Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барыбер чит як — чит як, күңел кайтуны тели". Җырчы Алтынай Вәлитов АКШта сигез ай тормышы хакында сөйли


Алтынай Вәлитов
Алтынай Вәлитов

Алтынай Вәлитов Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан китте һәм хәзерге вакытта АКШта сәяси сыену статусын көтә. Сигез ай узса да, ул Русия пропагандасы аны вакыт-вакыт искә төшереп ала дип сөйләде. Шулай ук, ул ни өчен башкорт сәяси активистларына кушылмаганын да аңлатты.

Алтынай Вәлитов хатыны һәм баласы белән АКШның Калифорния штатында яши. Ул үзен мин китәргә мәҗбүр идем дип сөйли һәм Фаил Алсыновны яклап Баймакта, Уфада урамга чыккан кешеләр өчен җаваплылык тоям дип аңлата. Ул еш кына Instagram сәхифәсендә Башкортстанны сагынуы турында яза, сөйли, яңа тормышка ияләшү авыр дип хисләре белән уртаклаша. Күп очракта ул криптовалюта белән акча эшләве турында сөйли. Сирәк булса да татар һәм башкортлар тупланган чараларга бара. Мәсәлән, Лос Андҗелес, Нью-Йорк Сабан туйларына, җыеннарына барып катнашты.

Алтынай Вәлитов чит җиргә китеп үз урынын табарга тырыша. Әлегә ул гаиләсе белән АКШта сәяси качак статусын алуга ирешергә тырыша. Әмма бу да вакыт узуның, төрле бюрократик процедуралар аша үтүне таләп итә.

Алтынай Вәлитов журналистлар белән аралашмый диярлек. Шулай да бу көннәрдә журналист Руслан Вәлиев "Аспекты - Башкортостан" YouTube-каналына җырчы белән җанлы эфир вакытында очрашты. Анда яңгыраган кайбер фикерләрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Китү һәм чит җирдә яшәү

Хакимияттә төрле кешеләр бар, менә араларында мине алдан кисәтүчеләр булды бит. Саклап калырга теләүчеләр табылды.

— Өйдән чыгып киткәнгә 8 ай вакыт узды. Тиздән бер ел була. Барысын да дөрес эшләдемме, әллә башкача мөмкин идеме дигән сораулар калкып чыга ул. Үткән вакыйгалар, аларга карата әйткән сүзләрем, чыгышым турында уйлыйм, әмма хәзер дә шул ук юлны сайлар идем дигән фикергә киләм. Бу намусыма бәйле, ул чакта күңелем шулай хис иткәнгә күрә, башкача булдыра алмаганга күрә фикеремне әйттем. Ләкин барыбер чит як — ул чит як һәм күңел кайту ягына тарта.

Китүне булдыра алмау мөмкин идеме? Видеоны чыгаргач, миңа шалтыраттылар, кисәтүләр дә, янаулар да булды. Хакимияттә эшләүче танышларым да шалтыратты. Аларның сүзләренә караганда, читкә китү хәерлерәк иде. Калган булсам, ахыр чиктә минем белән ни булып бетәсен — белмим, утыртырлар идеме, бәлки, җәмәгатьчелек алдына чыгарып, хөкем итәрләр яки мине тәүбә итәргә мәҗбүр итәрләр идеме... Минем төп бурыч — гаиләмне кайгырту. Мин анда калсам, хакимияттәгеләр белән килешергә туры килер иде, үзләренә эшләргә мәҗбүр итәрләр иде, икеләтә тырышлык, аларга тугрылыкны күрсәтергә туры килер иде.

Хакимияттә төрле кешеләр бар, менә араларында мине алдан кисәтүчеләр булды бит. Саклап калырга теләүчеләр табылды. Әмма кайчак без бер-беребезне ишетмибез. Алар халыкның хәлен, сулышын аңламый, мин әйткәнне ишетмиләр, кайберләре белән аралашканнан соң шундый хис калды.

Куәт хезмәтләре һәм пропаганда

— Куәт структуралары вәкилләре минем белән элемтә урнаштырып карады. Кеше аша. Булды андый хәбәрләр, ләкин аларга ышанмыйм.

Вакыт-вакыт пропаганда минем турыда искә төшереп тора. Вакыт узды бит инде дип тынычланасың, мине инде онытканнардыр дип уйлыйсың, ләкин юк. Мин инде югыйсә оппозицион активлык белән дә шөгыльләнмим, элек тә шөгыльләнмәдем бит.

Күңелдә булган әйберләрне үземчә әйттем, бушаттым. Ә сәясәт белән кызыксынмыйм. Башкортстанда бар да яхшы булсын иде дип телим, бу турыда уйларымны җырларымда әйтәм, ләкин сәясәттән еракмын.

Мине тибеп алучыларга кайвакыт җавап бирәм, мәсәлән, махсус нәрсәдер төшерәм дә, "хәзер мин АКШта" дип әйтеп, аларны тагын да ярсытам. Күңел ачу инде ул. Тик барыбер авыр. Алар теләсә нәрсә язып, кешене борчыйлар. Ярар, ичмасам, исемемне оныттырмыйлар, артист буларак телгә алып торалар.

Кем син, дошманмы, хыянәтчеме?

Чын күңелдән мине "хыянәтче" дип уйлаучылар да бардыр

— Интернетта кешеләр белән язышабыз, күп кеше ярдәм тәкъдим итә. Башка фикердә булучылар да бар, мәсәлән, чын күңелдән мине "хыянәтче" дип уйлаучылар да бардыр.

YouTube-та видео куелса — тискәресе дә, уңайлысы да күп языла. Мине дошман итеп күрүчеләр дә яза. Үзем илдә чакта андый кешеләрне белемсез, зомбилашкан дип уйлый идем. Хәзер, дөньяны күргәч, хәтта андыйлар арасында да акыллы, белемле, сәясәт һәм геосәясәт турында фикер йөртә белүчеләр бар икәнен күрдем.

Кайчак аларның кайбер сүзләрендә хакыйкать бар кебек тоела. Әмма минем күңелемдә дә барыбер үз позициям бар, үз халкым, шәһәрем өчен борчылам.

Мин хәзер яңа илгә ияләшү чорын кичерәм, шуңа бу темага теләсә нәрсә әйтәсем килми. Өйгә кайту теләге зур һәм күперләрне яндыру теләге юк.

Сәясәтчеләр белән аралашу

Өйгә кайту теләге зур һәм күперләрне яндыру теләге юк

— Сәясәтчеләрдән теге яки бу тәкъдим яңгырамады. Турыдан-туры тәкъдимнәр әйтелмәде. Аерым кешеләр ярдәм тәкъдим итте, аралашты. Аларның кем икәнен аңлыйм, аралашырга мөмкинмен, әмма бу шәхесләр белән турыдан-туры эшләргә теләгем юк.

Үз эшем, иҗатым бар, бу — минем төп юнәлешем. Теге яки бу күренешкә карашым бар икән — фикерләремне каналымда сүз белән дә әйтәм, җырларым аша да җиткерәм. Беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ түгелмен, үзем дә милләт үсешенә өлешемне кертәм дип саныйм.

Баймак хәлләре һәм төрмәгә эләккән кешеләр

— Барысын да бутадың да киттең, ә егетләр интегә дип әйтүчеләр күп, мине гаеплиләр һәм мин инде моңа күнеп барам. Танылганрак һәм активрак булган саен, дуслар да, дошманнар да арта. Шуңа күрә моңа инде игътибар итмәскә тырышам. Төрмәдә утыручылар бик кызганыч, анда яхшы дусларым да эләкте.

Хакимияткә якын каналлардан миңа карата "ул Америкада, ә егетләр утыра" дип гаеп аталар. Ләкин мин төрле юллар белән ярдәм итәргә тырышам. Ничек булдыра алам, шулай килеп чыга. Әле Төркиядә булган чакта да аларга ярдәм юлладым. Булышасым бик килә, чөнки үземне җаваплы хис итәм. Мин үзем кешеләрне урамга чыгарга өндәдем, ләкин бу 17 гыйнвар булды, ә Баймак вакыйгалары инде узган иде. Баймакта ниләр булып ятканын үз күзләрем белән күрдем, борчылдым, аларны ничек кыйнап алып киткәннәренә түзеп утыра алмадым. Сүземне әйттем. Егетләр һәм аларның гаиләләре белән дә аралашып торабыз, хәлләрен белешәм, онытмыйм.

АКШ сәяси сыену статусын бирәме?

Менә адвокат ялларга туры килде, адвокат хезмәте бик кыйммәт, 13 мең доллар тора

— Америка хакимияте Вәлитовка Русияне җимерүдә эшләргә тәкъдим итте кебек уйдырмаларны пропаганда күп яудыра. Бу пропаганданың төп яла ягуы инде, имеш, илдән качканнарның "үз кураторлары" бар дигәнне күрсәтү. Бәлки, танылганрак кешеләр белән аралашу, хезмәттәшлек итү кебек хәлләр бардыр да, әмма монысын төгәл белмим. Мин бу мәсьәлә белән кызыксынмадым. Баймак авылындагы вакыйгаларны күргәч, башкорт авылына, авыл кешеләре белән Америка күзләве идарә иткәнгә ышанырлык түгел. Мондыйга акыллы кеше ышана алмый.

АКШта мине кем белсен инде?! Монда минем кебек проблемнары булган иммигрантлар муеннан, кем генә юк. Без дә мәхкәмә аша бар нәрсәне расларга тиеш булабыз. Нигә безгә сәяси сыену кирәк, нигә үз илебезгә кайта алмыйбыз — барысын дәлилләргә туры килә. Менә адвокат ялларга туры килде, адвокат хезмәте бик кыйммәт, 13 мең доллар тора. Мәхкәмә көтә-көтә еллар узарга мөмкин — 2-3 ел, хәтта 5-8 ел да. Шуңа күрә, мәхкәмә кайчан булыр, җиңә алырбызмы — билгесез.

Әгәр кемдер минем белән кызыксынган булса һәм мине үзләренә эшләргә чакырса, җиңел дә булыр иде. Ләкин андый хәл юк.

Башкорт теленең киләчәге нинди?

— Хәзер дә, киләчәктә дә халыкның асылы калыр дип уйлыйм, ләкин хакимиятнең бу мәсьәләгә карашы нинди? Алар башкорт мәдәнияте үсештә дип әйтә, башкорт телендә эшләүче театрлар, ансамбльләр бар дип күрсәтә, туган телдә сөйләшеп була дип ышандыралар, әнә башкортча диктантлар да язабыз. Төрле милләт дусларым бар, аларның кайберләре миңа: "Кем сезгә туган телегездә сөйләшергә тыйды? Балаларыгызны өйрәтегез, бу — сезнең бурыч", диләр. Ләкин, озак еллар Уфада яшәгәч, үзем дә уйланам: мин бит инде үзем дә урыс телендә сөйләшә башлаганмын, хәтта хатыным белән дә, туганнары белән дә туган телдә сөйләшмибез.

Мин башкорт булсам да, туган телемнә авылга кайткач кына, әти-әни белән аралашканда гына кулланам

Башкортча сөйләшкәндә урыс сүзләре килеп кысыла, кайчак бөтен җөмләне диярлек урысча әйтәм. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Мин башкорт булсам да, туган телемнә авылга кайткач кына, әти-әни белән аралашканда гына кулланам. Ә шәһәрдәге тормыш башка, дәүләт структуралары, хастаханәләр, мәктәпләр — барысы да урысча бит. Документ тутырам дисәң — урыс теле кирәк.

Әгәр мәктәпләрдә, университетларда биология, химия һәм башка фәннәр башкортча өйрәнелсә, табиблар да, укытучылар да, инженерлар да башкортча аралашыр иде. Ә бүген без урысчаны кулланырга мәҗбүр, чөнки мохит — урыс телле. Башкорт теле хәзер бары тик өйдә аралашу дәрәҗәсендә генә саклана. Балаларга башкорт телен өйрәтәсең, ә алар урамга чыкса, бакча яки мәктәпкә барса, барыбер урысчага күчә.

Туган ягым Бөрҗәндә, тугызынчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, башкорт телендә белем алдым. Фәннәр туган телдә булды. Алгебра, геометрия, химия, биология — барысы да башкортча. Хәзер сорашам — барысы да урысча.

Советлар берлеге вакытында милләт, тел бетмәгәнне хәзер ничек бетсен, диләр. Ул вакытта яшәмәдем, белмим. Әмма бүген әкренләп бетереп киләләр бит, шым гына үтерәләр. Мин концертлар белән йөргәндә, мәктәпләргә бара идем. Мәсәлән, Бөрҗән районында, ә бу – 100 процент башкортлар яши торган җир, барысы да башкортча аралаша. Балалар мәктәпләрдә башкортча теттерә иде. Соңгы елларда концертлар белән мәктәпләргә барсам, ни күрим — балалар урысча аралаша, мәктәптә дә шулай, үзара да шулай, авылда аралашу урысчага күчеп бетеп бара.

Авылда аралашу урысчага күчеп бетеп бара

Әгәр болай дәвам итсә, безнең милләтебез нинди хәлдә булыр — белмим. Бөрҗәндә тамашачылар минем җырларымны аңлый. Мин башкортча сөйләшәм, сорау бирәм, аңлыйлар, әмма җаваплары урысча. Гаҗәп! Элек мондый хәлнең булганы юк иде.

"Алтынай, урысчага күч" дип әйтүчеләр булмады, әмма үзем турында, янәсе мин — милләтче, хәтта нацист икән дигән фикер ишеттем. Мин Баймак вакыйгаларыннан соң яздырткан видеода Русия — күпмилләтле дәүләт, ләкин барыбыз да урыс түгел дидем. Гәрчә һәр яктан "без — урыслар" дигән пропаганда алып барыла. Мин урысларга каршы чыгыш ясамадым, барыбыз да бергә яшәргә тиеш дип әйттем. Безгә, башкортларга, үзебез булып калырга рөхсәт итегез дидем.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миңнияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов Баймактагы хәлләрдән соң берничә видео яздырды, ул видеолар миллионлаган карау җыйды. Шуннан соң Вәлитов Русиядән качып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG