Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәре төрмәсенә китерелгән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры, диелә.

Галим, математик Азат Мифтаховны Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәре төрмәсенә китергәннәр. Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Telegram-каналы хәбәр итте.

Канал хәбәрендә искәртелгәнчә, төрмәдә тоткыннар язу кирәк-яраклары белән көнгә өч сәгатьтән дә артык куллана алмый:

"Аңлавымча, мондагы тәртипләр - штраф изоляторы белән камера төрендәге бүлмә (ПКТ) катнашмасы. Камера төрендәге бүлмәдә шикелле үк, ризыкны ашау вакытында гына бирәләр, аннары алып китәләр. Китаплар камера төрендәге бүлмәдәге кебек үк, һәрвакыт яныңда була ала, әмма язу кирәк-яракларын көндезге икедән кичке бишкә кадәр генә бирәләр, дип язган ул хатында. - Бу минем өчен бик аз вакыт, аңлыйсыңдыр. Мондый чикләүнең нинди иҗтимагый файдасы бар икән, аңламыйм. Тыючылар нәрсәгә ирешмәкче була? Кеше төрмәдән иҗади яктан үсмичә чыксын диләрме әллә инде каләм белән кәгазьгә сызгалап утырырга рөхсәт итсәк, кешегә монда утыру ошар дип куркалармы?".

Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм алларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры, диелә хәбәрдә.

Моңарчы галим Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге 4нче тикшерү изоляторында утырды. Азат Мифтаховның туганнары аның Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә теркәлгәнен исәпкә алып, ерак колониягә җибәрмәүләрен сорады, әмма Җәзаларны үтәү федераль хезмәтеннән (ФСИН) бу хатларга җавап килмәгән.

  • Быел 28 мартта Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
  • Математик Азат Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • Быел июнь ахырында Азатлык радиосында аның "Собеседник" медиасына биргән әңгәмәсе басылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG