Русиядә 3 миллионлап ширкәт ябылырга мөмкин
Коронавирусның икътисадка тәэсире нәтиҗәсендә Русиядә 3 миллионлап эшкәмәрнең ширкәте ябылырга, 8,6 миллион кеше эшсез калырга мөмкин. Сәүдә-икътисад пулаты шундый саннар китерә. Пулат уздырган сораштыруда төбәкләрдәге кече эшмәкәрләрнең өчтән бере, бу хәл дәвам итеп ихтыяҗ кимегән очракта, үз эшчәнлекләрен тагын өч ай чамасы гына дәвам итә алачакларын белдергән. Аларның яртысы эшчәнлекләрен тиз арада яңартып җибәрә алмаячакларын әйткән.
Ни өчен коронавирус зур тизлек белән тарала
The Washington Post басмасы "Ни өчен коронавирус зур тизлек белән тарала һәм аны ничек акрынайтып була" дигән язма бастырды (инглизчә, русча)
Кисәтү: язманы ачканда түләүле, йә ирекле вариантын сайлау бите ачыла ала
Коронавирус йоктырганнар саны 275 меңнән артты
Дөньяда коронавирус белән теркәлгән кешеләр саны 275 меңнән артып китте. Авырып сәламәтләнгәннәр 90 меңнән артты. 11 200ләп кеше үлде. Җомга, 20 мартта бу йогышлы яңа чирдән Италиядә 627 кеше үлгән. Италиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны 47 меңнән артты. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә анда тагын 5 986 очрак теркәлгән.
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 250дән арткан
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны узган бер тәүлектә 54кә артып 253кә җиткән. Моны яңа коронавирусның Русиягә керүенә һәм илдә таралуына каршы оператив штаб хәбәр итте.
Вил Мирзаянов үзендә COVID-19 вирусы булуда шикләнә
Күренекле галим, Кушма Штатларда яшәүче татар активисты Вил Мирзаянов үзендә COVID-19 вирусы булу ихтималын хәбәр итте.
Үзенең Facebook сәхифәсендә язуынча, Мирзаянов әлегә коронавирусны ачыклый торган тест узмаган, әмма бу көннәрдә кичергән авыруының симптоннарына караганда, аңа COVID-19 чире йоккан. Шулар арасыннан ул хәлсезлекне, чамадан тыш тирләүне, ә аннары кинәт бизгәккә күчүне, баштагы шауларны атый. Болар барысы да көн саен үзгәреп тора, "бер көнне җиңелрәк, икенче көнне энергия бөтенләй юк", дип яза Вил Мирзаянов. Шуңа да карамастан, ул хастаханәгә барырга җыенмый, бу чирне үз көче белән өйдә генә җиңеп чыгарга тели. "Кәрәзле бал белән чәй эчәм", ди Мирзаянов, һәм хәленең яхшыра баруын әйтә. Аның бу авыруы инде 11нче көн дәвам итә икән, башта ул аны гади салкын тию дип уйлаган. Әмма кичә интернетта Нью-Йорк штатының COVID-19 белән авырган баш хирургы язганнарын укыгач, үзендә дә нәкъ шундый ук чир булуын аңлаган. "Хастаханәгә яткырсалар, миңа анда начар гына булачак, мин өйдә күтәренке рухта, авыруга сабышмый утыру хәерлерәк дип исәплим", ди Вил Мирзаянов.
Коронавирус һәм аның икътисадка йогынтысы. Казаннар фикере
Һелсинки мәчетендә җомга намазы. ҖАНЛЫ
20 март иртәсенә "коронавируслы" хәбәрләр:
- Эпидемия башланганнан бирле COVID-19 инфекциясеннән 10 меңнән артык кеше үлгән. Джонс Һопкинс университеты мәгълүматынча, үлгәннәр саны 10030ны узган. Узган тәүлектә үлгәннәр саны меңгә арткан, бу ике айда максималь күрсәткеч.
- Италиядә соңгы тәүлектә коронавирус табылган 427 кеше үлгән. Барлыгы үлүчеләр саны 3405-не узган. Чагыштыру өчен: эпидемия башланган Кытайда 3250 кеше үлгән.
- Иран һәм Испаниядә авыручылар саны 18 меңнән арткан, Германиядә 15 мең кешегә коронавирус йоккан, АКШта: 14 мең, Франциядә: 11 мең, Көньяк Кореядә: 8500 авыручы бар.
- Русиядә "Вектор" вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәге коронавируска каршы вакцина сынауларын башлады. Әлегә сынаулар лаборатор хайваннарда ясала. Галимнәр вакцинаны куллану 2020 елның соңгы чирегендә мөмкин булып дип исәпли.
- Русия элемтә министрлыгы коронавирус таралуы аркасында “Суверен Рунет” күнегүләрен үткәрми калачак. Алар 20 март башланырга тиеш булган.