Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

17:58 19.3.2020

Русиянең барлык 83 төбәге дә коронавирус таралуга каршы югары әзерлек тәртибе кертү турында карар итте. Бу аннексияләнгән Кырым белән Акъярга да кагыла. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары укыту эшен интернет аша гына алып барачак, спорт чаралары һәм күп кеше катнашындагы башка чаралар тыела.

16:15 19.3.2020

Соңгы бер тәүлектә Русиянең 23 төбәгендә 52 кешедә коронавирус авыруы теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, 19 мартта илдә COVID-19 белән авыручылар саны 199га җиткән. Аларның 188е Русия ватандашы, 11е чит ил кешеләре.

11:44 19.3.2020

Русиядә коронавирустан бер кеше үлгән

Русиядә коронавирустан үлү очрагы теркәлгән. Үпкә ялкынсынуыннан Мәскәүнең 2нче санлы йогышлы авырулар хастаханәсендә 79 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта Мәскәүдә коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итте.

08:47 19.3.2020

19 март иртәсенә "коронавируслы" хәбәрләр:

  • Коронавирус бар дөньяда 219 мең кешедә табылган. 84114 кеше сәламәтләнгән, 8810 кеше үлгән. Әлеге мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә.
  • Кытайда соңгы бер тәүлектә ил эчендә коронавирус йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән. Вирус 34 кешедә теркәлгән, ләкин бу кешеләрнең барысы да – чит илдән килүчеләр.
  • Италиядә бер тәүлектә 475 кеше үлгән, бу илдә бер көн иң күп корбан булды. Вирус Италиядә тарала башлаганнан бирле ул 35713 кешегә йоккан, 2978 кеше үлгән. 4 меңләп кеше сәламәтләнгән.
  • Русиядә 18 март кичендәге рәсми саннарга караганда коронавируслы кешеләр саны 147ка җиткән. 9 кеше савыккан.
05:18 19.3.2020

Кибетләрдә коронавирус шаукымы

Кибетләрдә коронавирус шаукымы күренә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Коронавирус шаукымы белән кешеләрнең кибетләрдән азык-төлекне күпләп алуы турында хәбәрләр таралганда Азатлык Казандагы "Лента" һәм "Ашан" кибетләрендә киштәләрне тикшереп чыкты. Кеше күп булмаса да, ике кибетнең берсендә буш киштәләр шактый иде.

18:20 18.3.2020

Кулны ничек дөрес юарга [аңлату видеосы]

Кулны ничек дөрес итеп юарга
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Коронавирустан саклануның төп чарасы -- шәхси гигиена, беренче чиратта дөрес итеп кул юу ди белгечләр. Кулны дөрес итеп юарга өйрәтүче видео тәкъдим итәбез. Дөнья сәламәтлек оешмасы (ДСО) киңәшләре.

14:47 18.3.2020
Коронавирус узган бер тәүлек эчендә Русиядәге тагын 33 кешедә табылган. Русиянең COVID-19 авыруына каршы штабы белдерүенчә, аларның 31е - Мәскәүдә. Томскида һәм Новосибирскида да берешәр кеше теркәлгән. Әлеге яңа авыручыларның барысы да күптән түгел әлеге чир таралган илләрдә булып кайткан диелә. Рәсми теркәлгән авыручылар саны 147-гә җитте.
14:38 18.3.2020

Татарстан полициясе кибетләрнең бәя күтәрү-күтәрмәвен тикшермәкче. Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин әйтүенчә, әлегә бәя күтәрелү күренми.

дәвам

XS
SM
MD
LG