Русия бу ел башыннан бирле Украинага һөҗүмдә катнашканы өчен 3344 чит ил ватандашына Русия паспорты тапшырган. Бу саннарны эчке эшләр министрлыгы китерә.
Полиция вәкиле Ирина Волк үзенең Telegram-каналында язуынча, "Якын чит илдән булган бер хәрбине" Русиядән депортацияләргә тиеш булганнар, әмма аңа үз илендә Русия ягында сугышта катнашканы өчен җинаять җаваплылыгы янаган. Волкова Русия эчке эшләр министрлыгының миграция хезмәтендә эшләүчеләрнең аңа "хокукый хәлен җайларга ярдәм итүен" яза. Ирдән Русия ватандашлыгы алу турында кыска вакыт эчендә гариза кабул иткәннәр, ул каралганда депортацияләү тыелган
Былтыр май аенда Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте. Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватадашлыгы булмаган затлар, Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.
- Элегрәк чит ил ватандашларына иң кыска контракт – биш еллык иде, Русия ватандашлыгын алу өчен кимендә өч ел хезмәт итәргә кирәк булды.
- Русия хөкүмәтенең мондый үзгәрешләре ил гаскәренә эшче мигрантларны, беренче чиратта Урта Азия вәкилләрен күпләп җәлеп итү өчен кирәк булуы бар.
- Миграция хезмәтләрендә, тулай торакларда, мәчетләрдә һәм урамнарда агитаторларның контракт белән хәрби хезмәткә барырга чакырган кәгазьләр таратуы очраклары булды. Хәрби хезмәткә барам дип килешү имзалаучыларга Русия ватандашлыгы һәм югары хезмәт хакы вәгъдә иттеләр.
- Мәскәү Русия ватандашлыгы булган Үзәк Азия вәкилләрен фронтта Украинага һөҗүм иткәннән соң беренче көннәрдә үк кулланды. Әмма элек бу нигездә профессионал хәрбиләр иде, алар кагыйдә буларак Русия гаскәрендә яки аның чит илләрдәге базаларында хезмәт иткән кешеләр.
- Шул ук вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум