Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак эшендә гаепләнүче тагын биш кешенең эшләрен Ижау мәхкәмәсенә карауга җибәрәчәкләр


Баймак, 17 гыйнвар 2024 ел
Баймак, 17 гыйнвар 2024 ел

Җинаять эшләрен Ижауның Устинов район мәхкәмәсе караячак.

"Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең — Илнар Асылгуҗинның, Айгиз Ишмурзинның, Рафил Үтәбәевнең, Фәнүр Хаҗинның һәм Фәнгиз Шәрифгалиевның җинаять эшләрен Ижаудагы Устинов районы мәхкәмәсенә карауга җибәрәчәкләр. Бу хакта Telegram-чатларда гаепләнүчеләрнең туганнары һәм танышлары хәбәр итте. Әлеге карарны узган атнада Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе кабул иткән.

30 яшьлек Илнар Асылгуҗинны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 8 февралендә Ханты-Манси автоном бүлгесендә, Сургутта тоткарлаган. Ир биредә вахта белән килеп эшләгән. Абыйсы әйтүенчә, үзен тикшерүчеләр эзләвен белгәч, Асылгуҗин Сургуттагы полиция бүлекчәсенә үзе килгән. Аны башта 48 сәгатькә кулга алганнар. Абыйсы әйтүенчә, Илнар — гаиләсендә бердәнбер туендыручы, ике бәләкәй блаасы бар, ә хатыны декрет ялында. Илнар Асылгуҗинны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаеплиләр. 12 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе ирне сак астына ала.

23 яшьлек Айгиз Ишмурзинны куәт оешмалары вәкилләре 15 февральдә тоткарлый. Туганнары әйтүенчә, егет концертта чыгыш ясарга тиеш була, аны Стәрлетамак полициясе бүлекчәсенә шул концерт башланыр алдыннан алып китәләр. Ишмурзинны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану"да гаеплиләр. Ул 17 февральдән бирле сак астында.

37 яшьлек Рафил Үтәбаев турында ачык чыганаклардан аңа карата "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" турында җинаять эше ачылганы гына билгеле. 12 февральдә ирне тикшерү изоляторына утырталар, 9 апрельдә һәм 31 майда сак астында калу вакытын озайталар.

Баймак районының Түбәнге Яйыкбай авылыннан 45 яшьлек Фәнүр Хаҗинны 10 февральдә үз өендә тоткарлыйлар. Апасы "Аспекты"га әйтүенчә, аның йөрәге чирле һәм ул "дарусыз бер көн дә тора алмый".

Башкортстан Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләрендә әйтелгәнчә, ирне "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомеренә куркыныч тудырмастай көч куллануда" гаеплиләр.

Бөрҗән районыннан 28 яшьлек Фәнгиз Шәрифгалиевны куәт оешмалары вәкилләре Сибайдагы эш урыныннан (ул сак оешмасында эшли) алып китә. Аның ике һәм дүрт яшьләрдә ике кечкенә баласы булуы, хатынынынң декретта утыруы, ә үзенең гаиләдә бердәнбер туендыручы булуы әйтелә. 10 мартта туганнары Шәрифгалиевка "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

  • Элегрәк Ижауның башка бер мәхкәмәсендә - Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең - Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эшләрен караячаклары әйтелгән иде. Әлегә утырышның кайчан буласы билгеле түгел.
  • Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешенең - Ильяс Байчуринның, Дим Бүләкбаевның һәм Раят Дәүләтбаевның җинаять эшләрен Ижау шәһәренең Индустриаль районы мәхкәмәсенә җибәрде.
  • 3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк.
  • Баймак вакыйгаларында катнашканнар арасында иң беренче булып Илшат Ульябаевның җинаять эшен 6 июньдә Орскиның Ленин районы мәхкәмәсендә карый башладылар. 19 июльдә исә мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG