Ул хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
КФУда көндезге уку 1 ноябрьдә генә башланып китәчәк, 1 сентябрьдән алып 17 октябрьгә кадәр студентлар уку материалларын мөстәкыйль рәвештә үзләштерер дип планлаштырыла, ә 18-31 октябрьдә ике атналык каникул булачак.
Моннан кала, саммит аркасында мәктәп укучылары һәм студентларның каникул вакытлары да үзгәрәчәк. Шулай да, Һадиуллин сүзләренчә, өстәмә ял булмаячак.
— Казанда каникул 21-28 октябрьдә узачак, ә баштарак 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булыр дип планлаштырылган иде. <…> Көллият һәм техникумнар 7-27 октябрьдә дистанцион режимда укытачак. Югары уку йортлары белән дә хәл шул ук, — дип китерә министр сүзләрен "Пруфы" басмасы.
- Май аенда "Гроза" басмасы Универсиада авылында яшәүче студентларга 30 августка кадәр тулай-торактан китәргә кирәк булачак дип язып чыккан иде. Студентлар сүзләренчә, бу БРИКС саммиты белән бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум