Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымдагы Русия мәхкәмәсе "Къырым" газетын гамәлгә керткән Сейран Ибраһимовка 250 мең сум штраф салган


"Къырым" газеты
"Къырым" газеты

"Къырым" газеты 1989 елның июленнән кырымтатар телендә чыга. Ул кырымтатарлары Кырымга кайтканнан соң бу телдә чыга башлаган беренче басмаларның берсе.

Аннексияләнгән Кырымдагы Русиягә буйсына торган Җәмәгать мәхкәмәсе (мировой суд) "Къырым" бәйсез газетын гамәлгә керткән Сейран Ибраһимовны "мәгълүмат ирегеннән явыларча файдалану"да гаепле дип тапкан һәм аңа 250 мең сум штраф салган. Бу хакта "Трибунал. Крымский эпизод" Telegram-каналы яза.

Элегрәк Кырымдагы Русия мәхкәмәсе газет редакциясенә "гаскәрне дискредитацияләү" маддәсендә гаепләп 300 мең сум штраф салган иде.

Шулай ук "Къырым" бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм ялган мәгълүмат тарату турында административ беркетмәләр төзелде.

18 июньдә аннексияләнгән Акмәчетнең (Симферополь) Киев районы мәхкәмәсендә Мамутовның административ эше каралды. Мәхкәмә аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып 100 мең сум штраф салды.

  • "Къырым" газеты 1989 елның июленнән кырымтатар телендә чыга. Ул кырымтатарлары Кырымга кайтканнан соң бу телдә чыга башлаган беренче басмаларның берсе.
  • 2021 елда Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" газетына мәхкәмә дүрт мең сум штраф салган иде. Газет хисапны күчереп басканда "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаепләнде.
  • БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кырымны Русия басып алганнан соң, ягъни соңгы ун елда кеше хокуклары торышы хисабын чыгарды. Анда оккупация белән килешмәүчеләргә карата барган репрессияләр, милли һәм дини карашларны бастыру, Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр итү һәм башка шундый хокук бозу хәлләре бәян ителә.
  • Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG