Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бу — тулы колониаль әдәбият”


Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Татар язучылары бүгенге әдәбиятка бәя бирергә тырышты

28 мартта Татарстан Язучылар берлегендә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш узды. Аның төп өлеше трансляциядә дә алып барылды. Каләм әһелләре 2023 елда әдәби әсәрләргә бәя бирергә тырышты. Тәнкыйтьчеләр шигърияттә дә, прозада да зур кризис булуын әйтте. Бу илдәге сәяси вазгыятькә, милли мәгарифнең юкка чыгуына, татарның урыслашуына бәйле дип аңлаттылар. Татар әдәбияты "тулы колониаль әдәбият"ка әверелде дип әйтүчеләр дә булды.

Дәүләт гонорар вәгъдә итә

Елга 8-10 авторның мөрәҗәгатенә ярдәм күрсәтелә. Моңа 10 млн сум каралган. Аның күпчелеген Язучылар берлеге язучылары тәшкил итә.

Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов язучыларга финанс ярдәм чаралары турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүген министрлыкта гонорар түләү мәсьәләсе карала. "Авыр булса да, бу сораулар хәл итү процессында", диде ул.

— Мәдәният министрлыгы каршында белгечләр шурасы бар, — ди Фәйзрахманов. — Елга 8-10 авторның мөрәҗәгатенә ярдәм күрсәтелә. Моңа 10 млн сум каралган. Аның күпчелеген Язучылар берлеге язучылары тәшкил итә. Ел саен, әкрен булса да, аның суммасы арттырыла.

Моннан тыш, дәүләт язучыларның юбилей чараларын, кичәләр оештырырга ярдәм итә. Хәзер Татар шигърияте антологиясенең берничә томлыгы әзерләнә.

Сугышмы, орышмы, "хәрби операция"ме?

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла оешманың 90-еллыгын уздырырга әзерләнүен сөйләде. Бәйрәм чарасын президент хуплады, ул хәл ителгән диде. Берлекнең юбилее "Казан форумы" ислам икътисады саммиты кысаларында май аенда "Корстон" күңел ачу үзәгендә узачак. Ул Мөхәммәдьяр исемендәге төрки әдәбият форумы буларак оештырылачак. Төрки республикалардан язучыларның килүен көтәләр.

Яшьрәк вакытта мин Язучылар берлеге идарәсен юбилейлар һәм җеназа гына үткәрәләр дип тәнкыйтьләргә ярата идем. Бу катлаулы булып чыкты.

Ркаил Зәйдулла инде өч ел Язучылар берлеге белән җитәкчелек итә. Ул 2021 елда сайланды.

— Яшьрәк вакытта мин Язучылар берлеге идарәсен юбилейлар һәм җеназа гына үткәрәләр дип тәнкыйтьләргә ярата идем. Бу катлаулы булып чыкты. Аны оештырулары, бигрәк тә хөкүмәтебезне, мәдәният министрлыгын ышандыру — шактый кыен эш, — диде ул.

Соңгы бер елга нәтиҗә ясап, ул төрле халыклар белән хезмәттәшлек урнаштыра алуын сөйләде. Аерым алганда, татар хикәясе антологиясен — чечен телендә, чечен поэзиясен татар телендә нәшир итү турында килешү төзелгән. Татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итү корылган. Азәрбайҗан белән дә шул юнәлештә эш башланган.

Бүген татар әдәбиятында төп проблемнарның берсе дип ул балалар әдәбияты аксавын атады.

— Татар балалар әдәбияты — иң зәгыйфь урын, ул бик түбән дәрәҗәдә, — ди ул. — Скетчларны конкурсларга керттек. Мәктәпләргә баргач бездән кыска пьесалар сорыйлар. Балалар өчен язу проблемлы булып кала. Бездә күбрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр яза. Яшьләр олыларча язарга омтыла. Безнең яшьтәгеләр балалар өчен язып карый, балаларның нәрсә теләгәнен белмибез, ахрысы. Турысын әйткәндә, пүчтәк әйбер килеп чыга. Скетч бәйгесе номинациясендә жюри өченче урынга бер әсәр тапты. Беренче һәм икенче урынлык әсәр юк иде.

Татар балалар әдәбияты — иң зәгыйфь урын, ул бик түбән дәрәҗәдә

Шуннан соң Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлегенең низамнамәсен (устав) үзгәртергә чакырды. Төп үзгәреш — Корылтайда рәисне сайламау, аның урынына идарә әгъзаларын гына сайлау. Соңыннан идарә рәисне билгеләп куя. "Без аның яңа проектын эшләгән идек, ләкин ковид булды, сугыш башланды", диде ул.

— "Хәрби операция!" — дип залдан кычкырдылар.

— Мин тегеләр телендә әйтмәдем бит, орыш дип әйтик, — дип дәвам итте Зәйдулла. — Татарча "операция" дигән сүз юк. Гамәлият? Нинди сүз кулланыйм? Төрекләр аны гамәлият ди нишләптер.

Моңа кадәр Азатлык татар язучыларының сугыш темасыннан читләшүе турында язган иде.

Шуннан соң Ркаил Зәйдулла Корылтайда рәисне сайламау демократиягә каршы килмәвен дәлилләргә тырышты.

— Минем тәкъдимем шундый. Уйлагыз әле: президент республикасы һәм парламент республикасы бар. Безнең Язучылар берлеге президент республикасына туры килә. Рәис үзе идарә әгъзаларын тәкъдим итә. Корылтайда җиңеп чыккан кешегә каршы килмиләр. Ул үзенең фикердәшләрен, үзенә каршы килмәгән кешеләрне сайлый, яшерен-батырын түгел. Гомумән, мин сәяси системда парламент республикасы яклы кеше. Корылтай башта идарәне сайлап, аннан соң идарә рәисне сайларга тиеш дип саныйм мин.

Татарча "операция" дигән сүз юк. Гамәлият? Нинди сүз кулланыйм? Төрекләр аны гамәлият ди нишләптер.

Бу фикергә язучы Нәҗибә Сафина каршы төште.

— Бөтен язучылар юк дип әйттеләр, һаман шуны кузгатасыз, — диде ул. — Рәисне бөтен язучы сайларга тиеш, вертикаль түгел.

— Синең әйткән сүз белән генә бармый бит дөнья. Рәис эшләми икән, аны ул чагында Корылтай гына алып ташлый ала. Корылтайны кем җыя? Идарә белән сайланган рәисне теләсә кайчан алып ташлап була ала. Мин үземә каршы сөйлим, гомумән. Хакыйкать кыйммәтрәк. Мин уйларга азык кына бирдем.

Язучылар берлеге низамнамәсен үзгәртү мәсьәләсе оешмага Ркаил Зәйдулла рәис итеп сайлангач күтәрелә башлады. 2022 елның 8 апрелендә чираттан тыш Корылтай үткәрергә җыендылар. Шулай да бер атна кала, техник сәбәпләргә сылтап, җыенны билгесез вакытка кичектерделәр. Мәртәбәле язучыларның күбесе бу үзгәрешкә каршы чыккан иде.

лдәге вазгыять хәзергәчә дәвам итсә, татар әдәбияты тәрҗемә иҗатка калачак"

Иң ялкынлы чыгышны "Казан утлары" журналы мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев ясады. Ул 2023 елдагы шигърият турында нотык тотты.

Нигездән какшаган милли мәгариф системында уңай үзгәрешләр булмый торып, әдәбиятка саф татар телендә язучы яшь яңа буынның дулкын булып бәреп керүе әлегә хыялда гына була ала

Поэзиягә күзәтү ясап, ул Украина сугышы турында да язучылар бар диде. "Ренат Харисның әүвәл ковид вакцинациясе, "СВО"ларны (Русиянең Украинага каршы сугышы) хуплап, аңа кадәр язылган эротик эчтәлекле "Татар Декамероны", үтә дә гениаль әсәр "Изге Мәрьям ана икона"сы да көн күзенә күренергә иреште" диде Гыйләҗев.

Шигъриятьтә ул кризис чоры баруын тасвирлады. Соңгы берничә ел эчендә "Татмедиа" агентлыгы да "Яңа исем" дигән проектында да катнашучылар бик күренми ди ул.

Моның сәбәпләрен шагыйрь Татарстанда милли мәгарифне юкка чыгуы белән бәйләде.

— Татарстан мәгариф министрлыгы үзенең тотрыклы милли мәгариф системын булдыра алмаган килеш ел саен "Илһам" әдәби бәйгесен үткәреп, жюридагы язучыларга балалар исеменнән укытучылар сырлап биргән шигырь сыман нәрсәләрне тыңлап утыру белән шөгыльләнә. Инде мәктәпне тәмамлап, татар филологиясе яисә татар журналистикасы факультетына иләп алынган шулай ук сирәк ата-аналарның, энтузиаст милләтпәрвәр укытучыларның шәхси тырышлыклары йогынтысында иҗади потенциаллары булган студентлар "Иделем акчарлагы" әдәби бәйгесендә янә бер сынала.

Соңгы елларда "Казан утлары" журналы да үзендә үтүче бәйгеләрне нигездә проза өлкәсенә юнәлдерүенә карамастан, шул ук темаларга мәктәп укучыларыннан шигырь яздыртып акча өләшү акцияләре оештыра. Тик ни кызганыч, нигездән какшаган милли мәгариф системында уңай үзгәрешләр булмый торып, әдәбиятка саф татар телендә язучы яшь яңа буынның дулкын булып бәреп керүе әлегә хыялда гына була ала. Аның урынына әдәбият мәйданына кайдадыр югалып йөргән, төрле сәбәпләр аркасында моңарчы күзгә чалынмаган, игътибардан читтә калган, 30га якынлашудан алып 50 яшьләргә таба баручылар бара, — диде ул.

Бүген яшь шагыйрьләр Татарстанның төньяк районнарында гына калкып чыгарга мөмкин

Фәнил Гыйләҗев фикеренчә, бүген яшь шагыйрьләр Татарстанның төньяк районнарында гына калкып чыгарга мөмкин. Русия төбәкләренә, шул исәптән Башкортстанга өмет юк ди ул.

— Бүген әдәбиятка килә дип авыз тутырып сөйләрлек яшь буын, "Әллүки" түгәрәгенә йөрештергән берничә егет һәм кызны исәпләмәгәндә, офык сызыгызнда бик күренми, — ди шагыйрь. — Булган чаклысы да Казан артыннан — Биектау, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба якларыннан гына калкып чыгарга мөмкин сыман. Бүген инде Оренбур якларыннан яңа Җәлилләр, Тамбов якларыннан яңа Такташлар, Башкортстаннан яңа Фатих Кәримнәр чыгачак дип хыяллану да, Татарстанның байтак районнарына өмет баглау урынсыз һәм моның сәбәпләре мәгълүм.

Бүген оста шагыйрьләр арасында ул Рүзәл Мөхәммәтшинне атады.

Киләчәктә ул татар шигрърияте тәрҗемә рәвешендә генә калырга мөмкин дип саный.

— Дөресен әйткәндә, илдәге вазгыять хәзергәчә дәвам итсә, татар әдәбияты әүвәл тәрҗемә иҗатка калу, тагын берничә буын алышынгач, гомумән милләт буларак урыс арасында эреп югалу куркынычы яный. Бу мәсьәлә бүгенге әдипләрнең дә, түрәләрнең дә хәл итәсе көнүзәк мәсьәләсе булып тора. Әлеге процессны телне саклау һәм үстерү комиссиясе генә берничек тә хәл итеп бетерә алмый. Күпмедер вакытка котылгысыз үлемне чигендереп, кичектереп проблемны чаршау артына качыра гына, — диде ул.

Аныңча, иркенлек хөкем сөргән 1990нчы еллардагы шигърият хәзерге чордан аерыла.

Ркаил Зәйдулла шагыйрьдән "постколониаль әдәбият" төшенчәсе турында сорады. "Татар шигърияте нинди төргә керә ул?" дигән сорауга Фәнил Гыйләҗев фән эшлеклеләре җавап бирсен диде.

— Мин постколониаль дигән сүзне аңламыйм, тулы колониаль әдәбият, — дип кушылды Нәҗибә Сафина.

"Каләм әһелләре бүген "властелин дум" булудан азат"

КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, тәнкыйтьче Гомәр Даутовның чыгышы шактый тәнкыйди булды. Ул "бездә язганнарны язучылар үзләре дә укып бармый" дигән сүзләр белән нотыгын башлады.

Бүген мәхәббәт, сөю-сөешү турында язучы Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова гына — язучылар. Алар гына таныш, аларны гына белә халык.

— Бүгенге прозада ике алтын багана бар дип йөри идем. Равил Сабыр һәм Зөлфәт Хәким. 2023 елда журналны ("Казан утлары") уку дәверендә өченчесен ачтым: Фирдүс Гыймалтдинов, — диде ул.

Гыймалтдиновның "Урда ханы Үзбәк" романы турында сөйләп, әсәрдә Алтын Урданың бөтен каршылыклары белән тасвирлануын, авторның ул чорда барган бөтен процессларга бүгенге политтехнология күзлегеннән бәя бирергә тырышуын әйтте.

Шул ук вакытта ул Вахит Имамов "Теләкәй чишмәсе" романын тәнкыйтьләп, аның "күләм, структура ягыннан романга туры килеп бетмәвен" әйтте.

Рәис Сафинның "монологларын укырга кемнең укырга сабырлыгы җитәр икән" дип әлеге авторны да тәнкыйтьләде.

Гомәр Даутов фикеренчә, бүген әдәбият укучыларның күпчелеге берничә авторны гына укый.

— Алар өчен бүген мәхәббәт, сөю-сөешү турында язучы Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова гына — язучылар. Алар гына таныш, аларны гына белә халык. Әгәр кибетләрдә сатылган китапларның 90 процентка якыны Зифа Кадыйрованыкы икән, каләм әһелләре бүген "властелин дум" булудан азат, — диде ул.

Әдәбият галиме бүген язучылар укучын елаттырырга омтыла, асылда бу дөрес түгел дип саный.

— Ниндидер сәер тенденция китте, — дип дәвам итте ул. — Язучы укучыны елатуны максат итеп куя. "Әсәрегезне елый-елый укыдым" дигән бәясен әсәр тәэсиренең көчен күрсәтү индикаторына әйләндерде. Килешмим. Елак, елау күңел төшенкелеге тудыра, күңелдә юшкын утырып кала. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ындагы кебек язмыш белән бергә бер калып җиңүгә ирешкән көчле герой кирәк безгә. Бу — минем шәхси фикерем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG