Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 50 мең сум өчен 700ләп кеше үзенең танышын Украинадагы сугышка җибәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән. Шул ук вакытта, "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә. 

Башкортстанда ДОСААФ идарәсе "Рекрут" проекты кысаларында Украинадагы сугышка җибәрү өчен кешеләр җыя. Моның өчен башкортстаннар идарәгә танышларын китерә, алары исә хәрби хезмәткә контракт төзи. Шуннан соң танышын китерүчеләргә 50 мең сум бирәләр.

Башкортстанда ике ай эчендә шундый 700ләп гариза кабул иткәннәр. Бу хакта ДОСААФның республика идарәсе рәисе Игорь Нурмөхәммәтов әйтте, дип җиткерә "Башинформ".

"Беренче айда, 1 августтан башлап 480нән артык мөрәҗәгать кабул иткән идек, ә сентябрьнең 10 көне эчендә генә дә - 200 гариза. Аларның өчтән икесен карадык, акчалар (50 мең сум - ред.) контракт төзелгәч җиде көн эчендә түләнә", дигән ул.

"Рекрут" проекты быел 31 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Басма язуынча, ДОСААФ хезмәткәрләре авылдан-авылга йөреп, ирләрне контракт төзергә кыстый.

Шул ук вакытта, "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.

Башкортстаннан тыш, Русиянең кимендә тагын тугыз төбәгендә хакимиятләр Украинадагы сугышка барырга теләүчеләрне сайлап алу пунктларына китергәннәргә акчалата бүләк тәкъдим итә.

Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр. Ярослав өлкәсендә дә Татарстан кебек үк сугышка җибәрергә кеше алып килсәң 100 мең сум түлиләр. Бу ике төбәк әлегә Русиядә иң күп акча бирүче булып тора.

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — бишәр мең сум түлиләр, дип яза басма. Шул ук вакытта сивилләргә акча бирелми, бу форсаттан бары тик хәрбиләр үзләре генә файдалана ала.

  • Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2566, Башкортстаннан — кимендә 2866, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG