Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ике ел эчендә баскынлыктагы Луһанскида 66 км юлны төзекләндергән, республика халкы күперне үз акчасына салды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта быел яз көне Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр хакимияттән ярдәм көтеп аргач, үзләре агач күпер салып чыккан иде.

Ике ел эчендә Башкортстанның юл салучылары Русия басып алган Луһански "халык республикасы"ндагы 44 урамдагы юлны һәм районнар арасындагы юлларны төзекләндергән, аларның гомуми озынлыгы - 66 км. Бу хакта "Башинформ" хәбәрендә әйтелә.

2024 елда Башкортстанның юл эшчеләре 27 урамда 23,4 чакрым юлны, шулай ук 10 туктап тору пунктын төзекләндерергә ниятли диелә.

Украинадан басып алынгач Башкортстанга төзекләндерергә тапшырылган Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә Башкортстанның асфальт-бетон заводы эшләп килә. Аны 2022 елда республика башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән сүтеп алып, илтеп куйдылар.

Шул ук вакытта быел яз көне Башкортстан авылларында яшәүчеләрнең күпер-басмасаларны үз акчаларына ясап чыгулары турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Азатлык Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләрнең агач күперне үзләре салырга мәҗбүр булуы турында язды.

Активист Ришат Йосыпов әйтүенчә, авылдагы төп күпер җимерелгәнгә ун елдан артык вакыт үткән. Шуннан соң күперне урап йөри башлаганнар. Ә урап йөри торган юл үзе дә начар хәлдә. Авылдан бары тик тракторлар белән генә чыгып була: җиңел машиналар чокырларда батып кала.

Быелгы язгы ташу шушы урау җимерек юлның да башына җиткән: бөтен әйберне юдырып алып киткән, чокырлары тирәнәйгән. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән түгел ашыгыч ярдәм килә алмаган, авыруны үзләренә илтергә туры килгән. Шуннан соң күперне төзәтергә булганнар. Кешеләр бу күперне җайга салуны сорап Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсенә дә, район хакимиятенә дә барган, тик түрәләр берни эшләмәгән, ул төштәге юлны ябып кына куйганнар. Шуңа күрә авыл халкы үзләре өмә үткәреп күперне үзләре төзеп чыккан.

  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләрне еш ясап тора. Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде.
  • Әмма шул ук вакытта республиканың үзендәге ихтыяҗларына акчасы табылмый. Мәсәлән быел март уртасында баймаклылар да үзләре асылмалы басманы төзәтеп чыккан иде. Буранбай авылы кешеләре Сакмар елгасы аша күперне тәртипкә китергән. Үзара акча туплаганнар, эшне дә үзләре башкарган. Күпер 1969 елда ук салынган, начар хәлгә килгән. Хакимияттән бернинди дә ярдәм булмаган.
  • 2022 елда республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.
  • Украинадан басып алынган шәһәрләрне, Татарстан да төзекләндерергә мәҗбүр. Русиянең Украинага һөҗүмендә җимерелгән Лисичанскидан соң, Татарстан Рубежное дигән шәһәрне дә үз карамагына алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG