Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләр арасында экстремистик һәм террорчыл активлыкны булдырмас өчен мәктәп укучылары арасында мәҗбүри социаль-психологик тест уздырырга тәкъдим итә.
Бу хактагы мәгълүмат Дума сайтында чыкты.
Татарстан депутатлары фикеренчә, балигъ булмаучыларның "хәрби комиссариатларга һәм тимер юл инфраструктурасына ут төртү очраклары" ешайган. Шулай ук алар балаларның кыйммәтләр системы формалашмаган, психикасы тотрыклы түгел, шуңа күрә алар җимергеч йогынтыга бирешергә мөмкин, дип саный.
Күпчелек ата-аналар балаларын наркотикларга тикшерүдән баш тартканга, депутатлар экстремизга тикшерүне мәҗбүри итәргә кирәк дип саный.
Бу "Мәгариф турындагы" 43нче маддәдә язылачак, анда укучыларның: "белем бирү програмын җиренә җиткереп өйрәнү", "башка белем алучыларның абруен һәм дәрәҗәсен хөрмәт итү", "мәктәптә чисталык белән тәртипне саклап тору" кебек бурычлары язылган. Узган ел ахырында бу маддәгә дәресләр барганда гаджетлар кулланырга ярамавы да язылган иде.
Тест нәтиҗәләренә карап түрәләр "профилактик, тәрбия бирү, пропаганда чараларын камилләштерә" алачак. Шулай ук балигъ булмаучыларга һәм аларның ата-аналарына социаль һәм психологик ярдәм чаралары да кабул ителәчәк.
- Июнь аена булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алаар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.
- Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.
- Быел июнь башында Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум