Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыручыларны төркем белән хөкем итәчәкләр


Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024
Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024

Баймактагы "тәртипсезлекләрне" оештыруда ун кеше гаепләнә. "Idel.Реалии" чыганагы аларның эшен район яки шәһәр мәхкәмәсендә түгел, нинди дә булса республиканың өлкә яки Югары мәхкәмәсендә караячакларын әйткән. "Ә мәхкәмә утырышлары яздан да иртәрәк башланмас дип уйлыйм", дигән ул.

Тикшерү комитеты тарафыннан "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешене Башкортстаннан читтә, төркем белән хөкем итәчәкләр. Бу хакта тикшерү барышы белән таныш булган чыганагына сылтанып "Idel.Реалии" хәбәр итә.

Бу — Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәмәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина диелә. Быел көз башында тикшерү комитеты аларның җинаять эшләрен аерым карарга дип билгеләгән, дип сөйләгән чыганак. Иң баштагы чорда ук тикшерү аларны Баймактагы чараларны "оештыручылар" һәм "урындагы координаторлар" дип атаган иде.

Сентябрь ахырында унысына да тикшерү комитеты ахыргы гаепләү белдерде. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомрегә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану"да (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаепләделәр.

"Баймак эше" документларыннан:

"...Даими рәвештә Литва республикасында яшәүче [Руслан] Габбасов, [Юлай] Әюпов, [Ильяс] Байгускаров, [Артур] Мөхәмәтов Русия Федерациясенең хәзерге дәүләт корылышына сәяси нәфрәт сәбәпле, Русиядәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыксыз итәргә теләп, "Башкорт" иҗтимагый оешмасының элекке лидеры Алчинов Ф.Ф.ка (Фаил Алсыновка - ред.) хөкем карары чыккан көнне аны хуплауны сәбәп итеп, Башкортстанның Баймак районында киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру өчен оештырылган төркемгә берләшкән.

Әюпов, Байгускаров, Мөхәмәтов әлеге ниятләренә ирешү өчен, 2024 елның 17 гыйнварына кадәр Алчыновны җинаять җаваплылыгына тарту белән риза булмаучы башкортстаннарны эзләп тапкан: [Әхмәт] Якуповны, [Закир] Әхмәдинны, [Самат] Дәүләтовны, [Салават] Йылкыбаевны, [Данис] Гайсинны, [Айнур] Хөсәеновны һәм [Әлфинур] Рахматуллинаны.

Аларга Баймак районы мәхкәмәсе янында киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда катнашырга, рөхсәтсез митингка җыелган гражданнарны координацияләргә тәкъдим иткәннәр..."

Тикшерү фаразынча, хөкем карары чыкканнан соң Артур Мөхәмәтов "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар белән җитәкчелек итәргә, аларга әмерләр бирергә тиеш булган".

"Мөхәмәтов кушканнарны үтәп, Әюпов, Байгускаров, Якупов, Әхмәдин, Дәүләтов, Йылкыбаев, Гайсин, Хөсәенов һәм Рәхмәтуллина хакимият вәкилләренә карата шәхсән көч кулланырга, халык төркемен Алчиновны сак астыннан азат итү өчен тәртип саклаучылар мәхкәмә бинасын уратып алырга дип корган киртәне бәреп керергә өндәргә, тәртипсезлекләр озак вакыт барсын өчен, аларда катнашучыларны юнәлтеп торырга һәм җитәкчелек итәргә тиеш булган, — диелә тикшерү документларында

Шулай ук Ильяс Байгускаровны "15 гыйнварда иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать 11гә кадәр мәхкәмә бинасы янында торган килеш, мәхкәмә бинасы каршындагы кишәрлектә кар чистартуны оештырган булып, 16 гыйнвар көнне тракторлар ярдәмендә кар өемнәре ясауда" гаеплиләр. Бу кар өемнәре зур кисәкле каткан кар һәм боздан торган, бу эш чарада катнашучылар аларны хакимият вәкилләренә ата алсын өчен эшләнгән дип саный тикшерү.

"17 гыйнварда координаторларының канунга каршы килүче чакыруларына бирелеп, тәртипсезлекләрдә катнашучылар 9:34 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр хакимият вәкилләренә көч куллану, җимерүләр, тәртип саклаучыларның хезмәт машинасын зарарлау, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең чолганышын бәреп чыгарга омтылу белән үрелеп барган киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан", дип гаепли тикшерү "оештыручылар"ны.

Элегрәк Азатлык Радиосы Юлай Әюпов, Әлфинур Рәхмәтуллина, Ильяс Байгускаров һәм Салават Йылкыбаев турында тулырак язган иде.

"Idel.Реалии" чыганагы әйтүенчә, "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру"да гаепләнүче бу ун кешенең гаепләү йомгаклавы декабрь ахырында Башкортстан прокуратурасында расланган.

— Якын көннәрдә, бәйрәмнәрдән соң эшне Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсенә җибәрәчәкләр, ул кайсы мәхкәмәдә каралачагын билгеләячәк, дигән чыганак. — Бөтенесен дә шул исәптән "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да гаеплиләр, шуңа күрә эшне район яки шәһәр мәхкәмәсендә түгел, нинди дә булса республиканың өлкә яки Югары мәхкәмәсендә караячаклар. Мөгаен Алтынчы кассация мәхкәмәсе аларның сак астында тотылу вакытын озайту карары да чыгарыр. Ә мәхкәмә утырышлары яздан да иртәрәк башланмас дип уйлыйм, дигән ул.

"Киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру"да гаепләнүче Руслан Габбасовның җинаять эшен "аерым карарлар мөгаен", дип саный ул.

  • Күптән түгел "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешене алты елдан алып сигез ел ярымга кадәр хөкем иткәннәр иде. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "тәртип саклау оешмаларына көч куллануда" гаепле дип таптылар. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG