Чистай шәһәрендә туристлардан җыела торган салымны гамәлдән чыгарганнар. Бу карарны дүшәмбе, 11 февральдәге утырышта шәһәр шурасы депутатлары кабул иткән, дип җиткерә "Бизнес Online". Карар кабул ителгән көненнән гамәлгә керә.
Моңа кадәр Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов: "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшмәкәр өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән иде.
Узган атнада Чистай районының берьюлы биш авыл җирлегендә дә туристлардан салым җыюдан баш тарттылар.
400ләп кенә кеше яши торган Түбән Кондрата авылы җирлеге башлыгы Сергей Васильев "Безнең монда чиркәүдән башка күрсәтергә әйбер дә юк бит, салым кертеп, "үзләрен күрсәтмәкчеләр иде, килеп чыкмады", дип сөйләде.
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.
Быел гыйнвар ахырында Чистайдагы кунакханә хуҗалары туристлардан салым җыюга зарланган иде. "Кунакханәдә урын алу (бронь) сервисларына бүлмә бәясеннән 15 процент түлибез, туристлар салымы түләячәкбез. Нәрсә калачак? Ябылсак җиңелрәк булачак!" — ди Чистайның "Кама" кунакханәсе җитәкчесе Рузалия Мөкминова.
Аның әйтүенчә, "Кама" кунакханәсендә йокы урыны арендалау кимендә 1000 сум тора. Әгәр дә туристлардан 100 сум салым алсаң, бу бәянең бер проценты түгел, 10 проценты дигән сүз. Шул ук вакытта "Кама"да 20 бүлмә бар, бер ел эчендә бу кунакханә 57 процентка гына тулы була, ди ул. Мөкминова әйтүенчә, Чистайга туристлар агымы зур түгел, күпчелек туристлар бер көнгә генә шәһәр карарга гына дип килә, кунып калмый.
Чистайда барлыгы ике кунакханә бар. Икенчесе — "Чистополь"нең баш мөдире Гөлкәй Мостафина да 100 сум салымны күп дигән.
"Ноябрьдән майга кадәр керемебез бөтенләй юк. Нигездә җыеп куелган акчаларга яшибез: хезмәт хакы түлибез, коммуналь чыгымнарны, бөтен әйбер кыйбат, чыгымнар күп. Бу 100 сум — безнең кунакханәдәге иң арзанлы бүлмәнең алты проценты дигән сүз. Бу бик күп. Мосафирлар бөтенләй юк, мәсәлән бүген безнең 45 бүлмәнең икесендә генә кеше бар", ди Мостафина.
- Шәһәрләрнең туристлардан салым җыю хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.
- Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган. Шулай итеп, туристлардан турыдан-туры акча таләп ителмәячәк, салым бүлмә бәясенә кертеләчәк һәм кунакханә тарафыннан бюджетка күчереләчәк.
- Моңа кадәр төрле төбәкләрдә туристлардан салымны бөтенләй көтелмәгән урыннарда кертүләре турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Русиянең иң пычрак шәһәре Волжскида (биредә химия комплексы эшли) һәм Новоуральскида (монда бары тик рөхсәт кәгазе белән генә кереп була) да туристлардан салым җыя башлаганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум