Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 5 мең кеше һәлак булган


Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 5 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз.

25 мартка без Башкортстаннан кимендә 5009 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы айда гына Башкортстан исемлегенә 300тән артык исем өстәлде.

Күрше Татарстанда да үлемнәр саны арта. Бүгенге көнгә Татарстаннан 4481 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 9490 үлем очрагы турында хәбәр табып булды.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Саннар

Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан, кимендә 465 кеше. Соңгы айда Әбҗәлил һәм Мәләвез районнарыннан һәлак булучылар саны артты, алар бу күрсәткеч белән Туймазы районын "узып" китте. Стәрлетамак шәһәреннән дә үлүчеләр турында хәбәрләр еш килүен дәвам итә.

Үлүчеләр саны районлап харитада болай урнашкан:

Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 465 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 230 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 225 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 172 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 146 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 142 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 130 кеше.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр шулай ук — 35-44 яшь төркемендә. Исемлектә 45 яшьтән олырак кешеләр саны арта, алар беренче тапкыр 25-34 яшь категориясен узып китте:

  • 35-44 яшь: кимендә 1226 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 938 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 935 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 339 кеше.

Соңгы айларда үлүчеләрнең күпчелеге – сугышка үз теләге белән контракт төзеп китүчеләр. Моны Башкортстан хакимиятенең сугышка китүчеләргә зур күләмдә түләү вәгъдә итүе белән аңлатып була.

Бүгенге көндә үз теләгең белән контракт төзү очрагында Башкортстан җитәкчелеге 4,5 миллион сум вәгъдә итә. Аерым районнар өстәмә акча да тәкъдим итә, мәсәлән, яңа елга кадәр Белорет районында өстәмә 500 мең сум вәгъдә иткәннәр.

Өстәмә акчаларны Учалы, Туймазы районнарында да күпләп тәкъдим итәләр. Бу районнарның барысы да сугышка үлүчеләр саны белән алдынгы рәттә бара.

Моннан тыш Башкортстанда сугышка китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә күпсанлы ташламалар вәгъдә итәләр. Контракт төзүнең рәсми сайты 40тан артык ташлама тәкъдим итә. Башкортстан парламенты да атна саен диярлек яңа инициативалар белән чыга. Әйтик, Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.

Шул ук вакытта, үлүчеләр арасында сугышка мобилизацияләнеп китәргә мәҗбүр булучылар да очрый. 2022 елның көзендә сугышка җибәрелгән бу хәрбиләргә кире кайту юлы юк, аларның хезмәт вакыты бары тик сугыш тәмамлануы белән генә бетә ала.

Медиазона саннарына карасак, Башкортстаннан үлүчеләрнең кимендә 638е —мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 1822 кеше — үз ихтыяры белән контракт төзеп, сугышка китүчеләр. Бу саннар — тулы түгел: еш кына сугышка китүчеләрнең хәрби статусы яшерелә, ачык мәгълүмат булып чыгарылмый.

Башкортстаннан сугышта нигә шулкадәр кеше үлә?

Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуын төрле сәбәпләргә бәйли. Алар арасында сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур күләмдә акча түләү вәгъдә итү, административ ресурс куллану, социаль тигезсезлек һәм башкаларны атап була. Ике республиканың җитәкчелеге дә Кремль алдында зур уңышларын күрсәтергә тели, дигән фикер дә бар.

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Минемчә, Мәскәүдән билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш, — дип саный ул.

  • Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Әйтик, Башкортстанда танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
  • Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме – сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG