Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Украинага һәм "имансыз Көнбатыш"ка каршы сугышны ничек пропагандалый


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе, 34 яшендәге мөфти Айнур Биргалин Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап килә. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, төбәк телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте иң яшь мөфтинең биографиясен, аның Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән җитәкчелек итүе тарихын өйрәнде һәм Биргалинның сугышчан вәгазьләрен ничек бәяләүләре турында белгечләрдән сораштырды.

Әлеге материал — сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турындагы язмалар шәлкеменнән чираттагы язма.

АЙНУР БИРГАЛИННЫҢ БИОГРАФИЯСЕ

Айнур Биргалин 1989 елда Башкортстанның Учалы районы Баттал авылында туган. 2006 елда Белореттагы лицей-интернатны бетергән һәм шул ук елны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия ислам университетына укырга кергән.

Айнур Биргалин 1989 елда Башкортстанның Учалы районы Баттал авылында туган

2008 елда Биргалинны Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетына укырга җибәрәләр. Бу — дөньядагы иң борынгы, шулай ук мөселманнарның иң абруйлы дини уку йорты булып санала. 2010 елда Биргалин "теология" белгечлеген бетерә.

2016 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетын, "башкорт һәм гарәп телләре филологы-мөгалиме" белгечлеген тәмамлый.

2021 елда Башкортстан башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә аспирантурага укырга керә. 2011-2015 елларда — Уфаның Совет районында урнашкан "Рамазан" мәчетендә имам, ә 2014 елдан шәһәрнең Ленин районындагы "Фәтхислам" мәчете имам-хатыйбы була.

2017 елда Биргалин Русия мөселманнары эшкуарлары ассоциациясенең Башкортстандагы бүлеген җитәкли. 2019 елның октябрендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе итеп сайлана. 2021 елның февраленнән 2023 елның сентябренә кадәр ул "Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллияте" мөдире була.

Өйләнгән, биш баласы бар

Айнур Биргалин 2014 елдан башлап эшкуарлык белән дә шөгыльләнгән — ул эчә торган су җитештерүче "Таймас престиж" оешмасына нигез сала һәм аның хуҗасы була.

2018 елдан башлап Башкортстандагы "Амаль" финанс йорты вәкиле була. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә — Башкортстанның грэпплинг чемпионы, панкратион җиңүчесе булган. 2023 елда джиу-джитсуда коңгырт билбау ала.

Өйләнгән, биш баласы бар.

"БАШКОРТ" ОЕШМАСЫ АКТИВИСТЫ: "БЕЗ БИРГАЛИННЫ ШАКТЫЙ КУӘТЛЕ КЕШЕЛӘР АЛГА ЭТӘРГӘНЕН АҢЛАДЫК"

Яшь һәм әллә ни билгеле булмаган имам Айнур Биргалинның мөфти кәнәфиенә бик тиз менеп утыруы үз вакытында күпләрне гаҗәпләндерде.

Яшь һәм әллә ни билгеле булмаган имам Айнур Биргалинның мөфти кәнәфиенә бик тиз менеп утыруы үз вакытында күпләрне гаҗәпләндерде

2018 елның көзендә 1992 елдан бирле Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның чираттагы мөддәте вакыты чыгарга тиеш иде. Ул чакта аның китүен бик күп имамнар хуплады, алар Нигъмәтуллинга төрле дәгъвалар яудырды. Башкортстан медиасында Диния нәзарәте белән бәйле шау-шу купты, аеруча мөфтиятне "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерә алмаган өчен тәнкыйтьләделәр.

Шулай да, башта Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китәргә җыенмады һәм 2018 елның сентябрендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабат үз намзәтен тәкъдим итте. Пленум аннан башка тагын өч намзәтне сайлап алды: Сибай имам-мөхтәсибе һәм Урал аръягы казые Әгъләметдин Газизовны, "Фәтхислам" мәчете имамы Айнур Биргалинны һәм Башкортстан Диния нәзарәтенең хаҗ комитеты җитәкчесе Илшат Хафизовны.

Биргалин мәхәлләләр һәм җәмәгатьчелек арасында агитация кампаниясе башлап җибәрде, актив рәвештә медианы һәм интернетны кулланды.

— Башта Айнур Биргалин безгә гади, адекват башкорт булып тоелган иде, — дип сөйли Русиядә хәзер тыелган "Башкорт" оешмасының элекке рәис урынбасары, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов. — Яшь, чит илдә абруйлы университетта укыган, алдынгы карашлы. Спортчы, эшкуар булган. Мин аны шәхсән белә идем, ул начар егет кебек күренмәде. Аннан соң башкортлар һәм мөселманнар арасында аның турында яхшы сүзләр генә сөйлиләр иде. Ул чакта безнең оешма эзәрлекләнми иде әле — "Башкорт" бик популяр булды, аны халык арасында гына түгел, башкорт элитасы арасында да хуплыйлар иде. Биргалин бездән үз нәмзатен хуплауны сорады. Һәм без шундый белдерү чыгардык.

Мин аны шәхсән белә идем, ул начар егет кебек күренмәде

"Башкорт" оешмасының бу мөрәҗәгате "ВКонтакте" социаль челтәрендә, 2018 елда чыга. Анда "соңгы вакытта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәзерге җитәкчелеге тирәсендә җәнҗаллар тынып тормый, бу исә оешманың абруена тискәре йогынты ясый", дип искәртелгән. Шулай ук мөрәҗәгатьтә нәзарәт җитәкчесен алыштырыр, нәзарәт эшчәнлеген үзгәртер вакыт җитте диелгән, "мөселман өммәте өчен мөһим бу институтның җитәкчесе булып заманча карашлы, яхшы ислам белеме булган яшь кеше торырга тиеш", дип тә язылган. "Безнең оешма мондый кеше итеп 28 яшьлек имам — Айнур Биргалинны күрә", диелә "Башкорт" мөрәҗәгатендә.

Яңа мөфтине сайлау 2018 елның ноябрендә үтәргә тиеш иде. Әмма "Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы вазифаларын үтәүче булып Уфага кайтуы Диния нәзарәте рәисе итеп кемне сайлау белән бәйле ниятләрне бозды", дип язды медиа. Мөфтине сайлау кичектерелде.

2018 елның октябре ахырында "Реальное время" басмасы республика башлыгы хакимиятендә күпсанлы киңәшмәләр узуын язган иде. Аларда Конфессияара шура, Русия мөселман берләшмәләре лидерлары һәм куәт оешмалары вәкилләре катнашкан, Нигъмәтуллинны ике елга мөфти итеп калдырып торып, аннан соң аны Айнур Биргалинга алмаштыру нияте туган, диелде.

"Тәртип саклау оешмаларыннан вәкилләр нәкъ шундый сценарийга риза", дип искәртте журналистлар.

"Тәртип саклау оешмаларыннан вәкилләр нәкъ шундый сценарийга риза", дип искәртте журналистлар

2018 елның ноябрендә Диния нәзарәте пленумы яңа мөфти сайлауны 2019 елның көзенә күчерергә булды.

2019 елның язында Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин сәламәтлеге какшап вазифасыннан китте (ул 2019 елның июнендә үлде).

"Пруфы" басмасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең низамнамәсенә ярашлы, мөфти вазифаларын аның беренче урынбасарларыннан берсе — Әюп Бибарсов яки Айнур Арсланов үтәргә тиеш, дип язган иде. Шулай да, Башкортстан башлыгы хакимияте хуплавы (кушуы) белән нәзарәт рәисе вазифаларын үтәүче итеп Айнур Биргалин билгеләнүе әйтелде.

"2019 елның сентябрендә безнең редакциягә имамнар мөрәҗәгать итте, алар яңа мөфти вазифасына Биргалинның "намзәтен мәҗбүриләп тагулары"ннан канәгать түгел. Алар үзләренә ул чакта дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре шурасын җитәкләгән Вячеслав Пятковның шалтыратуын әйтте, янәсе ул имамнарның кайсысы ничек тавыш бирәчәген үзе хәл итәчәген әйткән. Имамнар Биргалинның дөньяви белеме һәм Мисырда әзерлек курслары узуы турында аттестаты гына булуын искәртте. Ә мөфтинең нәкъ менә дини белеме булырга тиеш", дип язган иде узган ел Уфаның "Пруфы" басмасы.

2019 елның 16 октябрендә Биргалинны бернинди альтернативасыз Башкортстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар.

"Пруфы" язуынча, аңа "куәт оешмалары вәкилләре" хуплау күрсәткән.

Без аннан синең намзәтеңә ФСБ ничек караячак соң, дип сораган идек. "Проблем булмас", диде.

— Биргалинның уза алуына шикләнгән идек, әмма тавыш бирүләргә караганда, ул бик нәтиҗәле алга барды, дип искә ала Руслан Габбасов. — Без аны шактый куәтле кешеләр алга этәргәнен аңладык.

Моның белән бәйле рәвештә Габбасов 2018 елда "Башкорт" оешмасы вәкилләренең Биргалин белән сөйләшүен искә ала.

— Без аннан синең намзәтеңә ФСБ ничек караячак соң, дип сораган идек. "Проблем булмас", диде. Әлбәттә, мондый урыннарга билгеләү булганда ФСБ читтә калмавын ул чакта да белә идек, бу махсус хезмәт Русия дини оешмаларындагы бөтен процессларны контрольдә тота, шуңа бу җавап безне шаккаттырмады. Ул чакта әле без Биргалинның тулысынча ФСБ контролендә булуын яки алар белән хезмәттәшлек итүен уйламадык та, бөтен дин әһелләре дә тегеләй яки болай ФСБ белән кисешә бит — мәсәлән, Башкортстан башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре шурасы аша. Без хәзер генә моны шулай дип уйлыйбыз, чөнки аның эшчәнлеге безгә шуны күрсәтә.

Русиянең "Намус иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" федераль канунында язылганча, әгәр дини берләшмәләрнең эшчәнлеге ил кануннарын бозмый икән — дәүләт аларның эшчәнлегенә тыкшынмый.
Берничә айдан Биргалинны мөселманнарның ни теләве бөтенләй кызыксындырмавы ачыкланды. Ул Башкортстан өммәтендә ФСБ "заказларын" үткәрүчегә әйләнде.

Биргалинның куәт оешмалары вәкилләре белән элемтәләре булуы турында тагын бер мөһаҗир, башкорт милли хәрәкәте активисты да сөйли. Ул үзен "дин тотучы мөселман Адәм" дип атарга кушты, шулай да редакциягә аның чын исеме һәм фамилиясе билгеле.

— Айнур Биргалинны мөфти вазифасына куйган вакытта, ул компромисс фигура булыр дип күз уңында тотылды, мөселман яшьләренең Диния нәзарәтендәге яңартулар белән бәйле ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш иде. Әмма берничә айдан Биргалинны мөселманнарның ни теләве бөтенләй кызыксындырмавы ачыкланды. Ул Башкортстан өммәтендә ФСБ "заказларын" үткәрүчегә әйләнде. Кешеләргә берничә тапкыр ФСБда эшләүчеләр белән янавы билгеле. Шау-шу чыгарган бер вакыйга да булган иде: берәү өстеннән гариза язды да, ул егетне яптылар, — дип сөйли активист.

2023 елда "Коммерсантъ" басмасы Дәүлекәндә яшәүче 32 яшьлек Альберт Габидуллинны "үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян салу белән янау"да гаепләүләрен язды. Басма мәгълүматынча, ул "Айнур Биргалинга шәхси хәбәр язып җибәргән, үтерү белән янаган". "Адәм" әйтүенчә, монда сүз нәкъ менә шул очрак турында бара һәм ул бу язышуларның рәсемнәрен китерә. Бу рәсемнәр хәзерге вакытта томаланган "Утро Дагестан" Telegram-каналында чыккан булган.

Гадәттә мондый кешеләрнең белеме аз, аларның рухи ныклылыгы юк һәм шуңа күрә алар хакимияттәге яклаучыларына тулысынча бәйле була

Язышкан чакта "Альберт" исемле кеше "Айнур Биргалин" исемле кулланучыга болай дип яза: "Дин әһелләреннән дә яманрак сатлыкҗаннар юк... Әгәр синдә "махсус хәрби операция"нең дөреслеге турында дәлил бар икән, мәчеттә бөтен мөселманнарга бу дәлилне китер... Кешеләрне үлемгә чакырудан туктамыйсыз икән, мин сезгә тыныч йокларга бирмәячәкмен!". Моңа җавап итеп "Айнур Биргалин" "Синең сәхифәңне хәзер үк куәт оешмаларына тапшырам" дип язган.

— Мөгаен, Биргалинның мөфти вазифасына килүе аның казанышлары, биографиясе, дини белеме белән бәйле булмагандыр да, — дип фаразлый ислам белгече, теолог Ислам Тохлу. — Мондый кешеләрне сәясәтчеләр билгели, бу алар өстеннән контроль булсынга кирәк. Гадәттә мондый кешеләрнең белеме аз, аларның рухи ныклылыгы юк һәм шуңа күрә алар хакимияттәге яклаучыларына тулысынча бәйле була.

МӨФТИЯТ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ШАУ-ШУ ТУДЫРГАН ХӘЛЛӘР

Айнур Биргалин мөфтият белән җитәкчелек итә башлаганга карап кына бу дини оешма белән бәйле низаглар бетмәде.

Уфадагы инде күп еллар төзелеп бетмәгән "Әр-Рәхим" мәчете белән бәйле низаглы хәлләр мөфтиятнең элекке җитәкчелегеннән Биргалинга калды.

Яңа мөфти мәчетне төзетеп бетерә алмады һәм соңгы елларда бу проблемны хәл иткән кыяфәт кенә ясады.

Мәсәлән, 2022 елның гыйнварында ул "Мәчет Уфаның 450 еллыгына әзер булырга тиешле объектлар исемлегенә яңадан керергә тиеш", дип белдергән иде.

— Бу үтенеч белән республика хакимиятләренә үзем мөрәҗәгать итәчәкмен. Бу минем көйсезләнүемнән түгел, бу — бөтен республиканың үтенече. Радий Фәрит улы [Хәбиров] республикага кайткач, мәчет төзелеп бетәчәк дигән иде. Мин мөфти булгач, бу миңа карата төп таләп булды, — диде ул.

Шау-шу чыгарган бер вакыйга да булган иде: берәү өстеннән гариза язды да, ул егетне яптылар

Әмма шуннан соң Биргалин мәчетне төзеп бетерү өчен җаваплылык "әлбәттә, Башкортстан башлыгында", дип искәртте һәм "мәчет тарихы серләргә һәм астыртын эшләргә күмелгән" дип тә өстәде.

Җәмәгатьчелек һәм медиа тарафыннан тәнкыйтьләр ишетеп туйгангамы, 2022 елның гыйнварында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте "барлык имамнарга һәм мөфтияттә эшләүчеләргә фетнәгә китерердәй фикерләр белдермәскә, шул исәптән "Әр-Рәхим мәчете төзелеше белән сорауларга җавап бирмәскә" кушты.

Шул вакыттан бирле мәчет төзелешендә бер генә дә алга китеш булмады. Бер генә чыгарылма булды: 2023 елның мартында давыл вакытында"Әр-Рәхим"нең гөмбәзе килеп төшкән иде, аны да биш айдан соң гына кире куйдылар.

2023 елның июнендә мөфти "Савап" дигән хәйрия фонды аша мәчетне төзеп бетерергә акча җыя башлауларын игълан итте. Ә акчаларны фонд президентының шәхси хисабына җибәрергә кушылды.

"Гаҗәп бу, хоспис һәм "Әр-Рәхим" төзелеше өчен акча җыярга дип берничә ел элек төзелгән "Иман-Башкортстан" хәйрия фонды булган килеш, нишләп тагын бер хәйрия фонды төзергә кирәк иде соң", дип аптыраган иде республика матбугаты.

2023 елның көзендә Башкортстан башлыгы матбугат хезмәте "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү эшләре 2024 елның язында башланачак дип хәбәр иткән иде. Айнур Биргалин объект 35-40 процентка төзелеп беткән дип әйтте һәм аны төзеп бетерүне финанслауга Катар белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә булышырга әзер диде.

Мәчетнең язмышы турындагы соңгы хәбәрләр быел февральдә чыкты. "Дөнья башкортлар корылтае" вәкилләре белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Әр-Рәхим"не төзеп бетерүгә ике ел эчендә 1,7 млрд сум бирү ниятләнә, диде. Хәбиров бу акчаларның каян алыначагын әйтмәде, әмма беренче 250 млн сумын "инде таптык та" дигән иде. Быел төзелешкә 700 млн сум бирмәкче булалар, 2025 елда исә — 1 млрд сум.

2022 ел ахырыннан башлап мөфтият һәм Айнур Биргалин шәхсән үзе Диния нәзарәтенең элекке хезмәткәрләренә хезмәт хаклары түләнмәү белән бәйле ызгышларга, күпсанлы мәхкәмә утырышларында катнашты.

Диния нәзарәтен мәхкәмәгә, әйтик, мөфти урынбасары Зимфир Габдракипов һәм башка хезмәткәрләр шикаять иткән иде.

Медиада Биргалинның эшкуарлык сәләтен дә телгә алып торалар. Мәсәлән, медиа аның алкоһолсез эчемлекләр җитештерүче һәм сатучы оешмасыннан тыш тагын әле 2016 елда теркәлгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы да булуын искәртә. Монда ишәкләр, атлар, муллар үрчетелә. Шулай ук матбугат Биргалинның туган ягы Учалыда ике күле бар, ул анда балык үрчетә дип язды.

"Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалинның ике хатыны шактый купшы тормыш алып бара, алар курортларга йөри, кыйбатлы машиналар, сыйфатлы киемнәр ала", дип искәртте медиа 2023 елның октябрендә.

Шул ук вакытта мөфтияттәге оппозиция Айнур Биргалинны ваһһабчылык тарафдары булуда гаепли. Мондый битәрләүләр Биргалин әле мөфти булганчы ук ишетелде, бу хакта ул үзе дә журналистлар белән әңгәмәләрендә әйткән иде. Биргалин бу гаепләүләрне кире какты һәм моны мөфти кәнәфие өчен көрәш барганда көндәшләренең тырнак астыннан кер эзләве дип аңлатты.

2021 елда Башкортстанның Әбҗәлил районыннан тугыз имам Русия президенты Путинга һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Алар Биргалинны традицион ислам диненә каршы мәгълүмати сугыш алып баруда, ваһһабчылык идеологиясен кертүдә гаепләде. Имамнар бу вазгыять аларны Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгып, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә керергә мәҗбүр итүен сөйләде.

2023 елның февралендә медиада Уфаның Инорс торак районындагы "Мәдинә" мәчете белән бәйле низаг таралды. Мәчет идәне астында бер ир мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм тәннәре күгәргәнче кыйнаган, диелде. Биргалин бу хәлләргә катнашы булуын кире какты.

БИРГАЛИН ФИКЕРЕНЧӘ, УКРАИНАГА КАРШЫ СУГЫШ — "САВАПЛЫ ИЗГЕ КӨРӘШ"

"Махсус хәрби операция" башланганнан соң Айнур Биргалин шундук Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады.

Март башында Биргалин Украина "[Донбасста] яшәүче тыныч кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, даими рәвештә Мински килешүләрен бозды", дип белдерде. "Пәйгамбәребез вакытында Мәдинәдә дә беректәшлек килешүе бозылуы нәтиҗәсендә балалар һәм хатын-кызлар нәкъ шулай ук ышыксыз калган һәм куркынычка дучар ителгән була", дип чагыштырды мөфти һәм Русия гаскәрләре Украинада "фашист чумасы белән сугыша" дип белдерде.

Америка сериаллары, төрек сериаллары — болар барысы да безнең халыкка нык йогынты ясый. Үз борыннарыннан ераграк әйберне күрмәүче гади кешеләр бу йогынтыга бирешүчән.

Берничә көннән соң "Газета.Ru"га фикер белдергәндә Биргалин Украинага каршы сугышны "саваплы изге көрәш" дип атады.

18 мартта Уфада Русиянең Кырымны аннексияләвенә сигез ел уңаеннан "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән митинг-концерт үтте. Биргалин анда да катнашмыйча калмады һәм "Без Кырымның Русия Федерациясе составында булуын тулысынча хуплыйбыз, Украинадагы махсус хәрби операцияне хуплыйбыз", дип белдерде.

"Русия — бөтен дөньяда гаделлек урнаштыручы ил", диде ул һәм НАТОны, Америка белән Европаны "мөнафикъ"лар дип атады.

2022 елның 30 сентябрендә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң Айнур Биргалин дин тотучыларга "ашыгыч" видеомөрәҗәгать чыгарды. ул "Дошман йокымсырамый!" дип атала.

Мөрәҗәгатендә мөфти "махсус хәрби операция"не һәм мобилизацияне хуплавын әйтте, Америка белән НАТОны — "дин һәм ил дошманнары, алар бүген халыкны эшкәртә, ниндидер аноним Telegram-каналлар ясап, кешеләрне президентыбызга каршы митингларга чыгарга чакыра" дип белдерде.

Бу мөрәҗәгате чыгып берничә көн узгач, Айнур Биргалин "күпчелек хатын-кызлар "махсус хәрби операция"дә катнашырга теләмәүче ирләре белән аерылышырга тели", дип белдерде. Мөфти сугышка барудан "качучылар белән аерылырга теләүче хатын-кызларга булышырга", аерылышу процедурасын кануннар белән тизләтергә тәкъдим итте. Янәсе, "республикада яшәүче хатын-кызлар башка, лаеклырак ирләрне таба алсын".

2022 елның ноябрендә Биргалин Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Азат Бадрановны "махсус хәрби операция барган урынга" шәхсән үзе озатуы турында хисап тотты. Украинада сугыш барган дәвердә мөфтият сайтында даими рәвештә сугышта катнашучыларга акча һәм ризыклар җыюлары, Башкортстан мәчетләре каршында үсмерләр өчен хәрби-патриотик клублар оештырылуы турында хәбәрләр чыгып торды.

Башкортстан мөфтие берничә тапкыр Русиянең "Соловьев LIVE" пропаганда каналында кунакта булды.

Мин үз иленең чын патриоты буларак, безнең хөкүмәт контролендә булмаган бу социаль челтәрләргә каршы

Мәсәлән, 2022 елның мартында Биргалин шундый тапшыруларның берсендә катнашкан чагында украин имамнарын Русия мөселманнары арасында "махсус хәрби операция"гә каршы какшатучы эшчәнлек" алып баралар дип гаепләде.

Шулай ук мөфти Русиядә чит илләрнең социаль челтәрләрен һәм сериалларын тыярга чакырды.

— Шул ук "Инстаграм", "Фейсбук", Америка сериаллары, төрек сериаллары — болар барысы да безнең халыкка нык йогынты ясый. Үз борыннарыннан ераграк әйберне күрмәүче гади кешеләр бу йогынтыга бирешүчән. Мин үз иленең чын патриоты буларак, безнең хөкүмәт контролендә булмаган бу социаль челтәрләргә каршы, — дип белдерде Биргалин һәм Кытайдагы сәясәтне, анда чит илләрнең социаль челтәрләренә мөнәсәбәт нинди булуын мисалга китерде.

"Соловьев LIVE"ның 2023 елның октябрендәге башка бер чыгарылышында Биргалин АКШны Сүрия һәм Израилдә кораллы низаглар чыгаруда гаепләде.

"Украинадагы "махсус хәрби операция" белән бәйле хәл дә болай гына килеп чыкмады, алар безне бу хәлгә мәҗбүриләп тартып кертте", дип белдерде мөфти.

2022 елның июлендә Коррупциягә каршы көрәш фонды Биргалинны "Русиянең Украинага каршы агрессиясен хуплаучы кеше буларак" "сугыш чыгаручылар" исемлегенә кертте.

Украинаның Коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы үзенең чыгышларында Русия агрессиясен хуплавы өчен Биргалинга халыкара чикләүләр кертергә тәкъдим итте.

ИСЛАМ БЕЛГЕЧЕ: "ӘГӘР МӨФТИ ВӘГАЗЕ СОЛОВЬЕВ ПРОПАГАНДАСЫННАН АЕРЫЛЫП ТОРМЫЙ ИКӘН — БУ КҮЗГӘ ТАШЛАНА"

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте белгечләр белән сөйләште һәм аларның Айнур Биргалиннең сугышчан вәгазьләрен ничек бәяләүләре турында сорашты.

Ә бит моны әле берничә ел элек кенә яшьләргә хәрби билетлар алырга булышып һәм аларны армиядән азат итеп акча эшләгән кеше әйтә! Хәзер исә ул сугышка фатихасын бирә.

— Аның хәзерге риторикасы мөфти Тәлгать Таҗетдиннекеннән дә арттырып җибәрә, — дип сөйли "Адәм". — Ә бит моны әле берничә ел элек кенә яшьләргә хәрби билетлар алырга булышып һәм аларны армиядән азат итеп акча эшләгән кеше әйтә! Хәзер исә ул сугышка фатихасын бирә. Гомумән ул сөйләгән сүзләр — алар ислам кысаларында да түгел һәм гомумкешелек кыйммәтләре кысаларына да сыешмый. Элегрәк, "махсус хәрби операция"гә чаклы диндарлыклары белән әллә ни аерылып тормаучы күп кешеләр: мәсәлән, җырчылар, актерлар да бу мәсьәләдә үзләрен лаеклырак тоткан иде — алар сугышны хупламады. Ә Биргалин ише мондый сугыш, кан, кеше гомерләре, газаплар сыман мәсьәләләргә җентеклерәк карарга тиешле кешеләр дәүләт пропагандасы артыннан чапты һәм чамадан тыш шовинизм күрсәтте, — ди ул.

Ислам белгече Ислам Тохлу Биргалинның "патриотик" чыгышлары Русиянең башка абруйлы мөфтиләренекеннән нык калыша, дип саный.

— Әгәр Биргалинның сөйләгәннәрен Тәлгать Таҗетдиннеке яки Әлбир Кргановныкы белән чагыштырабыз икән — тегеләрнең дәүләт пропагандасын дини яссылыкка төреп бирү тәҗрибәсе бар. Абруйлырак, тәҗрибәлерәк мөфтиләр дәүләт пропагандасына иярсә дә, барыбер кайдадыр башка төрлерәк борып җибәрә, дин тотучыларга аңлаешлы итеп бирә белә. Ә Биргалин болай итеп тормый. Ул "махсус хәрби операция"не "җиһад", "саваплы эш" ди, тик моны дини яктан дәлилләми. Моны күзәтеп тору бер дә күңелле түгел. Әгәр мөфти вәгазе Соловьев пропагандасыннан аерылып тормый икән — бу күзгә ташлана.

Тохлу фикеренчә, Биргалин "дини белем алган булса да, аның бу белемнәре бик сай".

Ул "махсус хәрби операция"не "җиһад", "саваплы эш" ди, тик моны дини яктан дәлилләми. Моны күзәтеп тору бер дә күңелле түгел.

— Ислам теологиясе күзлегеннән, мөселман булмаган дәүләт мөселман халыкларын тоткынлыкта тота икән, аның өчен сугышу — зур гөнаһ булып тора һәм моны савап эш дип күрсәтү — сафсата. Ә Биргалин алай гына дими, Русия Америка гегемониясен җиңәчәк, иң куәтле дәүләт булачак дип тә вәгъдә итә. Монда ислам күзлегеннән караганда нәрсәсе "саваплы" буладыр, аңламыйм. Ислам күзлегеннән мөселманнар өчен иң беренче явызлык — Русия үзе, чөнки бу илдә мөселманнарның зур проблемнары бар, аларны эзәрлеклиләр, — ди белгеч.

Гомумән, белгечләр Башкортстан мөфтиятенең дәүләт белән тыгыз элемтәләрен дә, Биргалинның Путин режимы алып барган эчке һәм тышкы сәясәтне аклавын да кискен тәнкыйтьли.

— Исламда фәтва бирүчеләрнең (ә мөфти фәтва бирүче дип тәрҗемә ителә дә) хакимлек итүчеләр белән бәйләнешмәвенә аерым игътибар бирелә, — дип сөйли "Адәм". — Бу хакта Пәйгамбәрнең үзе әйткәннәре дә, беренче мөселманнарның сүзләре дә тапшырылган. Мәсәлән, Мөхәммәд Пәйгамбәр әйткән: "Кем хакимлек итүче артыннан бара — шул нәфескә бирелер", дигән. Борынгы галимнәр солтаннар янына йөрмәскә, алардан сорамаска, хәтта алар белән аралашмаска тырышкан. Алар яхшы мәгънәдә әйткәндә, диннәре һәм абруйлары өчен курыккан. Бу аңлашыла да: вакыт узган саен кеше "сарай галиме"нә , бәлки, тагы да начаррагы — пропагандачы дин әһеленә һәм җинаятьләрдә катнашучыга әйләнергә мөмкин.

Борынгы галимнәр солтаннар янына йөрмәскә, алардан сорамаска, хәтта алар белән аралашмаска тырышкан

Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасов Айнур Биргалин тарихы "Радий Хәбировныкына охшаш" дип искәртә.

— Биргалин үзе артыннан күпме низаглар өстерәлеп баруын ныграк аңлаган саен сугышны һәм, гомумән, Путинның бөтен сәясәтен дә ныграк хуплый бара. Бу аны дәүләт тарафыннан да, өммәт тарафыннан да булырдай дәгъвалардан саклап калыр дип уйлый. Хәзер мондый эшлекленең булуы куәт оешмаларына да, республика хакимиятенә дә бик отышлы. Кырын эшләре никадәр күбрәк булса, аның белән идарә итү дә җиңелрәк, — дип аңлата Габбасов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG