Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:39 22.3.2020

Зәхмәттән саклану чараларын Instagram аша Һиндстан җитәкчесе Нарендра Моди дә пропагандалый

"Кыска гына саклану мизгеленең дә колачлы тәэсире булып, ул күп кенә гомерне саклап кала ала", дип яза үзенең Instagram сәхифәсендә Һиндстан премьер-министры. Ул урнаштырган видеода чир йоккан очракта ничек итеп зыянсыз - авызны кулъяулык белән каплап төчкерү һәм йөткерү кирәклеге күрсәтелә. Дөнья җитәкчеләре арасында Нарендра Моди Instagram-да иң күп язылучысы булган сәясәтче, алар саны 36 миллионнан артык.

11:36 22.3.2020

Татарстанда 20дән артык кеше катнашкан чаралар тыела

Татарстан хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен чаралар турында карар кабул итте. Аерым алганда, түбәндәгеләр игълан ителде:

  • Егермедән артык кеше катнашында барлык чаралар тыела.
  • Чаралар кичке 10нан иртәнге 6га кадәр узмаска тиеш.
  • Спорт чарасын кичектереп булмаса, оештыручылар аңа тамашачыларны кертмәскә тиеш.
  • Чит илләргә эш сәфәрләре тыела. Чит илдән килүчеләр 14 көнне изоляциядә үткәрергә тиеш.

11:31 22.3.2020

22 мартка төп хәбәрләр:

  • Бар дөнья буйлап коронавирус йоккан кешеләр саны 307 меңнән арткан.
  • Иң күп авыручылар Кытайда (81 мең кеше), Италиядә (53,5 мең кеше) һәм АКШта (26,7 мең кеше) теркәлгән.
  • Пандемиядән 13 мең кеше үлгән. Иң күбе – Италиядә (4,8 мең кеше).
  • Русиядә рәсми рәвештә вирусны 306 кеше йоктырган. Аларның 6сы – Татарстанда.
00:13 22.3.2020

21 март Кырымда беренче коронавирус инфекциясе очрагы теркәлде. Авыручы Франциядән килеп Украина аша Кырымга кергәндә тикшерелеп, үпкә ялкынсынуы симптомнары белән хастахәнәгә урнаштырылган.

23:30 21.3.2020

Башкортстанда коронавируска бәйле югары әзерлек режимы кертелде, республикада бу авыруны йоктырган кешеләр әлегә теркәлмәгән. Бу хакта шимбә көнне Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында белдерелде.

18:37 21.3.2020

Словакиянең яңа хөкүмәтен билгеләү чарасы битлекләр һәм бармакчалар киеп үткәрелде

Коронавирус зәхмәте сәяси тормышны тулысынча туктатмаса да, аңа пандемия чорына хас үзгәрешләр кертә. 21нче мартта Словакия президенты Зузанна Чапутова Братиславада илнең яңа хөкүмәтен билгеләде. Аны соңгы парламент сайлавында иң күп тавыш казанган "Гади кешеләр һәм бәйсез шәхесләр" (OLaNO) хәрәкәте башлыгы Игор Матович җитәкләячәк. Ул парламентка узган тагын өч кечерәк сәяси төркем белән коалиция төзи алды. Хөкүмәт 16 министрдан торачак, шуларның өче - хатын-кыз.

Игор Матович һәм президент Зузанна Чапутова
Игор Матович һәм президент Зузанна Чапутова

Словакия хөкүмәтен билгеләү чарасы коронавирус пандемиясе чоры таләп иткән шартларда узды, анда катнашкан һәркем битлек һәм бармакча кигән иде. Атна азагына Словакиядә вирус йоктырган 137 кеше булуы ачыкланган, аңардан үлүчеләр әлегә теркәлмәгән.

18:12 21.3.2020

Карантин сәбәпле кинотеатрлар ябыла башлаган

Мәскәү, Петербур һәм кайбер башка шәһәрләрдә коронавирус таралуы сәбәпле кинотеатрлар вакытлыча ябыла башлады. Бу Чаллы шәһәренә дә кагыла. Казанда әлегә андый очраклар турында игълан ителми.

"Кино Окко", "Синема парк" һәм "Формула кино" ил буйлап эшләгән 77 кинотеатрның 22сен япты. Аерым алган, Калининград, Воронеж, Чаллыдагы кинотеатрлар ябылгн.

Моңарчы күп кенә халыкара релизлар дөнья буйлап премьераларын кичектергән.

16:48 21.3.2020

Татарстанда тагын 5 кешедә коронавирус табылган

Русиянең 18 төбәгендә соңгы бер тәүлек эчендә тагын 53 кеше коронавирус белән теркәлгән, шуларның бише Татарстанда. Моны яңа коронавирусның Русиягә керүенә һәм илдә таралуына каршы оператив штаб хәбәр итте. Русиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны 306га җитте.

дәвам

XS
SM
MD
LG