Былтыр Русиягә килгән мигрантлар саны - соңгы ун елның иң түбән күрсәткечләре. Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елда Русиягә 560 мең кеше килгән. Бу - Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлаган беренче елы белән чагыштырганда 23 процентка азрак, 2022 елда илгән 730 мең кеше килгән булган.
Былтыр мигрантларның өчтән бере Таҗикстаннан, 10 проценты - Кыргызстаннан, тугызар проценты - Украинадан, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан, дүрт проценты исә Үзбәкстаннан булган. Беларус, Кытай, Төркмәнстан, Һиндстан ватандашлары да килгән.
2023 елда Русиягә килүчеләрнең 55 проценты - ирләр, 45 проценты - хатын-кызлар. Аларның күбесе (76 проценты) эшкә сәләтле яшьтә. Килүчеләрнең 11 проценты- өлкәннәр, 13 проценты - 16 яшьтән бәләкәйрәк балалар. Шул ук вакытта аларның өчтән бере генә эшләргә киләбез дип әйткән.
Былтыр Мәскәү һәм Төмән өлкәләре, шулай ук Ханты-Манси автоном бүлегсе иң күп мигрантларны кабул иткән. Чит ил ватандашлары иң аз килгән төбәкләр - Приморье крае, Томски өлкәсе һәм Украина белән чиктәш төбәкләр. Элегрәк Томски өлкәсе хакимиятләре мигрантларга 20 төрле өлкәдә эшләүне тыйды, алар арасында такси, сәүдә, гомуми туклану, мәгариф, спорт, сак хезмәте, кунакханәләр бар иде.
"Агентство" исәпләп чыгарганча, мигрантларга эшләүдә чикләүләрне Русия төбәкләренең өчтән берендә керткәннәр, алар арасында аннексияләнгән Кырым да бар.
- 22 июльдә ЛДПР депутатлары Думага яңа канун өлгесе кертте. Анда урыс телен белү турындагы сертификатлары гамәлгә яраксыз дип табылган чит ил ватандашларын илдән депортацияләү тәкъдим ителә.
- Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
- Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
- Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.
- Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
- Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум