Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге Казандагы БРИКС җыены уңаеннан белдерү чыгарды


Антониу Гутерриш Казанда
Антониу Гутерриш Казанда

Белдерүдә Украинага һөҗүм барганда башка илләрнең Русия оештырган чарада катнашуы хөкем ителә. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Антониу Гутерриштан БМО низамнамәсен үзгәртеп, Русияне БМОдан чыгаруны таләп итә.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казандагы БРИКС җыены уңаеннан белдерү чыгарды. Оешма Украинада сугыш барганда башка илләрнең Русия оештырган чарада катнашуын хөкем итә.Үзәк рәисе Фәрит Зәкиев имзалаган белдерүдә Казандагы җыенга 20дән артык илнең җитәкчеләре, шулай ук БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш килүе искәртелә.

Җыенда катнашкан илләрнең халыклары Украинадагы сугыш тизрәк бетүен тели, әмма җитәкчеләре Русиядәге чарага килеп,"украиннар геноцидын" хуплаган кебек килеп чыга, дип белдерә Зәкиев.

"Җыенда катнашучыларның басып алу сугышы башлаган, кешелекне атом фаҗигасе чигенә куйган җинаятьчел режимны теләр-теләмәс хуплавы аңлашылмый мени соң? Бу илләрнең халыкларына һәм иҗтимагый сәяси оешмаларына мөрәҗәгать итәбез, хөкүмәтләрегезнең фашист Русияне хуплавын хөкем итеп чыгарга чакырабыз", диелә белдерүдә.

БМО баш сәркатибе Антониу Гутерришның БРИКС җыенына килүен дә - "халыкара хокукларны бар дип тә белмәгән җинаятьчел режимның легитимлыгын тану" дип бәяләргә мөмкин, диелә ТИҮ белдерүендә. 2022 елның мартындагы резолюциясендә Берләшкән милләтләр оешмасы Украинага каршы агрессияне хөкем итеп чыкты, Русиядән гаскәрләрне чыгаруны һәм халыкара танылган чикләрне торгызуны таләп итте, әмма Русия дөнья җәмәгатьчелеге таләпләренә игътибар итми һәм сугышны дәвам итә, дип искәртелә.

Татар иҗтимагый үзәге Антониу Гутерриштан БМО низамнамәсен үзгәртеп, Русияне БМОдан чыгаруны таләп итә.

  • 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары җыены үтте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Фәрит Зәкиев Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.
  • Чит илдә килеш тә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшчәнлеген туктатмады, ялгыз пикетларга чыгуын дәвам итә.
  • Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG