Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмә такталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим итә


Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

"Башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдә кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә", дип зарланган ул.

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмәтакталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим итә. Бу хакта ул бүген Башкортстан парламентының фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты утырышында әйтте, дип җиткерә "РБК".

Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә элмәтакталарда инглиз телен куллануны чикләү турында кануннар кертелде, дип аңлаткан.

"Бездә дә вазгыять шундый - башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдәге кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә. Бездә башкорт кына түгел, урыс телен дә якларга кирәк, шуңа күрә бәлки башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бездә дә кулланыргадыр? Чөнки бу бик үк әйбәт түгел", дигән ул.

Комитет рәисе Айбулат Хаҗин Дәүләт җыенында бу мәсьәлә белән бәйле башка төбәкләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнделәр, дигән.

"Мин сезнең белән тулысынча килешәм, оешмаларга чит ил атамалары бирелә. Бигрәк тә беренче чиратта сәүдәгә корылган оешмаларга. Без бит үзебезнең илебездә яшибез, оешмага урысча, башкортча матур исем сайлап булмый мени? Нигә күп кенә сәүдәгә корылган оешмалар өчен инглиз теле өстенлекле булып тора?", дигән ул.

Уфада инглиз, башкорт һәм урыс телендәге элмәтакталарны 2015 елда, махсус рәвештә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС оешмасы җыеннарын уздырыр алдыннан куйганнар иде.

6 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.

Думаның мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская әлеге үзгәрешләрне беренче чиратта кулланучылар хокукын яклау турындагы, медиалар һәм реклам турындагы кануннарга, шулай ук Шәһәр төзелеше кодексына кертергә кирәк, дип белдергән иде. Ямпольская әйтүенчә, аеруча торак комплексларга исем биргәндә чит сүзләр еш кулланыла.

"Һауслар", "клаблар", "форестлар", "гарденнар". Кайчак кайсы илдә булуыңны оныта башлыйсың. Туган телеңне якламый торып, илеңнең ватанпәрвәре булып булмый. Моны бездән тормыш таләп итә, президент таләп итә", дидеул.

Канун дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Шулай ук норматив сүзлекләрдә булган чит тел сүзләрен генә кулланырга яраячак. Мондый сүзлекләрне исә Русия хөкүмәте раслаячак.

  • Татарстан парламенты утырышында Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бу уңайдан "тәкъдим ителгән кайбер үзгәрешләр чит телләр куллануны гына түгел, Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен, асаба халыклар телләрен файдалануны да чикли", дип белдерде.
  • "Бу республикалар телләрен куллануны тарайтачагын барыбыз да аңлыйбыз. Урыс теленең үсешенә комачаулаучы чит телдән кергән сүзләргә каршы көрәш Русия Конституциясендә гарантияләнгән халыкаларның туган телләрен саклау хокукына кагылмасын иде", диде ул.
  • Соңгы елларда милли республикаларның хокуклары кысыла һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде. 2022 елда республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде.
  • Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Төп канунда "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
  • Шул ук вакытта Татарстан Конституциясе нигезендә, татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип санала.
  • Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG