Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы депутатлар Андрей Назаров намзәтен республика хөкүмәте премьер-министры вазифасына раслады


Андрей Назаров (сулда), Радий Хабиров (уңда). Архив фотосы
Андрей Назаров (сулда), Радий Хабиров (уңда). Архив фотосы

Аерым алганда ул 2030 елга кадәр гомер озынлыгын 78 яшь итү, үлемнәр санын киметү максаты куела дигән. Моның өчен хакимиятләр яңа хастаханәләр һәм медицина үзәкләре төзергә җыена. Шул ук вакытта Башкортстан Русиядә сугышта иң күп кешесе үлгән төбәкләр арасында беренче урында тора.

Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары бүген, 12 декабрьдәге чираттан тыш утырышта Андрей Назаров намзәтен республика премьер-министры вазифасына раслады. Депутатларга намзәтне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде. Бу хакта РБК җиткерә.

Назаров хөкүмәтнең яңа составы өч юнәлештә эш алып барачак диде: халыкны, аның сәламәтлеген саклау һәм һәр кешегә үз-үзен үстерүгә шартлар булдыру; тормыш өчен уңайлы һәм имин мохитне үстерү; яңа югары технологияле һәм хәрәкәтчән икътисад формалаштыру.

Шулай итеп, демография һәм халыкның сәламәтлеге өлкәсендә ул 2030 елга кадәр гомер озынлыгын 78 яшь итү, үлемнәр санын киметү кирәклеген әйткән. Моның өчен хакимиятләр яңа хастаханәләр һәм медицина үзәкләре төзергә, тармакка биш ел эчендә 5000 табиб һәм медицина белгечен җәлеп итеп, эшчеләр җитмәү мәсьәләсен бетерергә ниятли.

— Туучылар санын арттыру белән бәйле яңа програм әзерләячәкбез, күп балалыларга ярдәм итүгә йөз тотачакбыз. Хәзерге вакытта бездә мондый 59 меңнән артык гаилә бар. 2030 елга күп балалы гаиләләрнең санын кимендә 15 процентка арттыру бурычы куябыз, — дигән Назаров.

Моннан тыш Назаров әйтүенчә, хакимиятләр халыкка, шул исәптән Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Республикада инвалидларны комплексы тернәкләндерү һәм абилитация моделе формалаштырырга ниятлиләр.

Шулай ук түрә күп балалы гаиләләр, яшь гаиләләр, медиөина хезмәткәрләре, укытучылар һәм Украинага каршы сугышта катнашканнарның торак шартларын яхшырту өчен махсус торак программы булачагын әйткән.

  • Башкортстан хөкүмәтен раслау мәсьәләсе озакка сузылды, сентябрьдән бирле дәвам итте. Республика башлыгы итеп 8 сентябрьдә сайланган Радий Хәбиров яңа хөкүмәт "бик кыска вакыт эчендә расланачак" дип вәгъдә иткән иде. Әмма Башкортстан парламенты утырышларында бу мәсьәләне 18 сентябрьдә дә, 25 октябрьдә дә, аннан соң да карамадылар.
  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
  • Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.
  • Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара.
  • Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал), шулай ук "Бәйсез Урал газеты" порталы да аларныкы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG