Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда район башлыгы бер елдан соң сугыштан кайткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта мобилизацияләнгәнннәрне һәм Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп фронтка киткәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтармаячаклар.

Башкортстанның Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов бер ел буе Украинадагы сугышта булганнан соң кабат кайтып, эшкә керешкән. Бу хакта ул 2 декабрь көнне социаль члетәрләрдә хәбәр итте. Түрә мобилизация вакытында ничек контрактын өзә алгандыр, монысы хакында аңлатмаган.

— "Махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимияте шулай дип атый — ред.) барган урында хезмәтемне төгәлләгәннән соң беренче киңәшмәне уздырдым. Районыбызда мәсьәләләр һәм проблемнар кимемәгән. Артмаган да. Алга таба эшлибез. Тормыш дәвам итә, — дип язган Ильясов.

Түрә сугышка ихтыяри булып узган елның ноябрендә киткән иде. Анда ул дроннар җитештерү белән шөгыльләнгән. Ильясов Куергазы районын 2019 елдан бирле җитәкли, аңа кадәр Уфаның Киров районы башлыгы, Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләде.

Юлай Ильясов - мобилизация вакытында контрактны өзү мөмкинлеге булмаган килеш тә өенә кайтып киткән беренче түрә генә түгел. Башкортстанда быел яз көне республиканың элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтты да яңа вазифага билгеләнде.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.

Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.

Бадрановның кайтуы социал челтәрләрдә тәнкыйтькә тотылды, чөнки контракт төзеп берничә айга гына китүче ирләрнең күпчелеге килешү беткәч тә сугыштан кайта алмады. Моны Путинның мобилизация турындагы фәрманы гамәлдә булуы белән аңлаттылар. Хәтта контракты беткәннән соң китәргә ярамаганны белмичә өенә кайткан Башкортстан егете Рафаэль Миграновны алты елга хөкем дә иттеләр.

  • Күптән түгел Башкортстанның Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев контракт төзеп Украинадагы сугышка китте. Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, шулай ук Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та сугышка киткән диелде.
  • Башкортстанда җирле халыкны гына түгел, депутатларны да сугышка барырга кыстау очраклары булды. Мәсәлән Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев җәмгыятькә ватанпәрвәрлек рухы җитми диде һәм ватанны яклау – ул бурыч дип белдереп, депутатларны Украинага каршы сугышырга барырга чакырды.
  • Соңрак Толкачев Украинага каршы сугышта Башкортстаннан барлыгы 33 депутат катнаша, дип хәбәр иткән иде. Алар арасында авыл җирлекләре депутатлары да, республика парламенты вәкилләре дә бар, диде ул.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
  • Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 3669 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG