Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әкият" театрыннан 500 мең сум акча таләп итәләр


«Әкият» курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев
«Әкият» курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, берни дә җитештерми торган бер оешма әкият каһарманнарының исемнәренә патент алган. Хәзер театрдан су анасы, шүрәлене кулланган өчен акча сорыйлар.

Татарстанның "Әкият" курчак театрыннан әкият каһарманнары исемнәрен кулланган өчен 500 мең сум акча сорыйлар. Театрга шундый дәгъва килгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтте, дип җиткерә "Татар-информ".

"Ниндидер бер оешма "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле", "Казан ханбикәсе", "Кар кызы"на патент алган. Хәзер дәгъва белдерәләр, алар бездән башта 500 мең сум, ә аннары, күрәсең, касса җыемнарыннан ниндидер процентлар тели", – дип сөйләгән ул.

Зәйниев сүзләренчә, бу оешма "берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аның продукциясе юк".

"Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без мәхкәмәгә бирәчәкбез. Ягъни безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер хәрәмләшүчеләр үзләренә үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният оешмасы очрашырга мөмкин. Без - беренче", – дигән ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова оешма бу исемнәрне Роспатентта теркәгән дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG