Казанда "Студентлар өчен Җиңү йөреше" үтмәскә мөмкин
Казанда 30 мартка билгеләнгән "Студентлар өчен Җиңү йөреше" коронавирус таралу куркынычы булган шартларда уздырылса, бу канунга каршы килә дип саный "Зона права" хокук яклау оешмасы. Бу турыда оешманың җитәкчесе Сергей Петряков "Хокукый ярдәм штабы. Коронавирус" дип аталган Telegram-каналда язып чыкты.
Русия барлык төр ярмалар экспортын вакытлыча тыя
Моның хакта Россельхознадзор башлыгы урынбасары Юлия Швабаускен хатында әйтелә (хат турында РИА Новости һәм Коммерсант). Тыю 20 марттан 10 көнгә кертелә диелә.
Тыю барлык ярма төрләренә кагыла. "Комерсант" язучынча, күбесенчә бу дөгега кагылачак, чөнки карабодай чит ил базарларына Русиядән чыгарылмый диярлек.
Башкортстанда бассейн һәм кинотеатрлар ябыла
23 марттан Башкортстанда бөтен бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла. 50дән артык кеше катнашындагы чаралар рөхсәт ителми. Республика башлыгы Радий Хәбиров коронавируслы булуда шикләнелгән кешеләр өчен тагын ике хастаханә булдырырга кушты, алар Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе белән чикләрдә ачылачак, республикада барлыгы өч шундый хастаханә булачак.
Башкортстан җитәкчесе коронавирус сәбәпле республика бюжеты үзгәртеләчәген дә әйтте. "Күп кенә социаль объектлар төзелеше туктаячак, акча икътисадка ярдәм итүгә юнәлтеләчәк" диде Хәбиров.
Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
23 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- Русиядә соңгы тәүлектә 71 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Илдә авыручылар саны 438 кешегә җиткән, иң күп авыручы (262) — Мәскәүдә.
- Мәскәү мэры Сергей Собянин 65 яшьтән олырак мәскәүлеләргә өйдән чыгуны тыйган. Компенсация буларак аларга 4 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
- Дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 336 меңгә җиткән (31 мең яңа очрак теркәлгән). Вирустан үлүчеләр саны 14 632-гә җиткән.
- Русия мәдәният министрлыгы 23 марттан барлык кинотеатрларга үз эшен туктатырга киңәш итә. Әлеге карарны министрлык башлыгы Ольга Любимова имзалаган.
- Германия канцлеры Ангела Меркель өйдәге карантинга чыга. Әлеге карарны ул табибында коронавирус инфекциясе табылгач кабул итте. Канцлер өйдән эшләячәк. Германиядә исә икедән артык кешегә җыелу тыела.
Коронавирус таралганда балаларга стрессны җиңәргә ничек ярдәм итәргә? Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләре
Күренекле опера җырчысы Пласидо Доминго үзенә коронавирус йогуын хәбәр итте
Дөньякүләм танылган испан җырчысы Пласидо Доминго (79) Facebook-тагы сәхифәсе аша, соңгы көннәрдә нык кызышыуын һәм коры ютәлдән интегүен, шул сәбәпле коронавируска тест үтүен һәм аның уңай булуын белдерде.
Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән өйдә бикләнеп утыруын, COVIT-19 авыруыннан дәвалануын хәбәр итә. Язуыннан аңлашылганча, Домингоның хәле инде бераз яхшырган, белдерүендә ул һәркемне социал дистанция тоту, ягъни читләр белән аралашмау, якыннар белән дә кимендә 2 метрдан гына сөйләшү, кулларны еш юып тору кебек таләпләрне үтәргә өнди. 2019 елның октябренә кадәр Пласидо Доминго Лос-Андҗелес операсын җитәкләгән иде, әмма аның элекке елларда үз тирәсендәге хатын-кызларга бәйләнү очраклары ачыла башлагач, ул бу эшеннән китәргә булды.
Уфада яшәүче популяр блогер Гүзәл Шәрәфетдинова Тайландта ял итеп кайтаканнан соң коронавирус таралуга каршы карантинда утырудан баш тарту сәбәпле, аны тәртип саклау оешмалары тикшерә башлаган. Шәрәфетдинова өйдә утырасы урынга әнисе янына авылга кайтып киткән һәм бу турыда Instagram-да хәбәр иткән. Ул үзен яхшы хис итүе, авырмавы турында яза.
Әлеге социаль челтәрдә аның карантин тәртибен бозуын хөкем итүчеләрне блогер “усырак” дип атаган. Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән булса да, чит илдән кайтучылар ике атна өйдән чыкмый утырырга тиеш. Әгәр аларның коронавирус таратуы ачыкланса, 80 мең сум штрафтан алып бер ел төрмәгә кадәр җәза яный. Әгәр карантин тәртибен бозган кешедән чир йоктырып берәр кеше үлсә, биш елга кадәр төрмә яный.
22 март мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус белән авыручы тагын 61 кеше теркәлгән. Барлыгы илдә вирус йоктырган 367 авыру исәпкә алынган дип хәбәр итә оператив штаб. РИА Новости хакимиятнең коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын кырыслату мөмкинлеге турында белдерә. Эпидемиягә каршы көрәш штабы исә андый ихтималны кире кага.