Башкортстанда хәләл-френдли кунакханәләр булдыруны тәкъдим итәләр, дип җиткерә РБК.
Тулысынча хәләл принциплары белән эшләмәсәләр дә, мондый отельләрдә мөселман мөштәриләргә хезмәт күрсәтү стандартларының аерым бер өлешләре саклана. Мәсәлән, хәмерсез зоналар яки бары тик хәләл ризыклар гына тәкъдим ителә торган рестораннар турында сүз барырга мөмкин.
Бу тәкъдим белән республика Дәүләт җыенының сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшмәкәрлек һәм туризм комитеты рәисе Тимур Хәкимов чыгыш ясаган.
"Без бит мөселман республикасы. Әгәр интернетта "Уфа шәһәре хәләл кунакханәләр" дип язасыз икән - берәү дә юк. Элек "Урал Тау" бар иде. Әмма хәзер хуҗасы алмашында һәм "Юк, без инде хәләл түгел", диләр. Хәмер сатмаган килеш кунакханәнең чыгымнары капланмаячагын аңлыйм мин. Әмма "хәләл-френдли" дигән төшенчә дә бар. Әгәр бу кунакханәдә аерым туклану зонасы яки эчеп утырылмый торган ресторан бар икән, әйдәгез шундый сертификацияләр булса да эшлик", дигән Хәкимов комитет утырышында.
Депутат сүзләренчә, кунакханәләрнең хәләл-френдли форматына туры килүен раслау белән Русия сәүдә-сәнәгать пулаты һәм Роскачество шөгыльләнә алачак.
- Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач һәм шуның аркасында чикләүләр кертелгәч, Русия "дус булган" дәүләтләр, шул исәптән гарәп илләре белән хезмәттәшлеккә күчәргә тырыша. Хәзер Русия төбәкләрендә Ислам дөньясына багышланган форумнар үтә, ә төбәкләрдәге эшмәкәрләр "хәләл бизнес"ның яңа форматларын уйлап табарга тырыша.
- Моңарчы Башкортстанда хәләл хезмәт күрсәтүче кунакханәләр бар иде. 2016 елда Башкортстан башкаласы Уфада Azimut кунакханәсе ислам динен тотучы кунакларга хезмәт күрсәтергә рөхсәт бирә торган сертификат алган иде. Кунакханәдә намаз кылу бүлмәсен җиһазландырдылар, бүлмәләрдә кыйбла юнәлешен күрсәтеп куйдылар. Кунаклар соравы белән намазлыклар, Коръән, дисбеләр бирелде. Azimut – Башкортстанда хәләл сертификаты алган беренче кунакханә булды. Тагын бер шундый сертификатны Ural Tau алган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум