Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк


Максим Забелин
Максим Забелин

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәү беренче урынбасар Азат Бадрановка йөкләнгән.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин башка эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан китә. Хәзер ул Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк.

Бу хакта республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип яза ТАСС.

— Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Забелин Максим Алексей улы медицинага кире кайтырга булды. Аңа Мәскәү өлкәсендәге сәламәтлек саклау системын җитәкләү турында җитди тәкъдим килде. Иртәгәсе көннән ул Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаруга керешәчәк, — дигән Хәбиров.

Забелин Башкортстанда алты ел эшләде. Хакимият җитәкчесе вазифасына 2022 елның мартында керешкән иде. Аңда кадәр Башкортстанның сәламәтлек саклау министры булды.

Быел Радий Хәбиров икенче мөддәткә республика башлыгы вазифасына керешкәч, 2 октябрьдә Забелинны да хакимият җитәкчесе итеп кире сайлап куйдылар.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәү беренче урынбасар Азат Бадрановка йөкләнгән.

  • Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде.
  • Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды. Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG