Татарстанда 50дән артык кеше катнашулы барлык чараларны тыялар, бөтен театрлар ябыла
19 марттан 15 апрельгә Татарстанның дәүләти һәм муниципаль мәйданчыкларында 50дән артык кеше катнаша торган бөтен мәдәни чаралар тыела дип белдерде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Бу карар концертларга һәм спектакльләргә кагыла, ләкин музейлар үз эшен дәвам итәчәк. Хосусый оешмалар үз мәйданнарында чараларны уздыру яки уздырмауны үзләре хәл итәчәк.
Коронавирусның төп билгеләре һәм профилактика чаралары
Гыйлем" берләшмәсе вирусның төп билгеләре һәм профилактика чаралары турында татарча инфографика чыгарды.
Башкортстан хастаханәләрендә коронавирус булуда шикләнелгән 41 кеше дәвалана
17 март иртәнге 8.00гә булган мәгълүматка караганда, коронавирус булуда шикләнелеп Башкортстан хастаханәләрендә 41 кеше дәвалану уза, шуларның алтысы – балалар, диде республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Дүшәмбедән Уфа мэриясе коронавирус сәбәпле читтән торып эшләүгә күчә. Киләсе атнадан район башлыклары һәм шәһәр идарәсе хезмәткәрләре видеоконференция аша элемтә тота башлаячак.
Кырымда коронавирус сәбәпле "югары әзерлек режимы" кертелә
17 марттан Кырымда коронавирус сәбәпле хакимият органнары өчен "югары әзерлек режимы" кертелә, дип хәбәр итте Мәскәү тарафыннан куелган Кырым хөкүмәте башлыгы Юрий Гоцанюк.
Бу режим вакытында спорт, күнел ачу кебек массакүләм чаралар тыела. Хакимият органнарына андый чараларны киметерә, аларны тамашачысыз, мөмкин булса видеоформатта үткәрергә тәкъдим ителә.
Ә менә 18 март -- Кырымның Русиягә кушылу көненә багышланган бәйрәм чаралары турында әлегә карар кабул ителмәгән, диде Гоцанюк.
Акмәчет федераль университеты 16 марттан студентларны онлайн укытуга күчерде, ләкин мәктәпләр, балалар бакчалары, кибетләр, хастахәнәләр элеккечә эшли. Акъярда мәктәпләр 19 марттан онлайн укуга күчә.
Кырымда коронавирус йоктырганнар хакында әлегә рәсми хәбәрләр булмады.
16 март киченә төп хәбәрләр:
- Русиядә 30 яңа коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шуларның 20-се –Мәскәүдә. Барлыгы илдә 93 очрак күзәтелә, дип игълан итте Русия вице-премьеры Татьяна Голикова. Алар арасында 7 очракта вирус Русия эчендә йоккан, калганнар – чит илләрдән килүчеләр.
- Русия хөкүмәте чит ил ватандашларына илгә керүне тыя. Хөкүмәт бу хакта карар кабул иткән. Тыю 18 марттан 1 майга кадәр гамәлдә булачак. Чит ил дипломатларына, рәсми делегацияләр әгъзаларына, һава, су һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләренә, Русиядә даими яшәүчеләргә һәм якын туганнарын җирләү өчен килүчеләргә бу тыю кагылмаячак.
- Европа берлеге дә чит ил ватандашларына үз җиренә керүне тыярга җыена. Андый тәкъдим белән Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Лейен чыкты. Башта чикләүне 30 көнгә кертергә планлаштырыла, соңрак бу вакыт озайтылырга мөмкин.
- АКШ коронавирус вакцинасының клиник сынауларын башлый. Тикшеренүләр Сиэтлда Сәламәтлек тикшеренүләре институтында бара. Сынауда теләк белдергән 45 кеше катнаша. Вакциналар Moderna ширкәте тарафыннан әзерләнгән.
- Мәскәүдә 50 кешедән күбрәк катнашкан теләсә нинди чаралар үткәрүне тыйдылар. Тыю 16 марттан 10 апрельгә кадәр гамәлдә була. 21 марттан барлык Мәскәү мәктәпләре ябыла.
17 марттан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку башлана. Шулай итеп мөселманнар Аллаһтан коронавирус таралуны булдырмавын сораячак.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Instagram сәхифәсендә республикада эшләүче оешмалар өчен киңәшләр урнаштыды.
Элегрәк Татарстан хөкүмәте эш урыннарында дезинфекцияләү сыекчылары урнаштырырга, хезмәткәрләрнең тән температураларын үлчәп торырга, коронавирус киң таралган илләргә эш сәфәрләрен кичектереп торырга кушып карар чыгарган иде.
"Татнефть" ширкәте хезмәткәрләренең бер өлешен өйдән эшләүгә күчерә. Бөтен җыелышлар да читтән торып кына уздырылачак.
Татарстан мәктәпләрендә читтән торып укыту әлегә кертелми
Татарстан мәгариф министрлыгында һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсендә бу турыда бернинди карарлар да булмаган. Азатлык хәбәрчесе мәгариф министрлыгына шалтыратып, бу турыда сорады. Министрлык җавабынча, алар Русия мәгариф министрлыгының читтән торып укыту кертүне киңәш итүе хакында берни дә ишетмәгән.