27 ноябрь көнне Ригада үткән Чәк-чәк бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Быелгы Чәк-чәк бәйрәмен чын мәгънәдә Балтыйк буе илләре бәйрәме дип тә атап була, чөнки Эстония һәм Литвадан килгән дусларыбыз анда катнашып кына калмыйча, турыдан-туры бәйрәмне оештыруда да булыштылар. Бу илләрдә әүзем татар яшьләре күп түгел, шулай да без уртак тырышлык белән гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауда татар яшьләрендә кызыксыну һәм үсешкә омтылыш булдыруда нәтиҗәгә ирешербез дип өметләнәбез.
Кунаклардан төрле милләт һәм җәмгыять вәкилләре – Латвия милли-мәдәни җәмгыятьләр берләшмәсе рәисе Раффи Хараджанян, Латвиянең рус җәмгыяте рәисе Вячеслав Алтухов, Латвиянең яһүд җәмгыяте вәкиле Нэлия Хакель, Латвиянең молдаван җәмгыяте Георгий Тофан, «Единый вестник» иҗтимагый-публицистик журналы мөхәррире, сугыш ветераны Евгений Чигвинцев бар иде. Аларның чыгышлары шигырь һәм җырларга үрелеп барып, бәйрәмгә күңеллелек һәм ямь өстәде.
Бәйрәм концерты Литва, Эстония, Беларустан килгән җырчылар башкаруындагы татар җыр-көйләренә, татарча дәртле биюләргә бай иде. Концерт бергәләп «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды, соңыннан кунакларга тәмле татар ризыклары тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар бер-берсе белән танышып, кызыклы итеп аралашты.
Мондый чараларның зур өстенлеге шунда: яшьләр татар халык ашлары белән кызыксына, аларны пешерергә өйрәнә. Латвиядә яшәүче өлкән буын ярдәме белән, бәйрәм өстәленә чәк-чәкне нәкъ менә яшьләребез ясады, моның өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез. Кунаклар баллы чәк-чәктән тыш, халкыбызның башка ашлары – бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый белән сыйланды, ә табынның төп ашы – махсус бәйрәм кунаклары өчен казанда пешерелгән пылау булды.
Ризыклардан авыз итеп, төрле милләттән булган кунаклар безнең традицияләребезгә һәм халкыбызга тагын да якынайды. Татар мәдәни кыйммәтләрен башка җәмгыятьләр арасында популярлаштыру – мондый бәйрәмнәрнең төп максатларыннан берсе.
Чит илләрдән килгән дусларыбызга ярдәм һәм булышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Яшьләр өчен оештырылган мондый бәйрәмнәр киләчәктә тагы да артыр дип өметләнәбез, чөнки шундый һәр вакыйга безнең зур татар гаиләсе үсеше өчен дәрман өсти һәм этәргеч бирә.
Эльвира Хайрова
«Чишмә» татар-башкорт җәмгыяте
www.tatarlar.lv