Коронавирус ничек тарала һәм аннан ничек сакланырга [аңлату видеосы]
Дөньяда COVID-19 вирусы тарала. Азатлык чирнең ничек таралуы һәм аннан ничек саклану кирәклеге турында аңлату видеосы тәкъдим итә. Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләре.
Русия мәктәпләрендә каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды
Русиядә мәктәп каникуллары 23 марттан 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Каникуллар коронавирус таралу куркынычы булганга озайтыла. БДИны алдан бирү дә булмаячак, барлык укучылар бердәм дәүләт имтиханын июньдә тапшырачак. Министр мәктәп укучыларына дистанцион укуда ярдәм оештырылачагын да әйткән.
Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә мәктәпләрдә язгы каникуллар 19 мартта башланачак.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус сәбәпле республика мәктәпләрендә язгы каникулларны 6 апрельгә кадәр озайтырга боерык биргән иде.
18 март иртәсе: коронавирус 198 мең кешедә табылган
Әлеге мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә. Шул кешеләрдән 81950 кеше сәламәтләнгән, 7948 кеше үлгән.
17 март кичендә коронавирус йоктыру очраклары турында Монтенегро (Черногория) да хәбәр итте, шулай итеп вирус Европаның барлык илләрендә дә табылган. АКШта да вирусны йоктыручылар барлык штатларда да бар, дип игълан ителде.
Кытайда исә коронавирус тагын 13 кешедән табылган, шуларның 12-се - башка илләрдән килгән кешеләр. Кытайда авыручылар саны 80894 дип исәпләнә.
Мәскәү мәчетләре карантинга ябыла
Мәскәүдә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле мәчетләр ябыла. Җәмигъ мәчете, Тарихи мәчет, "Дар" мәдәни үзәге, "Шухада" мемориал мәчете мөселманнарны кабул итүдән туктаячак. Мәчетләрне ябу турында боерыкны Русия мөселманнары диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов имзалаган.
"Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, көндәлек һәм җомга намазларын туктатып торырга, биш вакыт намазны кизүдәге имам ялгызлыкта уздырырга, никахлар, исем кушуларны эпидемия куркынычы беткәнче уздырмый торырга, ә җеназа намазларын мөмкин кадәр аз кеше катнашында уздырырга" диелгән боерыкта.
Чикләүләр 18 марттан 10 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Финляндиянең татар мәчетләре ябыла
Финляндия татар мәхәлләсе үзенең Һелсинки һәм Ярвенпәдәге ике мәчетенең ябылуын хәбәр итте. "Коронавирус сәбәпле мәчетләребез вакытлыча ябык булачак", дип язды Фейсбук сәхифәсендә Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев.
16 март Финляндиядә гадәттән тыш хәл игълан ителде. 18 марттан бөтен мәктәпләр ябыла, уннан артык кеше катнашкан җәмәгать очрашулары тыелды. Мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары һәм балалар бакчалары эшен дәвам итәчәк. Финляндия хөкүмәте илнең чикләрен ябарга әзерләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Финляндиядә 100дән артык кеше коронавирус йоктырган.
Мәктәп укучыларында язгы каникул иртәрәк башланачак
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә язгы каникул вакытларын үзгәртте. Яллар 19 март, пәнҗешәмбе көнне башланачак.
Моннан тыш Миңнеханов язгы каникулны озайту ихтыяҗы булса, мәктәпләрдә дистанцион уку мөмкинлеге мәсьәләсен өйрәнергә кушты.
Европа футбол беренчелеге кичектерелә
УЕФА быел узарга тиешле Европа футбол беренчелеген коронавирус сәбәпле күчерү карарын кабул итте. Чемпионат 2021 елның җәендә, 11 июньнән 11 июльгә кадәр узачак.
Бүген УЕФА шулай ук Чемпионнар лигасы, Европа лигасы һәм милли чемпионатлар язмышын хәл итәчәк дип көтелә.
Татарстанда коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән
Бу хакта бүген оператив штаб хәбәр итте. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергәнчә, сүз Татарстанга килгән Франция ватандашы турында бара. Ул коронавирус билгеләре барлыкка килүгә республика инфекцион хастаханәсенә салынды.
Русиядә COVID-19 вирусын йоктыручылар саны 114кә җиткән. Бу хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. Аларның күпчелеге чит илдән килгән булса, 10 кеше вирусны ил эчендә йоктырган. Вирус йоктыру очраклары Русиянең барлыгы 15 төбәгендә күзәтелә.