Accessibility links

Кайнар хәбәр

БРИКС җыены вакытында КФУ тулай торакларында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк


Казан федераль университетының Универсиада авылы, архив фотосы
Казан федераль университетының Универсиада авылы, архив фотосы

Студентлар үз бүлмәләренә 1 ноябрьдә генә урнаша алачак.

1 ноябрьгә кадәр Казан федераль университетының Универсиада авылында студентлар яши алмаячак. Бу хакта бүген уку йортының ректоры Ленар Сафин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

— БРИКС саммиты узу сәбәпле Универсиада авылы комплексы куәт оешмалары өчен кулланылачак. Алар җәмәгать тәртибен саклау өчен киләчәк, — диде ул.

Сафин аңлатканча, КФУ студентларының уку елы 1 сентябрьдән түгел, 1 ноябрьдән башланачак.

— Сентябрь башыннан 17 октябрьгә кадәр студентлар мөстәкыйль эш формасында теоретик белем алачак. Шуннан соң алар ике атналык каникулга китәчәк һәм 1 ноябрьдән гадәти укуга керешәчәк, — диде ректор.

Шунлыктан беренче сессиядән соң булачак каникул вакыты кичектерелә. Алар 3-9 мартта булыр дип көтелә.

— Студентларның хокуклары сакланачак, университет аларга ярдәм итәчәк, — диде Сафин.

Ректор сүзләренчә, студентлар тулай торакларда булмаган вакытта анда төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Хәзерге вакытта КФУ студентларын тулай торакларыннан чыгару бара. Алар моңа ризасызлык белдереп килә. Алар уку йорты җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. Узган атнада алар моңа каршы петиция чыгарды. Анда 500дән артык кеше имзасын калдырган.

— КФУ һәм университет тулай торагы хакимияте безне алдады дип саныйбыз. Без наданлыкта яшәргә әзер түгел. Без моңа каршы җәмәгать кампаниясен башлыйбыз, — дип белдерде алар.

Хәзер протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырып ничек көрәшүләре турында язып бара.

  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның 22-24 октябрендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән. Анда төрле илләрдән 30 делегация килүе көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG