Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге тикшерү изоляторына күчергәннәр


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Баштарак аны Ирбит шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына алып китәчәкләре әйтелгән иде. Тарафдарлары яшь галимне башка изоляторга алып китүләрен "көтелмәгән хәл" дип атый.

Татар математигы Азат Мифтаховны Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге 4нче тикшерү изоляторына күчергәннәр. Бу хакта аның тарафдарлары алып барган Telegram-каналда хәбәр ителә.

"Көтелмәгәндә (шул исәптән Азат өчен дә), аны Свердлау өлкәсенең 2нче тикшерү изоляторына түгел, 4нче тикшерү изоляторына күчерүләре ачыкланды", диелә хәбәрдә.

Элегрәк Мифтаховны якын арада Ирбит шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына күчерәчәкләре әйтелгән иде.

Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.

Тикшерү фаразынча, былтыр хулиганлык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли.

  • 2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе яшь галимне террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алды.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG