләнүчеләрнең соңгы сүзен тыңлады, һәм анда күбесе үзләренең гаепләрен танымаган. “Коммерсант” язуынча, Кама Аланыннан булган Шамил Тимемдаров соңгы булып чыгыш ясаганда, үзеннән тыш, барлык гаепләнүчеләргә карата җәфалау кулланылды дип белдергән, һәм бу җинаять эшенең махсус оештырылган булуын әйткән.
Тимемдаров соңгы сүзендә, гаепләнүчеләрнең террорлыкка бернинди катнашы юклыгын ассызыклаган. Элегрәк, гаепләнүчеләрнең адвокатлары һәм ата-аналары да җәзалаулар турында әйткәннәр иде.
Бу 17 кешегә җәмәгать мәхкәмәсе утырышчылары инде 29 декабрьдә үк гаепләү карарын чыгарган иде. Анда “Ислам җәмәгате” вәкилләренең җинәять кылулары түгел, ә әзерләнүләре генә әйтелә. Ә инде җәзаның нидән гыйбарәт булуын билгеләгән хөкем карарын исә Татарстанның Югары мәхкәмәсе чыгарды.
Атнакич Казанда игълан ителгән хөкем карарында оештыручы саналган Илһам Гомәровне 12, Нәфис Кәлимуллинне 10 елга ирегеннән мәхрүм итү карала, ә кеше үтерүдә гаепләнгән Хафиз Раззаков гомерлеккә хөкем ителә.