Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешене Тольяттида хөкем итәчәкләр


Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел

Беренче утырыш 3 июльгә билгеләнгән.

17 июнь көнне Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендәге Үзәк район мәхкәмәсенә "Баймак эше"ндә гаепләнүче берничә кешенең җинаять эшләре карауга кертелгән. Бу хакта бүген, 21 июньдә "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте.

Гаепләнүчеләр - Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов - төркем белән хөкем ителәчәк. Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

"ОВД-ИНфо" искәртүенчә, Баймак районының Иске Сибай авылында яшәгән Халид Ишкуәтовка тентү белән 23 гыйнварда килгәннәр. Икенче көнне аны тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Хатыны Зәлия өч балигъ булмаган бала белән калган, иң кечкенәсенә ике яшь.

6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган иде. Аны 17 гыйнварда Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән халык җыенында булуы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә каршы көч куллануда" гаеплиләр.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG