Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу янгын җәһәннәмне хәтерләтә"


Лос-Анжелес
Лос-Анжелес

Калифорниядәге урман янгыннары эчендә калган татарларның бер өлеше эвакуацияләнә, бер өлеше теләсә нинди сценарийга әзербез ди.

Лос-Анжелеста урманнар януы аркасында инде 10 кеше һәлак булган. 10 меңнән артык корылма, өйләр янып көлгә әйләнгән. Соңгы мәгълүматларга күрә, янгыннарның гомуми мәйданы якынча 117 квадрат километрны тәшкил итә.

Пасифик-Палисейдс районында гына да, ә монда Һолливуд йолдызлары күпләп яши, инде 5316 бина юкка чыккан. Кешеләр эвакуацияләнә. Бу эшкә 500ләп полиция кешесе җәлеп ителгән. Һәр көн янгыннар турында телефонга хәбәрләр килә. Мәктәп, бакчалар эшләми. Аларның күбесе шелтерларга әйләндерелгән: биредә кешеләргә ярдәм итү оештырылган, кем өйсез калган, аларны шунда урнаштыралар. Интернет белән проблемнар чыккалый, кайчак электр ут та сүнә ала.

Татар активисты Фәнис Фәхретдинов берничә төн йокламыйм, янгынны күзәтәм, кирәк булса, тиз генә чыгып китәргә кирәк булуын контрольдә тотам, ди. Аларның гаиләсе нәкъ зур хәрефләр белән "Һолливуд" дип язылган таулы урман астында яши. Аның януын фейк дип әйтте, әмма өстендә берничә боралак очып йөри, ди ул. Алар торган җирдә күкне кара төтен уратып алган, өстән кар кебек көл ява, әлегә суларга һава бар ди ул.

Янгын туктамаса, җил тынмаса, безгә дә чыгып китәргә туры киләчәк

— Лос-Анжелеста узган елның апреленнән бер тамчы да яңгыр яумады. Менә бу вакытларда гадәттә яңгырлар булырга тиеш, ә алар — юк. Корылык. Кояш. Әле җитмәсә җил. Менә шул җилне күзәтәм дә инде, — дип сөйли Фәнис. — Халык бик курка, паникага тиз бирелә. Мин тынычрак карыйм. Дәүләт оешмалары бик шәп эшли. Эвакуация эше дә төгәл башкарыла. Полиция хезмәткәрләре өйләргә дә килә, кисәтүчән SMS-хәбәрләр дә җибәрәләр. Куркучылар да бар, мәсәлән, күршеләр чыгып китте, безнең дә әйберләр тупланган. Документлар, кирәк-яраклар — барысы да бер җиргә җыелган. Янгын туктамаса, җил тынмаса, безгә дә чыгып китәргә туры киләчәк.

Фәнис Фәхретдинов әйтүенчә, кибетләрдә бар нәрсә дә бар.

Ә менә җырчы Гөлназ Батталова гаиләсенең инде көтәргә, күзәтергә хәле калмаган — алар эвакуацияләнергә карар кылган.

— Инде дүртенче тәүлек китте бит бу янгыннарга. Сүндерә алмыйлар. Янгын төрле җирдә котыра, кайсыдыр безгә бик якын, кайсысыдыр ераграк. Өйдән барысы да күренеп тора. Беренче төнне күршебезнең ишеккә шакып "Янгын, котылыгыз тизрәк!" дип әйтүеннән уяндык. Ул шул ук төнне китте. Без калдык. Өебезгә килеп җитәме, юкмы дип күзәттек. Янгын чыккан көнне бик каты җил иде шул. Утны ялт итеп таратты да куйды.

Өйдә һава чистарткыч көне-төне эшли

Янгынның ничек, нинди тизлек белән таралуын күзәтер өчен махсус кушымталар бар, минуты белән ут кайда икәнлеген күрсәтеп тора. Һәр кешенең телефоны сүнгәнме, аның тавышы кысылганмы — хәлләр хәтәр икән — бик каты тавышлы кисәтү килә. Аны сүндереп булмый, — дип сөйли ул. — Ут ерак, әмма шул кушымталар һава төтен белән агуланганын күрсәтә. Сулау авыр. Өйдә һава чистарткыч көне-төне эшли. Әмма урамдагы һава инде агулы, сәламәтлеккә зарарлы. Без бала белән китәргә карар кылдык. Иремнең әти-әнисе өенә барабыз. Ирем машиналарны булса да читкәрәк, иминрәк җиргә илтеп куюны хәстәрли. Үзем белән атнага җитәрлек мөһим әйберләрне генә алдым. Ут безнең янга килеп җитсә — берни калмаячак.

Батталова сөйләвенчә, янгынны сүндерү авыр. Көч тә җитми. Һидрантларда басым да кимегән, су сиптерү өчен көче юк. Аның үзендә дә, кешеләрдә дә курку көчле. Моннан тыш дәүләт структуралары көне-төне эшли дип әйтте. Өйсез, бернисез калучыларны тукландыру эшен ресторан, кафелар үз өстенә алган; шактый кеше кунакханәләргә урнаштырылган, алар өчен чыгымнарны башка кешеләр түли. Кешеләр бердәм булып казага каршы көрәшә.

Ирек Гали Лос-Анжелеста 1986 елдан бирле яши. Бу җирләрдә җир тетрәүләр дә, янгыннар да чыгып тора иде, әмма быелгы кебек тарихта булмады, дип сөйләде Азатлык Радиосына.

Каза китергән чыгымнар коточкыч булачак

— Күпме яшим, мондыйны күргән юк иде. Бу янгын чын җәһәннәмне хәтерләтә. Каза мондый масштабларда күзәтелмәде. Күпме кеше өйсез калды бит. Башка сыймаслык хәл. Кешеләр үзләре һәлак булды. Минем дуслар гомер иткән өйләрен югалтты. Берничә минутта юк булды. Икенче дустым да өенең янып беткәнен елап карап торды. Ярый үзләре исән калды! Кешеләрнең күпчелеге югалткан милекләрен кайтара алмаячак. Каза китергән чыгымнар коточкыч булачак.

Мин үзем шәһәрнең эчендә яшим. Янгын юк, әмма шәһәр гомер булмаганны кара төтенгә батты. Кояш күренми диярлек. Әмма аның кыздыруы дәвам итә. Төтен, ис нык сизелә, — диде ул.

Лос-Анжелесның Valley тирәсендә яшәүче тагын бер татар гаиләсе эвакуация өчен барлык кирәк-яраклар җыелды дип сөйләде Азатлык Радиосына. Эвакуация игълан ителсә, кешеләргә бары тик ике минут вакыт бирелә. Без китәргә әзер, ди алар.

— Яныбыздагы Woodley паркында янгын башланды, ләкин аны тиз арада сүндерделәр. Куркабыз, чөнки шәһәрнең төрле почмакларында яңа янгыннар чыгып кына тора. Җилләр беренче көнне бик көчле иде, икенче көнне инде хәлнең никадәр җитди булуын аңладык. Иң беренче чиратта ни булыр дип куркабыз, шул ук вакытта "безне читләтеп уза бугай" дип шөкерана кылабыз.

Бер гаилә өчен GoFundMe аша акча җыябыз

Безнең барып йөри торган, ял итәргә яраткан җирләребезнең бу хәлгә төшүен күрү бик авыр. Якшәмбе генә гаиләбез белән Пасифик-Палисейдста булдык, ә хәзер ул җирләр тулысынча янып бетте. Дусларыбызның өйләрен югалтуы өчен дә йөрәк әрни. Бер гаилә өчен GoFundMe аша акча җыябыз. Алар Пасаденада яшәде. Башта аларга эвакуация кирәкмәс дип әйткәннәр, әмма җил юнәлеше үзгәрде, әйберләрен җыярга вакыт та калмаган диярлек. Бер мизгелдә өй юк, — ди ул. — Гомумән, янгынны сүндерү оешкан төсле бара. Әмма күпләр безнең Лос- Анжелес мэры Карен Бассны белән Калифорния губернаторы Гэвин Ньюсомны гаепли, чөнки алар янгын сүндерүчеләрнең бюджетын күпкә киметте. Нәтиҗәдә, янгын сүндерүчеләр беренче төндә үк су җитмәү проблемына очрады.

Калифорниянең Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче татар-башкортлар күп. Төгәл саны юк. Әмма соңгы елларда биредә иң зур Сабантуйлар оештырыла, башка чаралар да күп, биредә башка штат һәм шәһәрләр белән чагыштырганда татар-башкорт мәхәлләсе актив. Азатлык Радиосы аралашкан татарлар бу каза вакытында татар белән башкортлар үзара хәлләрен махсус чатларда даими белешеп тора дип сөйләде. Кемгә нинди ярдәм кирәк — барысы да яза, үз ярдәмен тәкъдим итә.

— Әйе, татарлар, башкортлар чатлар аша хәбәрләшеп торалар. Кайда, кемгә ярдәм кирәк, азык сораучылар бармы, кирәк-яраклар — шулар турында мәгълүмат бүлешәбез. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез дип уйлыйм. Миңа көн дәвамында шалтыраталар, язалар, "Яшәргә безгә килегез, кабул итәбез!" дип әйтеп торалар. Шөкер, татар белән башкортлар арасында бәла-казага тарыган кешеләр юк, бер-беребезне барлап торабыз. Каза вакытында бердәмлек нык кирәк, — дип сөйләде Фәнис Фәхретдинов.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG