Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк


Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел

Әлегә беренче утырышның ничәсендә буласы билгеле түгел. Мәхкәмә август уртасында башланырга мөмкин.

"Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк, дип җиткерә "Аспекты".

Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эшләрен Ижауның Ленин районы мәхкәмәсендә карарга тиешләр, дип белдергән басмага чыганагы.

Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

Әлегә беренче утырышның ничәсендә буласы билгеле түгел. Мөгаен мәхкәмә август уртасында башланыр, дигән чыганак. Бу исемлектәге кешеләрнең берсен сак астында тоту вакытын 7 октябрьгә кадәр озайтканнар, дигән ул.

3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк.

6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган иде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG