Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аварияләр арта”. Казанда су һәм канализация челтәре 70 процентка таушалган


Архив фотосы
Архив фотосы

Инфраструктураның яртысы совет чорында салынган булган. Бүген ул тулысынча тузган хәлдә. 

Казанда су һәм канализация челтәре өчен җавап бирүче "Водоканал" оешмасының инфраструктурасы 70 процентка тузган. Бу хакта бүген оешма мөдире Рөстәм Абдулхаков шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, челтәрнең яртысы диярлек 1930-1970 елларда салынган. Алар бүгенгә 100 процентка тузган. "Ел саен су һәм канализация челтәренең тагын 65 чакрымы искерә", диде ул.

Таушалган инфраструктура үз чиратында аварияләрнең саны артуга китерә ди ул. 2024 елда 30,5 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бу узган елда 5 процентка күбрәк.

Аварияләрне бетерү һәм төзәтү суммасы 53 миллиард сумга җитә, ә станцияләрне һәм корылмаларны модернизацияләүне дә исәпкә алып, "Водоканал"га 127 миллиард сум кирәк, диде Абдулхаков.

Казан мэры Илсур Метшин бу максаттан 2 миллиард сумнан артык акча тотыла диде. Ул барлык челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен 10 миллиард сумнан күбрәк акча кирәклеген әйтте. Аныңча, бөтен өмет Мәскәүнең финанс ярдәменә кайтып кала. Моңа кадәр челтәрләрне модернизацияләү турында федераль програм игълан ителгән иде.

• Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.

• Моңа "кадәр Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә диде. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

• Моңа кадәр белгечләр "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк дип белдерде. Бу уңайдан узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады.

• 2023-2024 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңартуга 4,7 млрд сум бүленгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG